Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Полилингвальная гимназия «Адымнар - Нижнекамск» Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 423570, Республика Татарстан, город Нижнекамск, проспект Строителей, дом 66А |
Телефон: | +7(855)-535-05-35 |
E-Mail: | adymnar.tk@inbox.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ «Адымнар - Нижнекамск» НМР РТ |
Руководитель: | Галиахметов Артур Каримович |
Год основания учреждения: | 2022 |
У нас учатся: | 963 обучающихся, в том числе 6 обучающихся - имеют иностранное гражданство |
У нас учат: | 58 учителей |
Доска объявлений / Белдерүләр тактасы
Страницы: << 41 42 43 ( 44 ) 45 46 47 48
-
Бизнес-завтрак с генеральным директором компании"Эверест Авто" 21.11.2022
21 ноябрьдә, "Адымнардагы зур бизнес" проект кысаларында, эшмәкәр катнашында иртәнге аш оештырылды. Мондый очрашулар дүшәмбе көннәрендә үтә.
Бу юлы безгә Насыйбуллин Радик Фәйзенур улы килде. Ул "Эверест Авто" автоүзәгенең генераль директоры. Аның компаниясендә бүгенге көндә 30 дан артык кеше эшли. Эшмәкәр укучыларга уңышка ирешү юллары турында сөйләде. Уңышка ирешү өчен, Радик Фәйзенур улына максатчанлык, түземлек, тырышлык ярдәм иткән.
Укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр, төзегән бизнес проектлары белән кунакны таныштырдылар.
21 ноября состоялась встреча Насибуллина Радика Файзенуровича с группой обучающихся нашего образовательного комплекса. Он является генеральным директором компании"Эверест Авто".
Бизнесмен рассказал ученикам о своем непростом пути к успеху, достигать которого ему помогают целеустремленность, настойчивость, умение извлекать положительный опыт даже из сложных ситуаций.
Обучающиеся МБОУ «Адымнар-Нижнекамск» задавали интересующие их вопросы, рассказали о своих бизнес-идеях. -
Выездное заседание общественной организации «Ак калфак» 19.11.2022
19 ноябрьдә «Адымнар-Түбән Кама» күптелле белем бирү комплексында Бөтендөнья татар конгрессы каршында эшләп килүче “Ак калфак” иҗтимагый оешмасының күчмә утырышы узды.
Татарстаннан гына түгел, Россия төбәкләреннән дә, хәтта чит илләрдән дә килүче кунаклар бар иде. Үсеп килүче буынга гөреф-гадәтләрне тапшыру, гаиләдә балаларны тәрбияләү, туган телне саклау- утырышның төп мәсьәләләре булды .На базе нашего образовательного комплекса прошло выездное заседание общественной организации «Ак калфак», действующее при Всемирном конгрессе татар. Гости приехали не только из Татарстана, но и из регионов России и даже из-за рубежа.
Передача традиций подрастающему поколению, воспитание детей, сохранение семейных ценностей, родного языка, его популяризация -стали главными вопросами в рабочей повестке заседания. -
Фестиваль дружбы народов " Адымнар-Fest» 19.11.2022
18-19 ноябрьдә «Адымнар-Түбән Кама» күптелле белем бирү комплексында " Адымнар-Fest» дип исемләнгән халыклар дуслыгы фестивале узды. Анда 2-7 сыйныф укучылары актив катнашты.
Фестивальнең максаты - укучыларны төрле милләт халыкларының тарихы, фольклоры, көнкүреше белән таныштыру, төрле милләт вәкилләренә толерант мөнәсәбәт тәрбияләү.
Фестивальдә катнашучылар халык җырларын башкардылар, милли биюләр башкарып үзләренең хореографик осталыкларын күрсәттеләр, жюри әгъзаларын милли ашлар белән сыйладылар. Кайбер сыйныф укучылары тамашачыларны төрле халык уеннары белән таныштырдылар.
Чарага әзерлек вакытында укучыларның әти-әниләре бик теләп ярдәм иттеләр. Бу бәйрәмдә катнашучыларның барысына да зур рәхмәтебезне белдерәбез!
18-19 ноября в МБОУ «Адымнар-Нижнекамск» состоялся фестиваль дружбы народов «Адымнар-Fest», в котором активное участие приняли дети со 2 по 7 классы.
Цель фестиваля -ознакомление обучающихся с историей, фольклором, особенностями быта народов разных национальностей, воспитание толерантного отношения к представителям разных национальностей.
Участники фестиваля пели народные песни, демонстрировали своё хореографическое мастерство, исполняя национальные танцы, угощали жюри блюдами национальной кухни. Некоторые команды познакомили зрителей с играми, существующими с давних времён у разных народов. Родители обучающихся приняли активное участие в данном мероприятии.Мы выражаем огромную благодарность всем участникам нашего фестиваля!
