Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Верхнечелнинская средняя общеобразовательная школа» Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районының "Югары Чаллы урта гомүми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомүми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423558, Республика Татарстан, Нижнекамский муниципальный район, Краснокадкинское сельское поселение, с. Верхние Челны, ул. Молодежная, д. 5 |
| Телефон: | +7(855)-544-50-16 |
| E-Mail: | vchelny.nk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Верхнечелнинская СОШ" НМР РТ |
| Руководитель: | Ахтямов Фанис Габдулхаевич |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 52 учащихся |
| У нас учат: | 17 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Верхнечелнинская средняя общеобразовательная школа» Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районының "Югары Чаллы урта гомүми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомүми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 81 ( 82 ) 83 84 85 86 87 88 89 90 >>
-
Махмутова С. И. җитәкчелегендә фронттан килгән хатлар буенча эшләнгән проект эше тулысынча музейга тапшырылды. Бик зур рәхмәт! 22.01.2020

Махмутова С. И. җитәкчелегендә фронттан килгән хатлар буенча эшләнгән проект эше тулысынча музейга тапшырылды. Бик зур рәхмәт!
-
7-11 сыйныфлар өчен рус теле һәм әдәбияты укытучысы Махмутова С.И. проект өстендә эшләү үзенчәлекләрен тәфсилләп аңлатты 21.01.2020
9 сыйныф укучысы Шайдуллина К.Р. укучылар өчен булган "Подвигу жить" республикакүләм фәнни-гамәли конференциясенең муниципаль этабында "Фронт хатлары" исемле проект эше белән 2 урын алды. Проект җитәкчесе - Махмутова С.И.7-11 сыйныфлар өчен рус теле һәм әдәбияты укытучысы Махмутова С.И. әлеге эшне презентация ясап, проект өстендә эшләү үзенчәлекләрен тәфсилләп аңлатты. -
Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан 1-5 класс укучылары өчен рус теле һәм әдәбияты укытучысы Махмутова С.И. Батырлык дәресе үткәрде. 21.01.2020

Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан 1-5 класс укучылары өчен рус теле һәм әдәбияты укытучысы Махмутова С.И. Батырлык дәресе үткәрде.
-
" Чулпы" бию коллективы Казан шәһәренең В.И.Ленин исемендәге КДК да узган Халыкара "STAR FRIENDS" фестивалендә ике бию белән чыгыш ясап 2 һәм 3 дәрәҗәле урын алдылар. 20.01.2020
Бүген " Чулпы" бию коллективы (җит. Исмагилова Фәнүсә) Казан шәһәренең В.И.Ленин исемендәге КДК да узган Халыкара "STAR FRIENDS" фестивалендә ике бию белән чыгыш ясап 2 һәм 3 дәрәҗәле урын алдылар. Медальләр һәм кубок белән бүләкләнделәр.Укучыларыбызны әлеге конкурска җәлеп иткән мәдәният йорты хезмәткәрләренә, биергә өйрәтүче апаларына бик зур рәхмәт! -
1-7 сыйныфларның Чыршы бәйрәме бик күңелле үтте 24.12.2019

-
Новогоднее настроение 23.12.2019

-
Районда волейбол буенча кызларыбыз - ӨЧЕНЧЕ! 21.12.2019

Бүген Сухрау мәктәбендә укучы кызлар арасында район волейбол ярышы узды. Безнең кызларыбыз 10 команда арасында 3 урынны алдылар. Аларны һәм волейбол уйнау серләрен өйрәтүче абыйлары Миннегалиев Ф.М. призлы урын алулары белән котлыйбыз. Афәрин, кызлар!
-
Волейбол буенча егетләр командасы районда 1 урынны алдылар 14.12.2019

Бүген Сухрау мәктәбендә урта мәктәп укучы егетләре арасында волейбол буенча ярыш узды. Районның 10 командасы арасында безнең егетләр командасы 1 УРЫНны алды. Молодцы, егетләр, нык тырышкансыз! Сынатмадыгыз!
-
"Без бергә!" конкурсында "Чулпылар" бию төркеме "Тамашачы мәхәббәте" номинациясендә җиңү яулады 11.12.2019

Безнең мәктәпнең "Чулпылар" бию ансамбле кызлары (җитәкчесе Исмагилова Ф.А.) 26 ноябрь көнне Түбән Кама шәһәренең Нефть һәм нефть эшкәртү көллиятендә "Без бергә 2019" конкурсының сайлап алу турында катнашып финалга үттеләр. Һәм менә бүген нәкъ шул ук көллияттә "Без бергә!" конкурсының гала-концерты үтте. Төрле милләт халкының биюләре, җырлары, фольклоры белән үрелеп барган әлеге фестиваль җиңүчеләрне бүләкләү белән төгәлләнде. Мари биюен тәкъдим иткән "Чулпылар" бию төркеме "Тамашачы мәхәббәте" номинациясендә җиңү яулады һәм 4000 сумлык сертификатка ия булды. Биюче кызларыбыз:
Ягудина Нурия һәм Зөһрә
Гарипова Зилә
Шайдуллина Камилә һәм Илһамия
Даутова Инзилә
Миннегалиева Гөлгенә
Сафиуллина Алия -
аларга алга таба да иҗади уңышлар теләп калабыз. Транспорт белән ярдәм иткән Гарипов Ф., Ягудин Ә. кә, биергә өйрәтүче Исмагилова Фәнүсә апага барлык әти-әниләр исеменнән зур рәхмәт белдерәбез. -
Инвалидлар ункөнлеге уңаеннан "Без бергә" эстафетасы 10.12.2019

Инвалидлар ункөнлеге уңаеннан урта һәм интернат мәктәп физкультура укытучылары Миннегалиев Ф.М., Минниханов И.Р. ике мәктәпнең башангыч сыйныф укучылары арасында "Без бергә" эстафетасын оештырдылар.










