муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Лицей №35» Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районының «35нче лицей» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423584, г. Нижнекамск, ул. Бызова, д. 10Б |
| Телефон: | +7(855)-536-87-30 |
| E-Mail: | licey35.nk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Лицей №35" НМР РТ |
| Руководитель: | Петрунина Назиля Расимовна |
| Год основания учреждения: | 1987 |
| У нас учатся: | 882 обучающихся, из них иностранных граждан 0 |
| У нас учат: | 51 педагог; язык обучения: русский |
Новости
Опубликовано: 16.02.2025Бүген 1 гимназия нигезендә бөек шагыйребез Муса Җәлилнең туган көненә багышланган "Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның гомерен" дип исемләнгән бөтенрәсәй форумы булып узды. Биредә 35 нче лицей укучылары да катнашты. 7 нче А сыйныфынан Кәлимуллин Ислам һәм Гилаева Айгөл "Шигырь уку" секциясендә әсәрне сәнгатьле итеп яттан сөйләделәр һәм лауреат дипломына, ә Хуҗина Алинә 6 нчы В сыйныф укучысы укытучысы Галиева Гөлнар Исмәгыйль кызы язган "Җиңү хисе" шигыре белән 2 урынга лаек булды. 5 нче Д сыйныф укучылары Зинатов Кәрим, Хафизова Айгөл "Фразеологизмнар нәрсә турында сөйли" секциясендә ат дагасын кул эше итеп ясап, аның турында бик кызыклы мәгълүмат җиткерделәр. Шулай итеп алар да бик лаеклы 1 нче урынны алдылар. Гыйниятуллина Алсу Рафис кызы әлеге форумга укучыларын әзерләү белән беррәттән, үзе дә килгән кунаклар өчен "Милли бизәк" дип исемләнгән мастер- класс оештырды. Укучыларыбызга һәм укытучыларыбызга иҗади уңышлар теләп калабыз!
К списку новостей




