МБОУ «Камскополянская средняя общеобразовательная школа №1» Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районының «Кама Аланы 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423564, пгт. Камские Поляны, ул. Микрорайон 1, д. 29 |
| Телефон: | +7(855)-533-90-12 |
| E-Mail: | kp1.nk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "КПСОШ №1" НМР РТ |
| Руководитель: | Мичурина Надежда Петровна |
| Год основания учреждения: | 1985 |
| У нас учатся: | 789 ученик, из них иностранных граждан 0 |
| У нас учат: | 44 педагога; язык обучения: русский |
МБОУ «Камскополянская средняя общеобразовательная школа №1» Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районының «Кама Аланы 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 96 97 98 ( 99 ) 100 >>
-
В нашей школе проходила акция "Георгиевская лента" 08.05.2016

-
Конкурс рисунков на асфальте 08.05.2016

Среди 5-7 классов
1 место - 6 а класс
2 место - 7 а класс
3 место - 6 б класс
Среди 8-11 классов
1 место - 10-11 класс
2 место - 8 а класс
3 место - 9 а класс
-
Мероприятия, приуроченные к 15-летию реализации принципов Хартии Земли в Республике Татарстан 05.05.2016

С 27 по 29 апреля в 1 – 11 классах были проведены классные часы, круглые столы, викторины, приуроченные к 15-летию реализации принципов Хартии Земли в Республике Татарстан
-
Экскурсия в Камскополянский филиал Нижнекамского сварочно-монтажного колледжа 05.05.2016

29 апреля 2016 года обучающиеся 9- ых классов посетили Камскополянский филиал Нижнекамского сварочно-монтажного колледжа. В ходе экскурсии студенты колледжа во главе с заместителем заведующего филиала по воспитательной работе Мичуриной Н.П. рассказали ребятам о профессиях, которые получают студенты колледжа, провели экскурсию по мастерским и учебным кабинетам
-
Неделя добрых дел 05.05.2016

Весенняя неделя добрых дел подошла к концу. В ходе проведения Недели обучающиеся школы приняли участие в субботниках по очистке территории школы, поселковых родников, изготовили и развесили скворечники, посетили на дому ветеранов ВОв, вдов, тружеников тыла и порадовали их приятным сюрпризами, изготовленными своими руками
-
Акция «Жить и помнить». 05.05.2016

29 апреля 2016 года в преддверии празднования 71 годовщины победы в Великой отечественной войне обучающиеся 8а и 8б классов приняли участие в ежегодной акции «Жить и помнить»
-
Сибгатуллна Лилия - «Сәләткә нур булган йолдызлар» бәйгесе җиңүчесе 05.05.2016

28 нче апрель көнне Казан шәһәренең «Сәләт йортында» язучы, «Сәләт» берләшмәсе катнашучыларының мөгаллиме Флүс Латыйфи исемен йөртүче «Сәләткә нур булган йолдызлар» бәйгесе узды.
Әлеге V ачык әдәби бәйге татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның 130 еллыгына багышланган иде. Ул Татарстан Республикасының яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, Татарстан Республикасының «Сәләт» иҗтимагый яшьләр фонды, «Сәләт» яшьләр үзәге һәм «Идел» әдәби, иҗтимагый-сәяси яшьләр журналы, «Ялкын» яшьләр журналы, «Салават күпере» балалар журналы, «Таттелеком» ачык акционерлык җәмгыяте тарафыннан уздырылды.
Жюри составында Татарстан Республикасы Язучылар Берлеге әгъзалары, танылган шагыйрьләр, прозаиклар, журналистлар, мәдәният әһелләре катнашты. Җиңүчеләр өчен кызыклы очрашулар, остаханәләр дә уздырылды. Бәйгедә 12-22 яшь аралыгындагы мәктәп укучылары һәм студентлар катнаша алды. Гариза юллаган 350 катнашучыдан 51е финалга узып, кыйммәтле бүләкләргә ия булдылар. Алар арасында мәктәбебезнең горурлыгы 11 нче сыйныф укучысы Сибгатуллина Лилия проза номинациясендә 1 нче урын яулады һәм Ландыш Фәйзуллина («Идел» журналы бүлек мөхәррире) белән түгәрәк өстәл форматында очрашуда катнашты. Бу уңышка ул, әлбәттә, остазы Сибгатуллина Ф.Ә. белән бергәләп иреште.
Шигърият бәйрәме дустанә атмосферада, бик күңелле узды. Лилиягә һәм остазы Фәния Әкрамовнага алдагы тормышларында бетмәс энергия теләп калабыз. Илһам чишмәсгез саекмасын! Афәрин сезгә
-
Тукай – мәңге безнең йөрәкләрдә! 03.05.2016