-
Всемирный день рециклинга (Всемирный день вторичной переработки) 19.11.2022
«Адымнар-Түбән Кама» күптелле белем бирү комплексында тотылган батарейкаларны җыю һәм утильләштерү буенча беренче акция узды.
Акциянең максаты – укучыларны каты көнкүреш калдыкларын аерым җыю, табигатькә сакчыл караш тәрбияләү , аларның әйләнә-тирә мөхит турында белемнәрен арттыру, экологик яшәү рәвешен популярлаштыру иде.
Акциядә катнашкан укучыларыбызга зур рәхмәтебезне белдерәбез. Барлыгы 38,6 кг батарейка җыелды һәм Түбән Кама муниципаль районының «Балалар экология-биология үзәге» нә илтеп тапшырылды.
..........................................................................
Ежегодно 15 ноября отмечается Всемирный день вторичной переработки.Чтобы наша планета оставалась чистой и здоровой необходимо сортировать мусор и сдавать его в специальные пункты сбора. Отдельно собранные отходы — это не мусор, а вторичное сырье, из которого можно сделать необходимые нам товары, без дополнительной нагрузки на окружающую среду.
В МБОУ “Адымнар-Нижнекамск” на этой неделе прошла акция по сбору батареек. Спасибо участникам этой важной акции! Было собрано 38,6 кг отработанных батареек.
-
Встреча обучающихся 6А класса с членом Совета старейшин города Нижнекамска Ганиевым М.К. 18.11.2022
18 ноябрьдә “Адымнар - Түбән Кама" күптелле белем бирү комплексында 6 А сыйныфы укучылары өчен "Үткәнеңне бел"дип исемләнгән чара узды.
Китапханә мөдире Әлфия Миндамир кызы Кучкаева балаларга шәҗәрәләр турында белешмә бирде.Чарага шәһәребезнең Аксакаллар Шурасы әгъзасы Ганиев Мансур Корбангали улы чакырулы иде.
Ул күп еллар дәвамында архив документлары аша ата-бабаларын барлап нәсел шәҗәрәсен төзегән шәхес. Балаларга Әлки һәм Түбән Кама районнарының шәҗәрәләрен күрсәтте, шәҗәрәләр төзү тәртибен аңлатты. Балалар Мансур аганы кызыксынып тыңладылар, сораулар бирделәр.18 ноября обучающиеся 6 А класса были приглашены на мероприятие "Узнай свое прошлое". Заведующая библиотекой Кучкаева А.М. рассказала о родословном древе. На мероприятие был приглашен член Совета старейшин города Нижнекамска Ганиев Мансур Курбангалиевич. На протяжении многих лет через архивные документы он изучал родословную своих предков. Ганиев М.К. показал ребятам родословные Алькеевского и Нижнекамского районов, разъяснил порядок составления родословных. Дети с интересом слушали Мансура Курбангалиевича, задавали вопросы.
-
Беседа-инструктаж с обучающимися 1-4 классов о мерах безопасности на водоёмах в осенне-зимний период. 17.11.2022
17 ноябрьдә Россия ГТХМ коткару отряды хезмәткәрләре Трубин Д.В. һәм Миннегалиев И.Г. 1-4 сыйныф укучылары өчен көзге-кышкы чорда сулыкларда куркынычсызлык чаралары турында инструктаж үткәрделәр,видеороликлар күрсәттеләр.
Гадәттән тыш ведомство белгечләре бозда куркынычсызлык кагыйдәләрен, ашыгыч ярдәм хезмәтләренең телефон номерларын укучыларның исләренә төшерделәр, боз ватылып, бата башлаган кешегә беренче ярдәм күрсәтү ысуллары турында сөйләделәр. Балалар әңгәмәдә актив катнаштылар, үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр.
17 ноября сотрудники спасательного отряда МЧС России Трубин Д.В. и Миннегалиев И.Г. провели беседу-инструктаж с обучающимися 1-4 классов о мерах безопасности на водоёмах в осенне-зимний период.
Специалисты чрезвычайного ведомства напомнили учащимся основные правила безопасности на первом льду и номера телефонов экстренных служб, рассказали о первичных средствах спасения на воде и способах оказания первой помощи человеку, провалившемуся под лед. -
Финал муниципального конкурса «Түбән Кама Гүзәле &Батыры-2022" 17.11.2022
17 ноябрьдә Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театрында "Түбән Кама Гүзәле һәм Батыры - 2022" бәйгесенең гала-концерты узды.
