Mуниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа №11 с углубленным изучением отдельных предметов» Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 423579, Республика Татарстан, Нижнекамский район, г. Нижнекамск, ул. Гагарина, д. 1В |
Телефон: | +7(855)-535-10-16 |
E-Mail: | sch11.nk@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "СОШ №11" НМР РТ |
Руководитель: | Михайленко Сергей Олегович |
Год основания учреждения: | 1974 |
У нас учатся: | 670 учащихся, из них 3 обучающихся являются иностранными гражданами |
У нас учат: | 37 педагогов |
новости школы
Неделя татарского языка
Опубликовано: 26.04.2021- Татар теле атналыгы кысаларында 19 нчы апрель көнне мәктәбебездә “Тукай әкиятләре буйлап сәяхәт ”дип аталган рәсем конкурсы үткәрелде. Укучылар иҗатыннан кургәзмә оештырылды. Бәйгенең максаты: балаларда бөек шагыйребез Габдулла Тукай иҗатына ихтирам, кызыксыну тәрбияләү.
- 21 нче апрель көнне Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулу уңаеннан китапханәбез хезмәткәрләре 9 нчы сыйныф укучылары өчен “Ядкәрләрдә яши шагыйрь җаны” дип исемләнгән әдәбият сәгате уздырды. Чара барышында шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлы турында мәгълүмат бирелде, татар һәм рус телендә шигырьләре укылды, күргәзмәдә урын алган китапларына күзәтү үткәрелде.
- 22 нче апрель көнне мәктәбебез укучылары Түбән Кама шәһәренең Салих Сәйдәшев исемендәге музыка көллиятендә уздырылган “Өйдә ялгыз” (“Одни дома”) исемле әкиятен карадылар. Җырлар һәм уеннар белән үрелеп барган әлеге кичә барышында, укучылар янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен кабатлап, саклыкчараларының кирәклеген аңлап, кагыйдәләрне ныклап истә калдырырга тырыштылар.
- 26 нчы апрельдә мәктәбебезнең актлар залында “Тукай безнең күңелләрдә” дип аталган әдәби-музыкаль кичә узды. Очрашуда Түбән Кама аксакаллар шурасының җитәкчесе Васил Камалов һәм “РСФСР мәгариф отличнигы”, хезмәт ветераны Суфиян Минһаҗев катнаштылар. Кичә дәвамында 2-5 нче сыйныф укучылары туган телебезгә багышланган бик матур һәм эчтәлекле шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар. Кунак булып килгән әкият геройлары Шүрәле һәм Су анасы кичәне тагын да ямьләндереп җибәрде.
К списку новостей