Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Полилингвальная гимназия «Адымнар - Нижнекамск» Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 423570, Республика Татарстан, город Нижнекамск, проспект Строителей, дом 66А |
Телефон: | +7(855)-535-05-35 |
E-Mail: | adymnar.tk@inbox.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ «Адымнар - Нижнекамск» НМР РТ |
Руководитель: | Галиахметов Артур Каримович |
Год основания учреждения: | 2022 |
У нас учатся: | 963 обучающихся, в том числе 6 обучающихся - имеют иностранное гражданство |
У нас учат: | 58 учителей |
Доска объявлений / Белдерүләр тактасы
Страницы: << 11 ( 12 ) 13 14 15 16 17 18 19 20 >>
-
“Россия -здоровая держава” 01.04.2024
Бүгенге дүшәмбе гимназиябездә"Мөһим әйберләр турында сөйләшүдән” башланып китте. Сыйныф җитәкчеләре, укучылар белән мөһим мәсьәләләр турында сөйләштеләр. Сыйныф сәгатенең темасы – “Россия - сәламәт держава!”
Сегодняшняя неделя началась с “Разговоров о важном”. Тема классного часа -“Россия -здоровая держава”. -
Первенство Приволжского федерального округа по хоккею 30.03.2024
4Б һәм 4В сыйныфы укучылары "Нефтехимик-2013" командасы составында, "Ак Барс" командасын 4:3 исәбе белән җиңеп финалга чыктылар.
Финалда алар "Волна" (Казан) командасы белән көрәштеләр. Безнең егетләр, җиңүдән бераз гына калып - оттырдылар.
Укучыларыбыз 25 команда арасында Идел буе федераль округы беренчелегенең көмеш призерлары булдылар.
Ученики 4 Б и 4 В МБОУ “Адымнар-Нижнекамск”, в составе команды "Нефтехимик-2013", вышли в финал, обыграв команду "Ак Барс" со счётом 4:3. В финале они боролись с командой Волна (Казань), но увы уступили со счётом 3:4.
Наши мальчишки стали серебряными призерами первенства Приволжского федерального округа среди 25 команд! Гордимся вами! Молодцы! -
Экскурсия в Иннополис 27.03.2024
Каникул вакытында 4В,6А, 6В, 5 В, 5 Г, 5 И сыйныфы укучылары Казан һәм Иннополис шәһәрләренә сәяхәткә барып кайттылар.
Башкалабызның күренекле урыннары, тарихы белән якыннан танышып, истәлеккә сувенирлар алып, фотога төшкәннән соң, Иннополис шәһәренә юл тоттылар.
Иннополис - үзе бер зур дөнья икән! Ул - Россиянең иң яшь шәһәре генә түгел, ә шәһәр халкының уртача яше буенча иң яшь кала, заманча архитектура мисалы. Монда пилотсыз таксида йөрергә, ризык ташый торган роботларның эшен күзәтергә, бик кызыклы һөнәрләр үзләштерергә мөмкин.
Халыкта шундый әйтем бар: "Йөз кат ишеткәнче, бер кат үзең күр", - диләр. Үз милләтеңнең тарихын белү, архитектура һәйкәлләре белән кызыксыну бик кирәкле гамәл. Адымлылар сәяхәттән күтәренке кәеф белән кайттылар.
Во время каникул учащиеся 4В, 6А, 6В 5В, 5 Г, 5И совершили поездку в Казань и в Иннополис. Познакомившись поближе с достопримечательностями столицы, историей, купив сувениры на память, сфотографировавшись,гимназисты отправились в город Иннополис.
Иннополис-это огромный мир! Это не только самый молодой город России, но и самый молодой по среднему возрасту населения город, пример современной архитектуры. Здесь можно покататься на беспилотном такси, понаблюдать за работой роботов, перевозящих еду, освоить множество интересных профессий. Адымнарвцы вернулись из поездки с приподнятым настроением, им поездка очень понравилась.
-
Гимназиябездә Нәүрүз бәйрәме 21.03.2024
Нәүрүз - халыкның кышны озату, язны каршылау бәйрәме. Бу бәйрәм борынгыдан үк килгән. Әлеге бәйрәм һәзер дә бәйрәм ителә, бу көнне балалар йорттан йортка кереп, Нәүрүз такмагын әйтеп, хуҗаларга бәхет, уңышлар теләгәннәр. Хуҗалар исә, ботка өчен ярма, йомырка, май биргән. Безнең мәктәптә дә бу бәйрәм ел саен үткәрелә. 21 март көнне мәктәбебездә Нәүрүз бәйрәме гөрләп үтте.Укучылар төрле уеннар уйнадылар, кыш бабай, Нәүрүзбикә белән бергәләп, рәхәтләнеп күңел ачтылар. Ә иң көтеп алганы, мөгаен, коймак белән самавырдан чәй эчү булгандыр
-
ЦИРК! ЦИРК! ЦИРК! 20.03.2024
Безнең гимназиябездә күңелле чаралар еш кына үткәрелә. Мәсәлән, бүген адымлылар цирк карадылар.
