МБОУ «Камскополянская средняя общеобразовательная школа №1» Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районының «Кама Аланы 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423564, пгт. Камские Поляны, ул. Микрорайон 1, д. 29 |
| Телефон: | +7(855)-533-90-12 |
| E-Mail: | kp1.nk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "КПСОШ №1" НМР РТ |
| Руководитель: | Мичурина Надежда Петровна |
| Год основания учреждения: | 1985 |
| У нас учатся: | 789 ученик, из них иностранных граждан 0 |
| У нас учат: | 44 педагога; язык обучения: русский |
Новостной блок
Татар теле һәм әдәбияты, Туган телләр декадасы
Опубликовано: 23.02.2015Сәрвәрова Н.Р. ның 4а сыйныфының рус төркемендә укучы балалар белән үткәрелгән дәресе Д.Аппакованың “Шыгырдавыклы башмаклар” әсәрен өйрәнүгә багышланды. Дәресне укытучы тормыш белән тыгыз бәйләде, Бөек Җиңүнең 70 еллыгы, дөньяда барган вакыйгалар турында әңгәмә оештырылды. Укучылар дәрескә әзерлекле булуларын, белем-күнекмәләрне тиешле дәрәҗәдә үзләштереп барганлыкларын, сөйләмнәрен гамәлдә куллана белүләрен күрсәттеләр. Дәрестә укытучының заманча технологияләргә нигезләнгән даими эшчәнлеге чагылды.
Сибгатуллина Ф.Ә. 5а сыйныфының рус төркемендә күрсәткән ачык дәресе бик уңышлы үтте. “Мин татарча сөйләшәм” дип исемләнгән әлеге дәреснең тәрбияви көче дә бик нәтиҗәле булды: укытучы коры фактлар гына китереп калмый, аларны җирле материал белән оста итеп бәйли, телләрне өйрәнү кирәклеген һәм зарурлыгын төшендерергә тырыша. Телләр турында бик күп өстәмә мәгълүмат бирелде. Гамәли өлеше дә уңышлы узды, укучыларның сөйләм күнекмәләрен камилләштерүгә юнәлтелгән күнегүләр бик нәтиҗәле булды. Укытучы парларда эш, индивидуаль эшне оештыру алымнарын оста итеп күрсәтә алды.
Л.Ә. Сәгыйрова 4а сыйныфының рус төркемендә Б. Рәхмәтнең “Минем дуслар” шигыре буенча дәрес күрсәтте. Дәрестә уен технологияләрен куллану алымнары ачык чагылды, ситуатив күнегүләр, фикерләү сәләтен камилләштерү үзәктә торды һәм тәрбияви максат нәтиҗәле тормышка ашырылды.
Г.И. Габделхакова 8б сыйныфының татар төркемендә “Тиңдәш кисәкләр” темасы буенча ачык дәрес үткәрде. Дәрес укучыларны БДТ на әзерләү калыбында корылган. Эндәш сүзләр һәм тиңдәш кисәкләрне тану, алар янында тыныш билгеләрен дөрес итеп куярга өйрәтү максаты тормышка ашырылды. Моның өчен укытучы күбрәк тестлар белән эшләү алымын кулланды. Җөмлә һәм биремнәрнең эчтәлеге тәрбияви максатка хезмәт итә: Татарстанда Парк һәм скверларны саклау елы игълан ителгәнлеге искәртелде һәм экологик тәрбия өстенлек итте. Өй эше иҗади характерда тәкъдим ителде.
Р.Г. Габдрахманованың ачык дәресе 3а сыйныфының рус төркемендә үтте. Ул “Без шәһәрдә яшибез” темасы буенча күсәтелде. Дәрес тулысынча заман таләпләренә туры килә. Укытучы тарафыннан биремнәр укучыларны мөстәкыйль һәм иҗади фикерләүгә өйрәтү юнәлешендә әзерләнгән. Дәрестә һәр укучы катнаша. Сөйләмнәре дөрес, темага кагылышлы җөмләләрне дөрес итеп төзиләр, ситуатив күнегүләрне уңышлы үтиләр. Төркемнәрдә эш һәр укучының дәрестә белемнәрен күрсәтергә ярдәм итә. Һәр бирем бер-берсен тулыландыра, дәреснең этаплары эзлекле, уңышлы бәйләнгән. Дәрес материалы җирле төбәк белән бәйле: биремнәр Кама Аланы турында әзерләнгән һәм өй эше дә шәһәр турында хикәя төзү белән бәйләнде. Дәрестә укучыларның белемнәрне эзлекле үзләштереп баруы чагыла.
Р.Д. Сәхипова 8 а сыйныфының рус төркемендә “Челтер-челтер чишмә ага” темасына ачык дәрес күрсәтте. Дәрес укучыларның сөйләмен үстерүгә һм экологик тәрбия бирүгә корылган. Укучылар шәһәребезнең чишмәләре турында сөйләде, табигать темасы буенча татарча аралаша белү күнекмәләрен күрсәтте. Укытучы һәр балага игътибарлы, хаталар вакытында төзәтелә, гамәли эшләр уңышлы башкарыла.
Декада кысаларында укучылар укытучылар җитәкчелегендә мәктәпкүләм, муниципаль һәм республика күләмендәге бәйгеләрдә катнаштылар.
2б сыйныфы укучысы Әхмәтҗанов Самат һәм 6б сыйныфы укучысы Шаязданова Ләйлә (җитәкче Сәләхова Р.Р.) “Җир йөзендәге тынычлык хакына” дип аталган республика бәйгесенең муниципаль этабында 2 көн дәвамында «Проза” һәм “Поэзия” номинацияләре буенча катнашты һәм сертификатка ия булды.
3б сыйныфы укучысы Гыйльманшин Йосыф (җитәкчеләре Сәләхова Р.Р., Туктарова
Р.Ш.) “Туган телем – серле тел” республикакүләм бәйгесенең йомгаклау этабына узды һәм “Иҗади казаныш” номинациясендә җиңүче дип табылды.
11 нче сыйныф укучысы Исламгалиева Инесса (укытучы Г.Ш. Гәрәева) рус телле
укучылар өчен татар теле буенча үткәрелгән республика олимпиадасында призер булу уңышына иреште.
10 нчы сыйныф укучысы Сибгатуллина Лилия (җитәкчесе Сибгатуллина Ф.Ә.) Алабуга
шәһәрендә үткәрелгән рус теле буенча региональ олимпиадада “Иң яхшы сочинение” номинациясендә 1 нче урынга лаек булды.
Туган телләр көненә багышланган “Татар телем – горурлыгым минем” дигән муниципаль
район күләмендәге сочинениеләр бәйгесендә 5б сыйныф укучысы Гәрәев Аяз һәм 6б сыйныфы укучысы Гыйззәтуллина Әдилә (укытучылары Гәрәева Г.Ш.) үзләренең иҗади эшләре белән катнашты һәм бүгенге көндә әлеге бәйгенең нәтиҗәләре көтелә.
Декаданың эше татар теле һәм әдәбияты укытучыларының “Алдынгы технологияләргә нигезләнеп, татар теле һәм әдәбиятын укыту сыйфатын күтәрү” дигән түгәрәк өстәл белән йомгакланды. Биредә укытучылар уздырылган дәрес һәм чараларга анализ ясады, тәҗрибә уртаклашты, эшчәнлекнең уңышлы һәм кимчелекле яклары, алга таба эшлисе юнәлешләр билгеләнде.
К списку новостей















