Муниципальное Бюджетное Общеобразовательное Учреждение "Средняя общеобразовательная школа №7" Нижнекамского Муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | Республика Татарстан, г. Нижнекамск, ул. Бызова, д. 18Б, электронный адрес школы: edu.tatar.ru/nkamsk/sch7 |
Телефон: | +7(855)-536-95-02;+7(855)-539-08-60 |
E-Mail: | S7.Nk@tatar.ru, school7n-kamsk@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "СОШ №7" НМР РТ |
Руководитель: | Базеева Евгения Александровна |
Год основания учреждения: | 1970 |
У нас учатся: | 861 обучающихся |
У нас учат: | 54 педагога |
Список новостей
Хыял һәм чынбарлык
Опубликовано: 11.02.20155 нче Б сыйныфында татар совет язучысы, Бөек Ватан сугышы катнашучысы Гадел Кутуйга багышланган әдәбият дәресе үткәрелде (укытучы Зәйдуллина Э.Ф.). 1942 елның июнендә Г.Кутуй фронтка китә һәм башта Сталинградны саклаучы Дон фронтының авыр гвардия миномет бригадасы сәяси бүлегендә хезмәт итә, Идел буенда Сталинград сугышында катнашканы өчен, «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнә.
Сталинградтан соң Кутуй гвардия бригадасы составында Волхов, Курск, Брянск, Бөек Лукалар һ.б. шәһәрләрне азат итүдә катнаша. 1944 елның көзендә ул Беренче Белоруссия фронтындагы татар телле «Кызыл Армия» газетасы редакциясенә күчерелә. Бу вакытта да Кутуй иҗат эшен ташламый, сугыш газеталары өчен мәкаләләр, хәбәрләр яза, төрле әдәби монтажлар төзи, әсәрләр иҗат итә. 1944 елда исә ул Казанга, иҗади ялга кайта һәм «Рөстәм маҗаралары» дигән маҗаралы-фантастик повестен яза. Рөстәм исемле герой- язучының үз улы. Шуның өчен Г.Кутуй аны яратып, укучылар да яратырлык, сокланырлык батыр итеп сурәтли. ,,Рөстәм маҗаралары” повестенда Рөстәмнең хыяллары чынга аша.Ул моңа абага чәчәге ашап, күренми торган кешегә әйләнеп ирешә. Ә менә Бөек Ватан сугышы вакытында 13-14 яшьлек малайлар-кызлар абага чәчәге ашамасалар да, фашистларга каршы сугышканнар.Батыр пионерлар: Валя Котик, Леня Голиков, Володя Дубинин, Марат Казей, Зина Портнова. Алар партизаннарга ярдәм итәләр һәм батырларча һәлак булалар.
К списку новостей