Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Верхнечелнинская средняя общеобразовательная школа» Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районының "Югары Чаллы урта гомүми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомүми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423558, Республика Татарстан, Нижнекамский муниципальный район, Краснокадкинское сельское поселение, с. Верхние Челны, ул. Молодежная, д. 5 |
| Телефон: | +7(855)-544-50-16 |
| E-Mail: | vchelny.nk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Верхнечелнинская СОШ" НМР РТ |
| Руководитель: | Ахтямов Фанис Габдулхаевич |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 52 учащихся |
| У нас учат: | 17 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Верхнечелнинская средняя общеобразовательная школа» Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районының "Югары Чаллы урта гомүми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомүми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 116 ( 117 ) 118 119 120 >>
-
"Аҗаган" хәрби-спорт уены 22.02.2017

Бүген хәрби-патриотик тәрбия бирү айлыгын йомгаклап 5 -11 сыйныф укучылары арасында "Аҗаган" (Зарница") хәрби-спорт уены үткәрелде. "Кызыллар" һәм "Яшелләр" командалары бер-берсе белән мина эзләүдә, граната атуда, учак ягып савытта кар эретүдә, бау тартышуда, яралыларны эвакуацияләүдә һәм карта буенча байрак эзләүдә үзләренең көчләрен сынадылар.
-
Ватанны саклаучылар көненә карата бәйрәм концерты 22.02.2017

23 февраль - Ватанны саклаучылар көне уңаеннан 2-4 сыйныф укучылары бәйрәм концерты күрсәтеп мәктәптә укучы малайларны һәм укытучы ир-егетләрне котладылар.
-
21 февраль - Халыкара Туган тел көне 21.02.2017

21 февраль - Халыкара туган тел көне уңаеннан бүгенге иртә Туган тел көненә багышланган кичә белән башланып китте. Бәйрәм барышында туган телебездә җырлар, шигырьләр яңгырады, 5 сыйныф кызлары катнашында татар халкының "Әпипә" биюе күрсәтелде , ә 6 сыйныф малайлары тел турында скетч куйдылар. Кичә сөекле шагыйребез Г.Тукайның гимнга әйләнгән, барыбыз да яратып җырлый торган "Туган тел"е белән төгәлләнде.
-
Нафиков Илгиз - Россия чемпионы! 21.02.2017

11 сыйныф укучысы Нафиков Илгиз Мәскәүдән зур җиңүләр белән кайтты. Ул 60 кг га кадәрге үлчәүдә 18 яшькә хәтле юниорлар арасында армрестлинг буенча абсолют РОССИЯ ЧЕМПИОНЫ булды. Аны алда кул көрәше буенча Европа һәм дөнья чемпионатлары көтә. Аңа зур уңышлар теләп калабыз!
-
Лыжный туризм 20.02.2017

В поселке Камские Поляны прошли районные соревнования по туристскому многоборью (Лыжный туризм) среди обучающихся школ сельских поселений НМР, посвящённых Году экологии. Наши юнармейцы приняли в нём активное участие.
-
Лыжня России 20.02.2017

Учителя нашей школы приняли активное участие в «Лыжне России» в зачет XV Спартакиады работников образования.
-
Гуманитарная акция "Дети Татарстана - детям Сирии!" 15.02.2017

В республике стартовала гуманитарная акция "Дети Татарстана- детям Сирии!". Основной целью проведения акции является оказание гуманитарной помощи детям, переживающим ужасы войны, и поддержание авторитета нашей страны, всегда проявляющей милосердие к другим народам и странам, на международной арене. И ученики нашей школы совместно с родителями присоединились к этой акции, исходя из своих возможностей, протянули руку помощи детям Сирии.
-
"Өйдән хат" район акциясендә катнаштык 13.02.2017

Мәктәбебездә хәрби-патриотик тәрбия бирү айлыгы дәвам итә. "Дуслык" балалар оешмасы әгъзалары "Минем бабай, әти, абый Армиядә хезмәт иткән" һәм "Ил сагында тора егетләр" акциясе кысаларында армиядә хезмәт иткән, хезмәт итүче егетләр турныда мәгълүмат туплыйлар, фотоларын җыялар. Ватанны саклаучылар көненә багышлап, үзебезнең район оештырган "Письмо из дома" акциясендә актив катнаштылар. Бүген алар РФ Кораллы көчләре сафларында хезмәт итүче 5 егетебезгә хат язып җибәрделәр.
-
Әлифба бәйрәме 12.02.2017

1 сыйныф укучылары үзләренең зур җиңүләрен бәйрәм иттеләр. Алар әлифбаны укып бетереп , үзләренең хәзер инде укый белүләрен, бию һәм җыр буенча осталыкларын әти-әниләренә күрсәттеләр. Бәйрәм Шүрәле, Убырлы карчык, Кызыл Калфак, "Маша и медведь" мультфильмындагы Маша һәм Аю һ.б. геройларның биремнәре белән бергә үрелеп барды.
-
Әфганчылар белән очрашу кичәсе 12.02.2017

Мәктәбебезнең актлар залында "Онытылмый, һич тә онытылмый, хәтерләрдә һаман яңара" дип исемләнгән кичә үтте. Ул Совет гаскәрләренең Әфган җиреннән чыгарылуына 28 ел тулу уңаеннан оештырылды. Авылыбыздан әлеге сугышка 6 ир-егетебез китә. Алар барысы да исән-сау әйләнеп кайталар. Юнармияче кызларыбыз белән бергәләп аларның һәрберсенә бәйрәмгә чакыру кәгазе таратып чыктык. Әфган сугышы ветераннары катнашында үткәрелгән әлеге кичәдә әфган сугышы турында видеоязма каралды, шигырьләр сөйләнде, җырлар җырланды. Әфганчы-интернационалистлар үзләренең әлеге сугышка ничек килеп эләгүләрен, анда ниләр күргәннәрен, кичергәннәре турында укучыларга сөйләделәр, ә укучылар үз чиратында аларга сорулар бирделәр. Кичә азагында әфган сугышында катнашкан авылдашларыбыз өчен чәй табыны әзерләнгән иде.










