Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия-интернат №13» Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 423582, г. Нижнекамск, ул. Кайманова, д. 7 |
Телефон: | +7(855)-541-27-78 |
E-Mail: | gimnaz13.nk@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Гимназия-интернат №13" НМР РТ |
Руководитель: | Зайнуллин Равиль Наильевич |
Год основания учреждения: | 1976 |
У нас учатся: | 268 обучающихся, из них иностранных граждан - 0 |
У нас учат: | 45 педагог; язык обучения - русский |
Новости гимназии-интерната №13
Котлыйбыз, кызлар!
Опубликовано: 23.04.2014Февраль аенда Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан язучылар берлеге, татар телен, әдәбиятын, мәдәниятен саклау һәм үстерү, яшь язучыларны таныту, осталыкларын үстерергә ярдәм итү максатыннан, татар телендә иҗат итүче мәктәп укучылары арасында “Илһам” бәйгесе уздырды. Һәрвакыттагыча, гимназиябез укучылары бу юнәлештә дә активлык күрсәттеләр: үз хезмәтләрен бәйгегә юлладылар: Мәхмүтова Энҗе (7А), Габдуллина Гүзәл (10А), Мәрдәншина Айзилә (11А) – “Яшь шагыйрь”, Габдуллин Әлфис (6А), Ягмырова Айгөл (10А) “Яшь прозаик” номинацияләренә җибәрделәр. Нәтиҗәләр дә озак көттермәде, “бүләкләр” җиңүчеләрен тапты. Аларны, тантаналы рәвештә тәбрикләү өчен, Казанга Г.Камал театрына чакырдылар. Ифрат күңелле, эчтәлекле һәм файдалы чара оештырылган иде. Күренекле шәхесләр белән очрашу, Казан Кремленә экскурсия барыбызга да бик ошады. Ә инде Г.Камал театры бинасындагы җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы мизгелләре онытылмаслык булды. Мәхмүтова Энҗе 2 дәрәҗә җиңүче дипломына лаек булды, калган укучыларыбызга истәлекле бүләкләр тапшырылды. Бу искиткеч матур чарадан киләчәккә яңа көч-дәрт, рухлану алып, сөенеп кайттык.
К списку новостей