Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Верхнечелнинская средняя общеобразовательная школа» Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районының "Югары Чаллы урта гомүми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомүми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423558, Республика Татарстан, Нижнекамский муниципальный район, Краснокадкинское сельское поселение, с. Верхние Челны, ул. Молодежная, д. 5 |
| Телефон: | +7(855)-544-50-16 |
| E-Mail: | vchelny.nk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Верхнечелнинская СОШ" НМР РТ |
| Руководитель: | Ахтямов Фанис Габдулхаевич |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 52 учащихся |
| У нас учат: | 17 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Верхнечелнинская средняя общеобразовательная школа» Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районының "Югары Чаллы урта гомүми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомүми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 77 78 ( 79 ) 80 >>
-
1 сыйныфта Әлифба бәйрәме 19.02.2020

Туган телләрнең ункөнлеге уңаеннан бүген 1 сыйныфта бәйрәм үткәрелде. Укучылар бүген зур җиңүләрен бәйрәм иттеләр. Әлифба һәм Азбука дәреслекләрен төгәлләү хөрмәтенә әниләр белән бергәләп бәйрәм ясадылар. Бәйрәмгә нинди генә әкият геройлары килмәгән иде - Кызыл Калфак, Белмәмеш, Шәвәли, Шүрәле һ.б. Алар һәрберсе үз биремнәрен укучыларга тәкъдим итте. Әлифба һәм Азбука дәресләрендә алган белемнәрен кулланып 1 нче сыйныф укучылары аларның бик тиз җавапларын таптылар. Бәйрәм ахырдан әниләр һәм укытучы Гүзәлия апалары белән бергә чәй табыны артында дәвам итте.
-
Ягез әле, егетләр" исемле хәрби-спорт эстафетасы 18.02.2020
Бүген Җиңүнең 75 еллыгына һәм 23 февраль-Ватан сакчылары көненә багышлап ОБЖ укытучысы Миннегалиев Ф.М. "Ягез әле, егетләр" исемле хәрби-спорт эстафетасы оештырды. -
Всероссийская акция, посвященная ко Дню защитника Отечества, "Армейский чемоданчик" 17.02.2020

-
4 нче сыйныф кызлары Алимжанова Зарина һәм Тимошева Дарья Кама Аланы бистәсендә узучы патриотик җыр конкурс-фетивалендә катнаштылар. 15.02.2020

Бүген 4 нче сыйныф кызлары Алимжанова Зарина һәм Тимошева Дарья Кама Аланы бистәсендә узучы патриотик җыр конкурс-фетивалендә катнаштылар. Әлеге чара быелгы ике зур датага - Җиңүнең 75 һәм ТАССРның 100 еллыгына багышлап оештырылган иде.
-
Хәрби-патриотик "Аҗаган-2020" уены 15.02.2020

-
Парламент дәресе - 2020 14.02.2020

Бүген тарих укытучысы Нуруллина Г.Н. 9-11 сыйныф укучылары өчен Җиңүнең 75 һәм ТАССРның 100 еллыгына багышлап "Парламент дәрес-2020" үткәрде. Әлеге дәрескә авылыбызда яшәүче тыл ветераны 95 яшьлек Ильдарханова Зөләйха һәм сугыш чоры баласы Яруллина Әкълимә апалар зур кунак итеп чакырылды.
-
Батарейка җыеп тапшырган өчен "Дюраселл Раша" оешмасы мәктәпкә Рәхмәт хаты җибәрде 14.02.2020

Әти-әниләргә, укучыларга һәм укытучыларга әлеге экологик акциядә актив катнашканнары өчен рәхмәт белдерәбез. Әлеге акция һаман да дәвам итә, кулланылган батарейкаларыгызны көтеп калабыз!
-
Кызыл Чапчак авыл җирлеге башлыгы Ильдарханов Б.В. 7 нче сыйныф укучысы Аюпов Илфатка Рәхмәт хаты тапшырды 13.02.2020

13 февраль көнне мәдәният йортында авыл җыены булды. Кызыл Чапчак авыл җирлеге башлыгы Ильдарханов Б.В. Югары Чаллы мәктәбенең 7 нче сыйныфында укучы герой - Аюпов Илфат турында, аның җәй көне эшләгән батырлыгын халыкка сөйләде һәм аңа рәхмәт хаты тапшырды. Шулай ук кызларыбыз үзләренең матур биюләре белән сөендерделәр.
-
Язучылар белән очрашу 13.02.2020

ТАССРның оешуына 100 тулу уңаеннан мәктәптә бүген күренекле шәхесләр белән очрашу булды. Кадерле кунакларыбыз - Дәүләт Советы депутаты, язучы Ркаил Зәйдулла, шулай ук язучы Марат Кәбиров һәм Түбән Кама Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Нигъматзянов Альфред Галимович. 3-11 сыйныфлар белән берлектә барган әңгәмә сорау-җавап форматында барды. Очрашуны "Чулпы" бию ансамбленең матур биюләре тагын да бизәде.
-
Бездә кунакта - Дәүләт Советы депутаты, язучы Ркаил Зәйдулла, Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Нигматзянов А.Г., язучы Марат Кәбиров һәм Кызыл Чапчак җирлеге башлыгы Ильдарханов Б.В. 13.02.2020

Мәктәп бүген зур кунаклар кабул итте. Бу Дәүләт Советы депутаты, язучы Ркаил Зәйдулла, Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Нигматзянов А.Г., язучы Марат Кәбиров һәм Кызыл Чапчак җирлеге башлыгы Ильдарханов Б.В. Алар мәктәп белән таныштылар һәм мәктәбебезнең йөзек кашы булган - музейда булдылар.










