Муниципальное Бюджетное Общеобразовательное Учреждение "Средняя общеобразовательная школа №7" Нижнекамского Муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | Республика Татарстан, г. Нижнекамск, ул. Бызова, д. 18Б, электронный адрес школы: edu.tatar.ru/nkamsk/sch7 |
Телефон: | +7(855)-536-95-02;+7(855)-539-08-60 |
E-Mail: | S7.Nk@tatar.ru, school7n-kamsk@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "СОШ №7" НМР РТ |
Руководитель: | Базеева Евгения Александровна |
Год основания учреждения: | 1970 |
У нас учатся: | 861 обучающихся |
У нас учат: | 54 педагога |
Список новостей
"Әфганстан - йөрәк ярасы"
Опубликовано: 17.02.2014
15 февраль – совет гаскәрләре Әфган җиреннән чыгарылуга 25 ел тулган көн. 13 нче февраль көнне булып узган очрашуыбыз да нәкъ менә шундыйлар хакында: ерак Әфганстан җирендә гомере өзелеп мәңге яшь булып калган солдатлар һәм ул дәһшәтле көннәрнең шаһиты булып яшәүче исәннәр хакында. Кичәгә сугыш кичергән, ул мәхшәрне үз күзләре белән күргән әфганчы-ветераннар чакырылды .Аларның бүген безгә, яшь буынга әйтер сүзе бик күп иде.
Батырлык, тәвәккәллек, намуслылык, гаделлек кебек сыйфатлар ялкаулык, тәртипсезлек, таркаулык, ялган белән көрәштә дә барлыкка килә. Кешенең героик характеры үзендәге начар сыйфатларны җиңүдән башлана.
Кешенең матурлыгы үз Ватанын яратуда, аны һәр минутта сакларга әзер булуда чагыла. Ватанны ярату – аның уңышлары белән горурлану, үз халкыңа файдалы булу, аңа яхшы яшәргә комачаулаучы барлык нәрсә белән көрәшү дигән сүз. Кешенең нәрсә белән кызыксынуыннан, нинди уй-фикерләр белән яшәвеннән, кечкенә генә мәсьәләләрне булса да хәл итүдә ничек катнашуыннан аның батырлыкка әзерлеге күренә.
Тормышта һәрчак батырлыкка урын бар, тик аңа юл үзеңдә бурычлылык хисе, сәяси өлгергәнлек, җаваплылык, әхлакый тотрыклылык тәрбияләү аша үтә, ди ветераннар.
Ә безнең исә җир йөзендә сугышлар башка кабатланмасын. Яшь егетләрнең гомере вакытсыз өзелмәсен, ата-аналар кайгы яше түкмәсен иде дигән теләктә каласы килә. Кеше бу дөньяга иҗат итү, җирне матурайту өчен яратылган бит.
К списку новостей