• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомится на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Детский сад компенсирующего вида с приоритетным осуществлением квалифицированной коррекции детей с нарушениями зрения №70" Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423582, Республики Татарстан, Нижнекамский район, город Нижнекамск, проспект Химиков, дом 101
Телефон: +7(855)-539-01-30 +7(917)-938-85-27
E-Mail: ds70.tatyana@yandex.ru группа ВК https://vk.com/club211728658
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБДОУ "Детский сад компенсирующего вида с приоритетным осуществлением квалифицированной коррекции детей с нарушениями зрения №70"
Руководитель: Белова Наталья Васильевна
Год основания учреждения: 1987
У нас учатся: 147 воспитанников
У нас учат: 33 педагога

Консультации


Йоклар алдыннан балагызга әкият сөйләү - аны йоклату ысулы гына түгел. Ата-аналары сөйләгән әкиятләр балаларның акыл дәрәҗәләре үсүенә, сүзлек запасының баюына, тиешле юнәлештә формалашуына (урам һәм телевидение йогынтысына аермалы буларак), фантазиясе үсүенә, буыннар арасындагы элемтә ныгытуга китерә.

Кызганычка каршы, бүгенге көндә күп кенә ата-аналарның буш вакытлары бик аз, өстәвенә, балага күңел ачу өчен кирәкле һәр нәрсә “тычканга” яки телевизор пультына  басып алуга пәйдә була. Өлкәннәр үз балаларын йокларга яткырыр алдыннан аларга әкият сөйләү турында онытып баралар. Күп кенә ата-аналар  балаларын тәрбияләүдә элекке ысулларны, аерым алганда, китап укуны куллану бер дә начар булмас иде. Балалар барлык ишеткән сүзләрен кабатлыйлар. Шунлыктан күбрәк сүз ишеткән саен, аларның сүзлек запасы да арта. Көндәлек сөйләменнән төшеп калган, ләкин шуңа да карамастан, тел байлыгын чагылдыручы дөрес һәм шул ук вакытта гади сүзтезмәләр нәкъ менә китапларда язылган әкиятләрдә очрый да инде.
Табиблар һәм психологлар билгеләп үткәнчә, кечкенә чакларында ата-аналары әкиятләрне һәм риваятьләрне аз укыган,   үсешләре   нормаль   дәрәҗәдә   булуга   да   кармастан, 5-6 яшькә җиткән балаларның сүзлек запасы 1,5 яшьлек сабыйларныкы кебек кенә була. Бу сүзлек запасы ярлы булуда гына түгел, ә әйләнә-тирә дөнья турындагы мәгълүматны акрынрак аңлау һәм үзләштерүдә дә чагылыш таба. Ә ул кешенең гомере буена сакланып калырга мөмкин. Тикшеренүчеләр ярлы һәм эмигрант гаиләләрендә үсүче, көнгә тиешле 2000 сүз урынына якынча 600 генә сүз ишетүче балаларны мисал итеп китерәләр.
Ә бит әлеге проблеманы бик җиңел генә дә чишеп була. Моның өчен көн саен кичен ярты гына сәгать буш вакыт табып, балаларыгызга әкиятләр укырга кирәк. Болай әшләү аларга татлы йокыга талырга ярдәм итеп кенә калмаячак, ә тагын да сәләтлерәк һәм белемлерәк булып үсеп җитәргә нигез булачак.