Муниципальное Бюджетное Общеобразовательное Учреждение "Средняя общеобразовательная школа №7" Нижнекамского Муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | Республика Татарстан, г. Нижнекамск, ул. Бызова, д. 18Б, электронный адрес школы: edu.tatar.ru/nkamsk/sch7 |
Телефон: | +7(855)-536-95-02;+7(855)-539-08-60 |
E-Mail: | S7.Nk@tatar.ru, school7n-kamsk@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "СОШ №7" НМР РТ |
Руководитель: | Базеева Евгения Александровна |
Год основания учреждения: | 1970 |
У нас учатся: | 861 обучающихся |
У нас учат: | 54 педагога |
Список новостей
А. Алиш - Советлар Союзы Герое
Опубликовано: 06.02.20158 нче А сыйныфында ( укытучы Гәрәева Э.Р.) татар халкының бөек шагыйре, язучысы, Советлар Союзы Герое Абдулла Алишка багышланган татар әдәбияты дәресе үткәрелде. Бөек Ватан сугышына А. Алиш 1941 елның июлендә китә, солдат-радист буларак Орлов өлкәсендә барган каты сугышларда катнаша. 1941 елның 12 октябрендә Десна елгасының Брянск шәһәре урнашкан тирәсендә чолганышта кала һәм фашистлар кулына эләгә. Фашистлар аны 1941 елның кышында Литвадагы хәрби әсирләр лагеренда тотканнан соң, 1942 елның язында Чехословакиядәге Сандау шәһәренә озаталар. Аннары ул Польшадагы Седльце шәһәренә һәм, ниһаять, Берлин янындагы Вустрауга килеп эләгә. Куркусыз йөрәкле совет солдаты һәм язучы Абдулла Алиш шушында үзенең якын каләмдәше, тоткынлыкта яшерен антифашистик эш алып баручы Муса Җәлил һәм җәлилчеләр белән очраша, үзе дә актив рәвештә яшерен оешма эшендә катнаша башлый. 1943 елның августында яшерен оешманың эше һәм аның членнары фашистлар тарафыннан фаш ителә һәм башка җәлилчеләр белән бергә Абдулла Алиш та 1944 елның 25 августында гильотинада җәзалап үтерелә. Без беркайчан да илебезнең тынычлыгы, азатлыгы өчен көрәшкән, үз тормышларын кызганмаган каһарманнарыбызны онытмаска тиеш!
К списку новостей