Клоун белән кызыклы уеннар уйнадылар, акробатларның көчле һәм батыр йөрәкле икәннәрен күрделәр, хәтта Төньяк полюстан килгән ак аюлар белән танышып бергә биеделәр. Озын сүзнең кыскасы - шәп һәм искиткеч күңелле чара булды!
В нашей гимназии часто проводятся разные мероприятия. Например, сегодня учащиеся посмотрели цирковое представление. С клоуном играли в веселые игры, видели сильных и бесстрашных акробатов и даже танцевали вместе с белыми медведями, пришедшими с Северного полюса.
Одним словом, это было замечательное и невероятно веселое мероприятие!
-
Культпоход в драмтеатр 20.03.2024
20 мартта 8нче сыйныф укучылары Т.Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театрында спектакль карадылар.
Пьеса Федор Достоевскийның "Сакаллы сабый"драмасы буенча куелган иде.
Сегодня учащиеся 8-х классов посетили Нижнекамский татарский драматический театр им. Т. А. Миннуллина. Пьеса поставлена по одноименному роману Федора Достоевского "Идиот". Билеты были приобретены по “Пушкинской карте”.
-
Скоро каникулы! 18.03.2024
Каникул алды линейкасы дәүләт флагларын кертүдән, Рәсәй һәм Татарстан гимннарын башкарудан башланды.
Линейканы башлангыч сыйныфлар буенча директор урынбасары М.М.Гыймранова дәвам итте. Ул олимпиадаларда катнашкан укучыларны котлады, грамоталар таратты. Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары М.Р.Нәбиева конференцияләрдә, спорт ярышларында җиңгән, призлы урыннар яулаган укучыларны дипломнар белән бүләкләде. Уку- укыту эшләре буенча директор урынбасары Г.И.Садриева инглиз теле атналыгына йомгак ясап, иң актив сыйныфларга , иң актив укучыларга дипломнар тапшырды.
Линейканы дәвам итеп, Түбән Кама профилактика бүлеге инспекторы Л.Д.Фәрхетдинова юл йөрү кагыйдәләренә багышланган әңгәмә үткәрде. Әңгәмә барышында язгы юлларда җәяүлеләрнең иминлеге турында сөйләнелде .Укучылар юллардагы хокук бозулар статистикасы белән таныштылар.
Шулай ук линейкада социаль педагог Э.Р.Залялова чыгыш ясады. Урамда, өйдә, табигатьтә нинди куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә кирәклеген укучыларның тагын бер кат хәтерләренә төшерде.
Имин каникуллар телибез!
Линейка понедельника началась с поднятия государственных флагов и исполнения гимнов России и Татарстана. Заместители директора М.М.Гимранова, М.Р.Набиева, Г.И.Садриева поздравили победителей, призеров различных олимпиад , конкурсов, соревнований, раздали грамоты и дипломы. Далее на линейке выступила Инспектор Нижнекамского отделения профилактики БДД Фархутдинова Ландыш Дамировна. Перед весенними каникулами провела беседу, посвященную правилам дорожного движения. Далее выступила социальный педагог Э.Р.Залялова. Напомнила учащимся о необходимости соблюдения ТБ на улице, дома и на природе.
Безопасных и счастливых каникул, ребята!
-
"Гуляй, Масленица!" 14.03.2024
В рамках празднования Масленичной недели в МБОУ "Адымнар-Нижнекамск» отпраздновали Масленицу.
Масленица – это один из самых веселых народных мероприятий, которое завершает зимнюю череду праздников и предвещает о начале весны!
14 марта наши гимназисты стали участниками проводов Масленицы.
Как положено на празднике учащиеся от души веселились: водили хоровод, играли в народные игры, учувствовали в конкурсах. И в завершении мероприятия полакомились чаем с блинами. -
Гаилә-бәхет учагы 13.03.2024
13 нче мартта мәктәбебезнең актлар залында “Гаилә-бәхет учагы” дип аталган концерт булды. Концертка укучыларның әти-әниләре, әби-бабайлары чакырылды. Бу көнне актлар залы язгы кәеф, елмаю, шатлык атмосферасы белән тулган иде. Укучыларыбыз үзләренең һөнәрләрен күрсәтеп,тамашачыларга шәп кәеф бүләк иттеләр.
13 марта в гимназии состоялся концерт, посвященный Дню защитника Отечества и Международному женскому Дню 8 марта. В этот день актовый зал был наполнен весенним настроением, улыбками, радостью. Наши ученики показали свои таланты и подарили зрителям отличное настроение.
-
Менә дигән яллар 03.03.2024
5 В сыйныф укучыларының яллары бик күңелле үтте. Әти-әниләр, балалар рәхәтләнеп саф һавада тюбингта шудылар, хәрәкәтле уеннар уйнадылар.
У учащихся 5 В класса был очень подвижный выходной. Родители и дети с удовольствием катались на тюбингах на свежем воздухе, играли в подвижные игры.