МБДОУ "Детский сад №99 комбинированного вида Ново-Савиновского района г.Казани"
Визитная карточка
Адрес: | 420124 РТ, г. Казань, ул. Четаева, д. 60а, ул.Меридианная 18. |
Телефон: | +7(843)-517-11-72;+7(843)-517-10-88 |
E-Mail: | detsad_99@mail.ru, ds99.kzn@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Детский сад №99" |
Руководитель: | Хакимова Рита Харисовна |
Год основания учреждения: | 2011 |
У нас учатся: | 467 |
У нас учат: | 43 |
Новости детского сада №99
"Эх, гармуннар уйный белсәм ..."
Опубликовано: 28.11.2024Бүген безнең балалар бакчасында "Эх, гармуннар уйный белсәм ..." дигән кичә узды.
Бүгенге кичәбездә атказанган гармунчы Рөстәм Вәлиевның улы Ислам Вәлиев әтисеннән истәлек булып калган гармуннары белән чыгыш ясады. Аның оныкчыгы Милли гармун моңнарына кушылып биеде,җырлары.
Өздереп баянда уйнаучы Ильфир Искәндәров 3 яшьлек малаена гармун тоттырып кунакларны шаккаттырды.
Шулай ук Нургатиннар, Мирихановлар, Тухватуллиннар гаиләләренең гармунда уйнауларын тыңлагач, татар моңы әле югалмаганына, дәвамлы булуына инандык.
Махсус кунагыбыз Зиатдинов Равиль ага үзенең баянда уйнап җырлавы белән бәйрәмебезгә ямь өстәде.
Бу чарада катнашкан барлык гаиләләргә олы рәхмәтебезне белдерәбез. Сезнең кебек гаиләләр булганда татар теле үлмәс, сүрелмәс.
Гармун ала татар …
Җилкендерә
Эчләрендә җаны булганны,
Көйләр булып күтәрелә еллар…
Җиңеп кара шушы татарны!
К списку новостей