Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа №6» Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | г. Нижнекамск, ул. Тукая, д. 15, к. а |
| Телефон: | +7(855)-543-12-70;+7(855)-541-96-15 |
| E-Mail: | sch6.nk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "СОШ №6" НМР РТ |
| Руководитель: | Глухарева Ирина Сергеевна |
| Год основания учреждения: | 1969 |
| У нас учатся: | 587 учащихся, в том числе 4 иностранных гражданина |
| У нас учат: | 35 учителей |
Доска объявлений / Белдерүләр тактасы
Микрорайоныбызда урнашкан китапханәләр белән хезмәттәшлек
Опубликовано: 12.03.2019Шәһәребезнең Кол Гали исемен йөртүче милли китапханәсе җылылык бөркеп, үзенә тартып тора, бирегә килгән һәркем үзенә рухи азык табып, канәгатьләнү хисләре, яңадан бирегә килү теләге белән китә. Түбән Кама үзәкләштерелгән китапханәләр системасының Кол Гали исемендәге милли китапханәсе китап пропагандалауны һәм милли тәрбия чараларын туктаусыз камилләштереп эшне югары дәрәҗәдә оештыра белә. Әлеге белем йортында эшләүчеләр өчен иң кадерле кеше – китапханәгә килгән китап укучылар. Милли китапханәдә заманча алымнар кулланып эш итәләр, онытыла барган элеке алымнарга яңа төсмерләр өстәп эшлиләр.
Түбән Камадагы Үзәк балалар китапханәсе «Апуш» дигән матур исем йөртә. Капиталь төзекләндерүдән соң тулаем үзгәргән китапханә үз укучыларын яңа форматта кабул итә. Күпсанлы яңа компьютерлар һәм башка җиһазаппаратура, 3D телевизор, WiFi, 70 балага исәпләнгән уку урыннары, нәниләрнең уйлау сәләтен яхшыртуга юнәлдерелгән уеннар – барысы да китапханәгә җәлеп итү максатыннан эшләнгән. Яшь аерымлыкларына карап махсус уку заллары булдырылган. «Китап белән үсәбез», «Барысын да белергә телим», «Яшүсмер», «Уку – уңыш», «Хәерле көн, балачак!» дигән атамалар белән күптөрле комплекслы эш программалары төзелгән.Укучыларыбыз бу китапханәләргә теләп йөриләр, төрле чараларда, мастер-классларда катнашалар.
К списку новостей


