Мәктәбебездә 26 нчы апрель көнне шагыйрьнең 130 еллыгына багышланган “Тукай – мәңге безнең йөрәкләрдә!” дип аталган әдәби-музыкаль кичә узды. Аны татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фәния Әкрам кызы оештырды.
Кичәгә бик кызыксынып әзерләнгән укучыларыбыз барыбызны да шигъри дөньяга алып керделәр. 3б сыйныф укучысы Әхмәтҗанов Самат матур итеп шигырь укыганда, алдыбызда кечкенә Апуш басып торган кебек булды. Сибгатуллина Лилия ярдәмендә Г.Тукайның тормыш юлы буенча сәяхәт кылдык. 5а сыйныф укучылары Валерия белән Лира «Эш беткәч уйнарга ярый”» җырын башкарды. Беренче сыйныф укучылары Сәгыйров Кәрим белән Шәрифҗанова Азалия - “Кызыклы шәкерт”, Смарунь Тимур “Бала белән күбәләк” шигырләрен сәхнәләштереп, бик оста итеп уйнадылар.2б сыйныфы укучысы Мөбәрәкшина Регина, 4б сыйныфы укучысы Гыйльманшин Йосыф шагыйрьнең балалар өчен язган әсәрләрен укыды.
Балалар “Әйт әле, күбәләк” һәм “Эш беткәч уйнарга ярый” мультфильмнарын яратып карады.
Иң кызыгы: Тукайның “Су анасы” поэмасы геройлары инглизчә сөйләште. 6б сыйныфы укучылары Г.Ф. Мингазова җитәкчелегендә “Су анасы” әкиятен инглиз телендә сәхнәләштереп күрсәтте.
Кичә ахырында яңгыраган “Туган тел” җырына барыбыз да кушылып, Тукаебызга чиксез ихтирам белдердек.
Габдулла Тукай мирасын саклау - һәрбер татарның изге бурычы һәм шушындый кичәләр киләчәк буынны милләтпәрвәрләр рухында тәрбияләүнең нигезе булып тора
-
Татарча түгәрәкләр презентациясе 03.05.2016

2015 - 2016 нчы уку елында мәктәптә "Татар фольклоры ", "Сәнгатьле сөйләм" түгәрәкләре уңышлы гына эшләп килде.
Берләшмәнең максаты - укучыларны халкыбызның гореф - гадәтләре, уеннары, җырлары, яраткан шөгыльләре, такмаклары, такмазалары белән таныштыру, балаларны төрле бәйгеләргә тарту, сәхнәдә чыгыш ясау күнекмәләре формалаштыру иде.
Берләшмә әгъзалары ел дәвамында күп төрле чараларда, бәйгеләрдә уңышлы гына чыгыш ясадылар. 2015 нче елның 8 нче ноябрендә "Чулман - Су" мәдәният йортында халкыбыз иҗатының "Сәнгатебез гасырлар нигезеннән" дигән темага бишенче халык фестивалендә 4 нче "Б" сыйныфы укучысы Гыйльманшин Йосыф "Сабантуй мизгелләре" исемле шигыре белән уңышлы чыгыш ясады һәм Диплом белән бүләкләнде.
8 нче сыйныф укучысы Салахова Алисә Фәнис кызы инде икенче ел рәттән "Шәҗәрә - истәлекләрдә"исеме астында үткәрелә торган төбәкара фәнни - гамәли конференцияләрдә катнашып, зур уңышларга ирешә. Быел да Алисәнең эшенә югары бәя биреп, аңа күп кенә истәлекле бүләкләр тапшырдылар.
Берләшмә әгъзалары мәктәп күләмендә үткәрелә торган барлык чараларда да актив катнашалар Муса Җәлилнең 110 еллык юбилеена багышланган кичәне берләшмә әгъзалары "Чаткы" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр белән бергәләп билгеләп үттеләр. Кичәдә катнашучылар бу чарадан зур канәгатьләнү хисе белән кайттылар.
Берләшмә җитәкчесе Салахова Р.Р. башлангыч сыйныф укчыларын шигырь сөйләү осталыгына өйрәтү буенча максатчан эш алып бара. Г.Тукайның 130 еллык юбилеена багышланган муниципаль конкурста Әхмәтҗанов Самат, Шаязданова Ләйлә "Тукай замандашлары" исемле бәйгедә өйрәнгән шигырләрен зур осталык белән башкардылар.
Моннан тыш, 2 нче б сыйныфы укучылары дәресләрдә татар халык җырларын, җырлы - биюле уеннарны, бишек җырларын, төрле такмаклар һәм такмазаларны яратып, теләп башкаралар. Халкыбызның рухи-мәдәни мирасы белән кызыксыналар. Күптән түгел генә татар халкының яраткан шөгыле чигү буенча үткәрелгән ачык чарада үзләренең матур эшләрен тәкъдим иттеләр.
Укучыларга алга таба да иҗади уңышлар, яңа җиңүләр теләп калабыз
-
Көйле, моңлы татар җыры» бәйгесе 03.05.2016

29 нчы апрель көнне Түбән Камада “Көйле, моңлы татар җыры” дип аталган җыр бәйгесенең гала-концерты булып узды. Бу чараны Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге җиденче тапкыр оештырды. Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама муниципаль районы бүлеге рәисе, шәһәр советы депутаты, “Шинник” спорт комплексы директоры Рөстәм Мәҗит улы Ганиев конкурсны укучы балалар арасында үткәрү тәкъдиме белән чыккан иде. Әлеге бәйгенең төп максаты – сәнгать аша телне саклау һәм рухи байлыкны яшь буынга җиткерү. Әлеге җыр бәйгесе дәвамлы булып чыкты.
Мәктәбебез укучылары Сәлахова Алисә һәм Әхмәтҗанова Айгөл әлеге чарага әзерлекне сентябрь аеннан ук башладылар. Җитәкчеләре Кадцына И.В. белән берлектә кызлар татар халык җыры “Кәрия-Зәкәрия” һәм В. Габдуллин сүзләренә язылган “Түбән Камам” җырларын өйрәнеп, бәйгедә лаеклы чыгыш ясады: алар бәйгенең “Туган телем-моңлы тел” номинациясендә җиңү яулады һәм диплом белән бүләкләнде.
Бу чараларның максаты бер: татар телен дәүләт теле буларак өйрәнү даирәсен киңәйтү; укучыларда Ватанга мәхәббәт, туган телне ярату, аның белән горурлану хисләре тәрбияләү. Шәһәребездә мондый чаралар булганда, милли традицияләребез, буыннан-буынга күчеп килүче җыр-моңнарыбыз киләчәк буынга җиткерелер















