Mуниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа №11 с углубленным изучением отдельных предметов» Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 423579, Республика Татарстан, Нижнекамский район, г. Нижнекамск, ул. Гагарина, д. 1В |
Телефон: | +7(855)-535-10-16 |
E-Mail: | sch11.nk@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "СОШ №11" НМР РТ |
Руководитель: | Михайленко Сергей Олегович |
Год основания учреждения: | 1974 |
У нас учатся: | 670 учащихся, из них 3 обучающихся являются иностранными гражданами |
У нас учат: | 37 педагогов |
новости школы
Әниләргә мәдхия
Опубликовано: 21.11.201521 ноябрьдә 11 нче мәктәп китапханәсендә Россиядә Әдәбият елына багышланган “Әнкәйләргә мәдхия” дип аталган әдәби-музыкаль кичә узды.
Кичә 5 нче сыйныф укучыларының курайчылар ансамбле чыгышы белән башланып китте. Уку эшләре буенча директор урынбасары Э.Вәлиәхметова әдәбиятта әниләр темасының актуальлеге бүгенге көндә дә әһәмиятлеген ассызыклап үтте. Кичәне алып баручы татар теле һәм әдәбияты укытучылары Ч. Харисова һәм Ф.Вагыйзов (сценарий авторлары) күренекле шагыйрьләребез Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Фатих Кәрим, Сибгать Хәким һәм башкаларның бу темага иҗат үрнәкләре белән таныштырып уздылар. Аннары 10 А сыйныфы укучылары А. Давлетшина һәм А.Яшин, 8 нче Б сыйныфы укучысы А.Бурганиев, 7 нче сыйныф укучысы А.Ганиев, 6 нчы Б һәм В сыйныфлары укучылары И.Фатхуллина һәм А.Воронцова әниләр турында үзләре яраткан шигырьләрен яттан сөйләделәр.
Кичәгә ике зур кунак – шәһәребезнең танылган шагыйрәсе Рәмзия Вәлиева һәм җырчы-композитор Илһам Хисматуллин чакырылган иде. Рәмзия ханым үзе бастырып чыгарган 5 китабының дөньяга килү тарихы, иҗат серләре белән таныштырды, укучыларның сорауларына җаваплар бирде. Илһам Хисмәтуллин татар халкында Аналар гимнына әверелгән “Сөн буеннан әнкәй безне табып алып кайткан” җырын, шулай ук Рәмзия Вәлиева сүзләренә язылган “Ак кала” һәм башка җырларны башкарды. Кичә азагында мәктәп директоры А.Огородова кунакларга Рәхмәт хаты һәм чәчәкләр тапшырды. Язучы һәм җырчыларның 11- мәктәпкә киләсе “десанты” декабрь аенда, шулай ук М. Җәлил һәм Г. Тукай юбилейларын каршылаган көннәрдә планаштырыла.
К списку новостей