муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Лицей №35» Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районының «35нче лицей» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423584, г. Нижнекамск, ул. Бызова, д. 10Б |
Телефон: | +7(855)-536-87-30 |
E-Mail: | Litsey35n-kamsk@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Лицей №35" НМР РТ |
Руководитель: | Петрунина Назиля Расимовна |
Год основания учреждения: | 1987 |
У нас учатся: | 906 обучающихся, из них иностранных граждан 0 |
У нас учат: | 51 педагог; язык обучения: русский |
Новости
Халыкара туган тел көне
Опубликовано: 22.02.202421 февраль көнне 35нче лицейда Халыкара туган тел көненә багышланган ,, Тел-халыкның күңел көзгесе" дип исемләнгән бәйрәм үткәрелде. Төрле милләт телләрендә башкарылган укучыларның чыгышлары искиткеч матур булды. 5 нче сыйныф укучыларының ,, Ике пирожный", 10 нчы сыйныф укучыларының
,,Әни" хикәяләрен сәхнәләштереп күрсәтүләре генә дә ни тора! Мондый иҗади эшләр балаларны рухи яктан баета, үзенең халкы өчен горурлану хисе тәрбияли һәм аның тарихына, мәдәниятенә кызыксыну уята. Ә кичәбезне 35 нче лицей директоры Хуҗанбердиева Чулпан Тимергалиевна шагыйрь Зөлфәтнең ,, Туган тел хакында" шигыре белән йомгаклады. Аның туган телгә хөрмәт, туган телне саклау турында татар телендә дә, рус телендә дә булган чыгышын укучылар тын да алмый тыңладылар. Хәтта укучылар арасында да күңелләре тулып елап алучылар да булды.
Тел ачылгач, үз телеңдә әйтә алсаң: "Әни!" - дип, Тел ачылгач, үз телеңдә әйтә алсаң: "Әти!" - дип - Күзләреңә яшьләр тыгылмас, Туган телең әле бу булмас. Соң минутта үз телеңдә әйтә алсаң: "Әни!" - дип, Соң минутта үз телеңдә әйтә алсаң: "Әти!" - дип - Күзләреңә яшьләр тыгылыр - Туган телең әнә шул булыр! ЗөлфәтК списку новостей