Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа №6» Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | г. Нижнекамск, ул. Тукая, д. 15, к. а |
| Телефон: | +7(855)-543-12-70;+7(855)-541-96-15 |
| E-Mail: | sch6.nk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "СОШ №6" НМР РТ |
| Руководитель: | Глухарева Ирина Сергеевна |
| Год основания учреждения: | 1969 |
| У нас учатся: | 587 учащихся, в том числе 4 иностранных гражданина |
| У нас учат: | 35 учителей |
Доска объявлений / Белдерүләр тактасы
Әхсән Фәтхетдинов музеенда кунакта
Опубликовано: 22.01.2019Түбән Кама муниципаль районының музей экспозицияләре – тарихи-мәдәни мирасыбызның зур горурлыгы. Бүгенге көндә Түбән Каманың барлык эре предприятиеләре, белем бирү учреждениеләре, авыл җирлекләрендә музейлар эшли. Шәһәрнең комплекслы музее, халык рәссамы Әхсән Фәтхетдинов музее – аларның һәрберсе кабатланмас һәм үзенчәлекле, шулай да алар бергәләп мөһим вазыйфа – белем һәм тәрбия бирү, тарихыбызны киләчәк буыннарга җиткерү бурычын башкаралар. Мәктәбебез укучылары Ә.Фәтхетдинов музеенда булып, аның тормыш юлы, иҗаты турында тулы мәгълүмат алдылар. 30 елдан артык биредә,Түбән Кама шәһәрендә яши һәм иҗат итә. Әхсән Фәтхетдинов иҗатының башлангыч этабы агачтан уеп декоратив-нәкыш ясауга һәм Түбән Каманың архитектура ансамбльләре интерьерларында монументаль рәсемнәр иҗат итүгә багышлана. Әхсән Сәрим улы иҗат иткән әсәрләр Түбән Каманың үзенчәлекле символы булып торалар. Ул күп кенә объектларны, җәмәгать биналарын бизәкләп эшләүдә катнаша. Алар арасында – музыка училищесы, энергетика-төзелеш техникумы, «Бигеш» аэропорты, «Кама» кунакханәсе, аттракционнар паркы, «Әкият» кафесы, балалар бакчалары бар.
К списку новостей


















