Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа №6» Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | г. Нижнекамск, ул. Тукая, д. 15, к. а |
| Телефон: | +7(855)-543-12-70;+7(855)-541-96-15 |
| E-Mail: | sch6.nk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "СОШ №6" НМР РТ |
| Руководитель: | Глухарева Ирина Сергеевна |
| Год основания учреждения: | 1969 |
| У нас учатся: | 587 учащихся, в том числе 4 иностранных гражданина |
| У нас учат: | 35 учителей |
Доска объявлений / Белдерүләр тактасы
Гомерем минем моңлы бер җыр иде…
Опубликовано: 14.02.2019Уку йортыбызның беренче катында татар халкының бөек улы, герой шагыйрь Муса Җәлилнең (Муса Мостафа улы Җәлилов) тормыш юлын һәи иҗат юлын яктырткан композиция урын алды. Мәсәлән, укучылар аның «Моабит дәфтәрләре»енә багышланган бүлекне зур кызыксыну белән өйрәнделәр. «Моабит дәфтәрләре» - Җәлил поэзиясенең иң югары ноктасы. Моабит шигырьләрендә шагыйрьнең шәхси образы, кичерешләре, фәлсәфи уйланулары аша кеше рухының бөеклеге, куркусызлыгы, гуманистик табигате, гаделлек һәм хаклык тантанасына якты ышанычы, туган иленә, туган халкына чиксез мәхәббәте гаҗәеп зур эмоциональ көч һәм сәнгатьчә камиллек белән гәүдәләнә. Моабит шигырьләре шагыйрьне әдәбиятның бөтен дөнья орбитасына алып чыкты. Бу шигырьләр,барлык милли телләргә тәрҗемә ителүдән тыш, инглиз, француз, испан, немец, гарәп, япон, венгр, румын, чех, корея һәм башка чит ил халыклары телләрендә дә кат-кат басылдылар.
Шигыремдәге чынлык, ут һәм сөю -
Яшәвемнең бөтен мәгънәсе.
Үлгәндә дә йөрәк туры калыр
Шигыремдәге изге антыма.
Бар җырымны илгә багышладым,
Гомеремне дә бирәм халкыма.
Җырлап үттем данлы көрәш кырын,
Җырлап килдем тормыш языма.
Соңгы җырым палач балтасына
Башны тоткан килеш языла
Җыр өйрәтте мине хөр яшәргә
Һәм үләргә кыю ир булып.
Гомерем минем моңлы бер җыр иде,
Үлемем дә яңрар җыр булып.
( Җырларым)
К списку новостей


















