• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Лицей-интернат №24» Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районының «24 нче лицей-интернат» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423577, Республика Татарстан, г. Нижнекамск, ул. Спортивная, 17Б
Телефон: +7(855)-542-19-94
E-Mail: l24.Nk@tatar.ru; Lint24@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Лицей-интернат №24" НМР РТ
Руководитель: Валиуллин Ильяс Рустемович
Год основания учреждения: 1993
У нас учатся: 300 учащихся, из них иностранных граждан 0
У нас учат: 33 педагога; язык обучения: русский

Жизнь в лицее №24

Шигъри сабантуй

Опубликовано: 22.10.2015

19 нчы октябрь көнне Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында  укучыларның Бөтенроссия "Шигъри  Сабантуй" бәйге фестивале узды

Яшьләрнең олы иҗатта тәүге адымнарын сынаучы, КДУ ның «Әллүки» әдәби берләшмәсенең җитәкчесе, күренекле шагыйрь Галимҗан Гыйлманов рәислегендә жюри, үз сафларында бик тә мөхтәрәм әдипләребезне һәм галимнәребезне туплады: шагыйрь Рәдиф Гаташ, балалар язучысы Рәфис Корбан, Казан дәүләт университетының татар әдәбияты кафедрасы мөдире, танылган язучы-публицист, профессор Тәлгать Галиуллин һәм күренекле әдәбият белгече, профессор Хатип Миңнегулов, Фоат Галимуллин һ.б.

Иҗади рух хөкем сөргән бу мавыктыргыч шигърият бәйгесе канатлы атлар чабышкан сабантуй аланын хәтерләтә иде. “Трибун-шагыйрь” бәйгесендә һәр катнашучы үзе язган бер шигырьне яттан сөйләргә тиеш иде. Сабиров Камил “Уйнагыз, гармуннар” шигыре белән тамашачыларны әсир итте.Бу шигырь үзенә күрә мини- спектакльне хәтерләтте. Юкка гына “Егет кешегә мең төрле һөнәр дә аз”, - димиләр икән! Милли татар киеме кигән, түбәтәйле егетебез өздереп биеп тә күрсәтте, хәтта, Фән Вәлиахмәтовка кушылып җырларга да туры килде.

Тантаналы котлау өлешен һәркем дулкынланып көтте. Ниһаять, көттергән минутлар җитте Бүләкләнүчеләр арасында беренче өчлек чыкты – бу дүртенче урынны яулаучылар иде. Араларында Түбән Кама шшәһәреннән Камил Сабиров та бар. Әгәр дә Бөтенроссия бәйгесе икәнен искәртеп үтсәк, бу – зур җиңү иде.

Җитәкчесе Рәзилә Газый кызы Тарзимина талантлы һәм тырыш укучыны әзерләп, аларга иҗат дөнҗясына юл күрсәтүе, яшьләрнең киләчәген кайгыртуы өчен ТР Язучылар берлегенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Танылган язучылар, шагыйрьләр белән аралашып, илһамланып кайткан шигырь сөюче дусларыбызга алга таба да зур уңышлар, иҗат җимешләре телибез!



К списку новостей