МБОУ «Камскополянская средняя общеобразовательная школа №1» Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районының «Кама Аланы 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423564, пгт. Камские Поляны, ул. Микрорайон 1, д. 29 |
| Телефон: | +7(855)-533-90-12 |
| E-Mail: | kp1.nk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "КПСОШ №1" НМР РТ |
| Руководитель: | Мичурина Надежда Петровна |
| Год основания учреждения: | 1985 |
| У нас учатся: | 789 ученик, из них иностранных граждан 0 |
| У нас учат: | 44 педагога; язык обучения: русский |
Новостной блок
Семинар
Опубликовано: 18.04.2012
Беренче сыйныфның рус төркемләрендә дәрес-викторина күрсәтелде. Ковальчук З.Н., Сәрвәрова Н.Р. әзерләгән дәрестә укучылар, төркемнәргә бүленеп, татар теленнән белгәннәре буенча көч сынаштылар.
1в сыйныфының татар төркемендә Гафиятуллина З.Х. “Әйтелү максаты ягыннан җөмлә төрләре” дигән тема буенча ачык дәрес күрсәтте.
Соңыннан укытучыларга башлангыч сыйныф укучылары белән әзерләнгән “Сабантуй күренешләре” исемле сыйныфтан тыш чара тәкъдим ителде. Чара тамашачылар, укытучылар тарафыннан җылы кабул ителде. Берләшмә җитәкчесе З.Җ. Мотыйгуллинага, 3б сыйныфы җитәкчесе, әби ролен оста итеп башкаручы Н.М. Галиуллинага укытучылар рәхмәт сүзләрен җиткереп, эшләрендә уңышлар теләделәр.
Соңыннан утырышта күрсәтелгән ачык дәресләр анализланды. Эш тәҗрибәсеннән татар теле һәм әдәбияты укытучылары Сәлахова Р.Р., Сәгыйрова Л.Ә.ның чыгышлары тыңланды.
Мәгълумати Үзәк методисты М.С. Шәфыйкова эшләнгән эшләргә йомгак ясады, алда торган бурычлар, эшләнәсе эшләр белән таныштырды.
Милли мәсьәләләр буенча директор урынбасары: Р.Р. Сәлахова
К списку новостей















