• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Нижнекамский
  • Школы
  • Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа №20» Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районының "20нче урта гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа №20» Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423582, Республика Татарстан, г. Нижнекамск, ул. Гагарина, д.42
Телефон: +7(855)-536-64-89
E-Mail: n-k_shool20@bk.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "СОШ№20" НМР РТ
Руководитель: Глебова Татьяна Сергеевна
Год основания учреждения: 1985
У нас учатся: 324 ученикf Из них иностранных граждан 0
У нас учат: 22 учителя Язык обучения: русский

Новости

Укучыбызның Халыкара конференциядә нәтиҗәле чыгышы

Опубликовано: 22.02.2019

2019нчы елның 21 нче февралендә, Туган телләр көненә туры китереп, Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында унынчы тапкыр “Төрки лингвокультурология: проблемалар һәм перспективалар” дигән темага Халыкара фәнни-гамәли конференция үткәрелде.

Конференциянең тантаналы өлешен Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Рифкать улы Җамалетдинов ачып җибәрде. Ачылыш тантанасында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты Татарстан Республикасы халыклары мәдәниятен һәм телләрен үстерү идарәсенең Татарстан Республикасы халыклары телләрен үстерү секторы мөдире Рүзәл Фәиз улы Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының төбәкара хезмәттәшлек секторының әйдәп баручы киңәшчесе Гөлия Фәргать кызы Мусина залдагы халыкны Халыкара туган көн теле белән котладылар, конференция эшендә уңышлар теләделәр. Тантанада шулай ук ун ел дәверендә әлеге чарада үзләренең шәкертләре белән катнашучы мәктәп укытучыларына рәхмәт хатлары тапшырылды. Шул исәптән безнең мәктәпнең туган тел һәм әдәбият укытучысы Ишмөхәммәтов Илһам Шакирҗан улы да әлеге рәхмәт хатына лаек булды.

Конференция ачылышында Марсель Галиевнең «Ел китабы-2014» конкурсында «Рус телендәге публицистика һәм фәнни-популяр әдәбият китаплары»  номинациясендә II урынга лаек булган, 2015 елда Г.Державин исемендәге Республика премиясен алган “Рух” китабын тәкъдир итү булды. Габдулла Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәп студентлары тарафыннан “Бәгырь авазы” дип аталган әдәби-музыкаль композиция күрсәтелде, күренекле шагыйрь Газинур Морат  язучының иҗаты турында тәфсилле һәм мәгълүматларга бай доклад ясады. Ахырдан язучы Марсель Галиевнең үзенә сүз бирелде. Ачылу тантанасы “Туган тел” җыры белән тәмамланды.

Соңыннан конференция үз эшен секцияләрдә дәвам итте. Секцияләрнең берсендә мәктәбебез укучысы Хисамиев Рамил дә "Татар телендә көн атамаларының кулланылышы" дигән темага чыгыш ясады һәм "Иң яхшы доклад" өчен дипломы белән бүләкләнде.

Укучыларның фәнни җитәкчеләре - мәктәп укытучылары өчен “Хәзерге мәктәптә Марсель Галиев иҗатын өйрәнүнең актуаль мәсьәләләре” темасына методик семинар оештырылды.

Конференциядә Татарстан, Башкортостан, Удмуртия, Чувашия, Саха (Якутия) республикаларында, Төмән өлкәсендә белем алучы укучылар һәм студентлар белән беррәттән, чит ил, аерым алганда, Япония, Төркия, Кытай, Кыргызстан, Казахстан студентлары, аспирантлары һәм докторантлары үз эзләнүләренең нәтиҗәләре белән уртаклашты.

Катнашучыларның барысына да сертификатлар тапшырылды, уңышлы чыгыш ясаучылар дипломнар белән бүләкләнде. Конференция материаллары җыентык буларак басылып чыкты.


Источник: учитель родного языка и литературы Ишмухаметов Ильгам Шакирзянович

К списку новостей