• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Лицей-интернат №24» Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районының «24 нче лицей-интернат» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423577, Республика Татарстан, г. Нижнекамск, ул. Спортивная, 17Б
Телефон: +7(855)-542-19-94
E-Mail: l24.Nk@tatar.ru; Lint24@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Лицей-интернат №24" НМР РТ
Руководитель: Валиуллин Ильяс Рустемович
Год основания учреждения: 1993
У нас учатся: 300 учащихся, из них иностранных граждан 0
У нас учат: 33 педагога; язык обучения: русский

Жизнь в лицее №24

Чын татар егете

Опубликовано: 09.12.2018

Татар егете нинди булырга тиеш дисезме? Мин әйтер идем, нәкъ

менә безнең Алмаз кебек!

Быел Татар егете -2018 конкурсы шартлары буенча, егетләр батыр

да, тапкыр да, үз һөнәрләрен дә күрсәтергә, укыган яки эшләгән оешмасын

да якларга тиешләр иде . Гүзәл Зөлфир кызы белән озак кына уйладык.

Кемне сайларга? Кемдә тукталырга? Унберенче класс укучысы Вахитов

Алмазны күз уңында тоттык. Лицеебызда яхшы укый, әнисе Рәзилә Әлфәт

кызы җитәкчелегендәге “Мизгел” бию ансамбленең төп солисты,

иптәшләре ихтирам итә, әти-әнисенең яраткан улы, әдәпле, татар телен

яхшы белә...

Ул безнең бик үзен-үзе күрсәтеп торырга ашкынып тормаган,әдәпле

егет буларак, тиз генә ризалашмады да әле. Менә монда минем бик яхшы

дипломат булуым ярдәм итте дә инде! Ризалыгын бирде.

Конкурска хәзерлек эшләренә керешкәч, Алмаз белән тагын да

дуслаштык, аны яңа яктан ачтык. Үзе белән таныштыруны шигырь

юлларына салдык, хәрәкәтләрне, фонны, музыканы сайлаганда бергәләп

киңәштек. Вахитовлар гаиләсе белән дә якынрак таныштык, әти-әнисе,

әби-бабасы, гаиләдәге гореф-гадәтләре турында күбрәк белдек. Алмазның

эшсөяр булуын, әтисе белән бергәләп матур йорт төзүләрен этаплап

күрдек, гаилә архивларын өйрәндек.

Финалга чыгу – үзе бер җиңү. Чөнки көндәшләр күп, берсеннән-

берсе асыл егетләр җиңү өчен көрәште. Безнең укчыбыз Алмаз Вахитов

“Иң тапкыр егет “ номинациясендщ җиңүче булды!

Акыллы, талантлы, уңган, үз телебезне камил белүче чын егет итеп

үстергәннәре, киләчәктә илебезне якларга әзер булырлык итеп тәрбияләгән

өчен әти-әниеңә, укытучыларга, тәрбиячеләргә зур рәхмәт. Алда сине зур

сынаулар, якты киләчәк көтә. Яңадан-яңа җиңүләр телибез сиңа, Алмаз!

Разиля Тарзимина



К списку новостей