Mуниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа №11 с углубленным изучением отдельных предметов» Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 423579, Республика Татарстан, Нижнекамский район, г. Нижнекамск, ул. Гагарина, д. 1В |
Телефон: | +7(855)-535-10-16 |
E-Mail: | sch11.nk@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "СОШ №11" НМР РТ |
Руководитель: | Михайленко Сергей Олегович |
Год основания учреждения: | 1974 |
У нас учатся: | 670 учащихся, из них 3 обучающихся являются иностранными гражданами |
У нас учат: | 37 педагогов |
новости школы
“Илһамлы каләм” бәйгесендә
Опубликовано: 19.10.2015
Казан федераль университетының Л.Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында 19 октябрьдә VIII- Бөтенроссия “Илһамлы каләм” әдәби әсәрләр конкурсы булып узды. Бәйгедә 400 дән артык мәктәп укучылары һәм студентлар катнашты.
Конкурска иҗади эшләр күп номинацияләр, шулай ук хикәя, драма, публицистика һәм шигъри жанрлар буенча кабул ителделәр. Жюри составында Татарстанның танылган язучы һәм шагыйрьләре, күренекле тел галимнәре, мәдәният эшлеклеләре: Рәфис Корбанов, Рәдиф Гаташ, Закир Садри, Флера Сәфиуллина, Ренат Замалетдинов ,Өлфәт Закирҗанов һәм башкалар бар иде. Алар яшь язучылар белән мастер-класслар, шигъри бәйгеләр үткәрделәр.
“Илһамлы каләм” конкурсы лауреатларын бүләкләү актлар залында узды. Җиңүчеләр арасында бигрәк тә Казан һәм Яр Чаллы сәләтле балалар гимназияләреннән, Арча, Мөслим һәм Минзәлә районы мәктәпләреннән укучылар һәм КФУ студентлары күп иде. Безнең 11 нче мәктәптән бәйгедә 9А сыйныфы укучысы Альберт Шәмсетдинов катнашты. Аның “Балачак истәлекләре” дип аталган хикәясе “Сюжет һәм стиль үзенчәлекләре” номинациясендә өченче урынга лаек булды һәм “Илһамлы каләм” конкурсы Дипломы белән бүләкләнде (укытучысы – Вагыйзов Ф.Я.).
К списку новостей