Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад "Ромашка"с.Каенлы" Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | Республики Татарстан, Нижнекамский район, с. Каенлы, ул. Нагорная, д. 1 |
| Телефон: | +7(855)-544-91-29 |
| E-Mail: | DouRomach.Kaenly.Nk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ«Детский сад "Ромашка"с.Каенлы"НМР РТ |
| Руководитель: | Гарипова Резеда Фидаилевна |
| Год основания учреждения: | 1985 |
| У нас учатся: | 38 |
| У нас учат: | 5 |
Новости детского сада "Ромашка"
Безгә кунакка 64 балалар бакчасында тәрбияләнүче кызлар, малайлар килде.
Опубликовано: 29.04.2025Бүген безнең балалар бакчасында шатлыклы вакыйга. Безгә кунакка 64 балалар бакчасында тәрбияләнүче кызлар, малайлар килде.
Кунакларны каршылау балалар бакчасының өлкән төркеменнән башланып китте.Кунакларга балалар: Эсмира, Мәликә, Амелия әниләре:Алсу Азатовна, Йолдыз Тәлгатовна, Гүзәл Раиловна белән әзерләгән татар халкының милли ризыклары н :гөбәдия, чәк-чәк, өчпочмак тәкъдим иттеләр.Шулай ук зурлар төркеме тәрбиячесе кызлар белән вак бәлеш ясарга өйрәнделәр.
Сыерчык оясы ясау буенча мастер - классны зурлар төркеменә йөрүче Юнусов Камильнең әтисе Юнусов Марсель Рамилевич күрсәтте. Балалар белән бик тиз арада ясап та куйдылар.
64 балалар бакчасының тәрбиячеләре балалар белән төрле экспериментлар ясадылар."Акыллы уеннар" исемле кызыклы, мавыктыргыч уен тәкъдим иттеләр.
Шулай ук безнең "Туган як музеен" да Алиянең әбисе:Фәүзия Гусамовна белән әнисе:Айсылу Анасовна балаларга калфак тегү буенча мастер - класс үткәрделәр. Татар халкының милли киемнәре, сөлгеләре белән таныштырдылар.
Каенлы китапханәсе хезмәткәре Флера Галимзяновна балаларга күбрәк китаплар укырга өндәде. Китапханәгә кунакка чакырып калды.
Кунаклар белән аралашу музыкаль залда "Г. Тукай әкиятләренә сәяхәт" дип аталган чара белән тәмамланды.Ул барлык катнашучыларның йөрәкләренә үтеп керде.
Каенлы җирлеге башлыгы Рамис Расимович һәм аның ярдәмчесе Фәнис Мисхатович
килгән барлык кунаклар үзләренең истәлекле мизгелләре белән уртаклашып, нәни тамашачыларга бик күп уңай хисләр бүләк иттеләр.
64 балалар бакчасының мөдире Нурзия Рашитовна балаларга искиткеч татарча китаплар бүләк итте.
Бүгенге көн балаларны яңа белем һәм күнекмәләр белән баетып кына калмады, чара мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре арасында дуслык мөнәсәбәтләрен дә ныгытты.
К списку новостей