Конкурста “Адымнар - Түбән Кама" күптелле белем бирү комплексының татар һәм төрек телләре укытучысы Унверен Эльвина Айрат кызы “Өмет йолдызы” җырын җырлады, ә татар теле һәм әдәбияты укытучысы Сабитова Гөлназ Ринат кызы М.Җәлилнең “Вәхшәт” шигырен сөйләде. Укытучыларыбыз бик оста чыгыш ясадылар.
Бу мәртәбәле конкурста “Түбән Кама Гүзәле-2022” исемен Эльвина Айрат кызы яулады, Гөлназ Ринат кызы II урынга лаек булды. Афәрин!17 ноября в Нижнекамске прошел гала-концерт муниципального конкурса «Түбән Кама Гүзәле &Батыры-2022". Главной целью фестиваля является возрождение, сохранение и развитие национальной культуры, традиций и языка татарского народа.
В финале оказались наши учителя родного языка и литературы Унверен Э.А. и Сабитова Г.Р. По итогам конкурса титула «Түбән Кама Гүзәле» удостоилась Унверен Эльвина Айратовна, а второе место заняла Сабитова Гульназ Ринатовна.
Молодцы! Гордимся вами, дорогие учителя! -
Экскурсия в Управление МВД России 16.11.2022
2022 елның 16 ноябрендә 5Б сыйныф укучылары өчен Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы буенча идарәсенә экскурсия оештырылды.
Укучылар тирда, идарә музеенда булдылар.Эксперт-криминалистлар үзләренең һөнәрләре белән таныштырдылар.Балалар бармак эзләрен өйрәнделәр, трассологик тикшеренүләр үткәрделәр, ялган купюраны чын купюрадан аерырга өйрәнделәр.
16 ноября 2022 года для обучающихся 5Б класса была организована экскурсия в Управление МВД России по Нижнекамскому району.
Ученики побывали в тире, в гараже служебных машин, посетили музей Управления. Самое интересное, познакомились с профессией криминалиста: исследовали отпечатки пальцев, проводили трассологическое исследование, научились различать поддельную купюру от настоящей. -
Проект «Разговоры о важном" 14.11.2022
“Адымнар - Түбән Кама" күптелле белем бирү комплексында уку атнасын , дәүләт гимнын башкарудан һәм әләм күтәрүдән башлыйлар. Укуда, конференцияләрдә, олимпиадаларда, спортта һәм иҗатта үзләрен лаеклы яктан күрсәткән иң яхшы укучылырыбыз әләм күтәрә.
Беренче дәрестә, “Мөһим мәсьәлә турында сөйләшүләр» проекты кысаларында, сыйныф сәгатьләре уза. Бу сыйныф сәгатьләрендә шәһәребез тарихы турында , Татарстан тарихы , бөек шәхесләребез һәм әхлакый сыйфатлар турында фикер алышулар була.В школах Татарстана, как и по всей России, заложили традицию начинать учебную неделю с исполнения государственного гимна и поднятия флага. Поднимают флаг самые лучшие «Адымнаровцы», достойно проявившие себя в учебе, в конференциях, в олимпиадах, в спорте и творчестве.
Далее первым уроком проводится классный час в рамках проекта «Разговоры о важном". На этих классных часах обсуждают историю нашего города и республики Татарстан, исторических личностей и моральные качества человека. -
11 и 12 ноября в МБОУ "Адымнар-Нижнекамск" прошел образовательный фестиваль для школьников Steam Fest 12.11.2022
Адымнар - Түбән Кама" күптелле белем бирү комплексында STEAM FEST фестивале ачылу тантанасы узды. Проект Сибурның «Яхшы эшләр формуласы» социаль инвестицияләр программасы кысаларында тормышка ашырыла.
Чара ике көн дәвамында узды, теләге булган һәркем аңа языла алды. Программада-фәнни-популяр шоулар, математика, физика һәм химия буенча интерактив дәресләр, программалаштыру һәм экология буенча мастер-класслар, эксперименталь квестлар, һөнәри юнәлеш буенча лекцияләр булды.
11 и 12 ноября в МБОУ "Адымнар-Нижнекамск" прошел образовательный фестиваль для школьников Steam Fest . Проект реализуется в рамках программы социальных инвестиций СИБУРа «Формула хороших дел».
Мероприятие проходило в течение двух дней, записаться на него мог каждый желающий. В программе – научно-популярные шоу, интерактивные занятия по математике, физике и химии, мастер-классы по программированию и экологии, экспериментальные квесты, лекции по профориентации и множество других активностей.
Организаторы STEAM FEST постарались сделать так, чтобы большинство фестивальных активностей было направлено на развитие у ребят инженерных и технических способностей, аналитического мышления.