• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомится на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное автономное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №84" Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан (МАДОУ № 84)

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423571, Республика Татарстан, город Нижнекамск, проспект Мира, дом 34
Телефон: +7(8555)-36-60-86
E-Mail: detsad-84@bk.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МАДОУ "Детский сад общеразвивающего вида №84" НМР РТ
Руководитель: Плеханова Светлана Александровна
Год основания учреждения: 1992
У нас учатся: 170
У нас учат: 21

Тәрбия гаиләдән башлана

 

Һәр тәрбияче һәм ата-ана үзенең баласының сәламәт һәм бәхетле булуын тели һәм шуңа ирешүне максат итеп куя. Әмма барыбыз да балаларны ничек итеп әдәпле, тирә-як мохиткә, табигатькә игътибарлы итеп тәрбияләү турында уйланабыз микән?
Әлбәттә, моның сере бик гадибез балаларны сәламәт яшәү рәвешенә күнектерергә тиешбез. Яман гадәтләрдән арындырырга, дөрес тукланырга, кешеләргә карата эчкерсез мөнәсәбәттә булырга, мохтаҗларга ярдәмгә килергә өйрәтергә тиешбез. Бүген җәмгыятьтә барлыкка килгән күренешләр гаиләнең әхлакый нигезе урнашуына да кире йогынты ясый: балалар һәм ата-аналар бер-берсеннән читләшә, каршылыклар көчәя һәм шуңа бәйле акыл үсешендә дә һәм үз-үзен тотышында да проблемалары барлыкка килгән балалар саны арта бара.
Психологлар һәм педагог-галимнәр әйтүенчә, файдалы гадәтләр булдыру өчен иң уңай вакытмәктәпкәчә тәрбия алу чоры. Мәгълүм булуынча, бала күп вакытын гаиләдә үткәрә. Биредә, әлбәттә, ата-ананың үз-үзен тотуы балага үрнәк булып тора. Шуңа күрә тәрбияви эшне ата-аналардан башлау дөресрәк. Моның өчен гаиләдә тынычлык, үзара ярдәмләшү, гаиләдәге кешеләр сәламәтлеге турында кайгыртуматур гадәтләрнең берсе.Безнең «Гүзәл» балалар үстерү үзәгендә бакчада һәм өйдә баланың индивидуаль сәләтен үстерүгә уңайлы шартлар тудыру өчен бакча һәм гаилә арасында уңай мөнәсәбәтләр булдыру тәрбия эшенең төп максатларыннан санала. Бу җәһәттән ата-аналар белән очрашып әңгәмәләр кору, гаиләләр белән спорт уеннары оештыру да тәрбия бирүнең төп юнәлешләренең берсе.
Бала шәхес буларак тулысынча ачылсын өчен, аның янында аны аңлаган, ягымлы сүзләр белән җылыткан, кирәк чакта яклый белгән ата-анасы булырга тиеш. Гаиләбаланың иң төп тәрбиячесе, тотрыклы гаилә традицияләре булмаган өйдә балага дөрес тәрбия биреп, аны әхлаклы итеп үстерү дә бик авыр була.
Тәрбия бирү учакларында шәҗәрә бәйрәмнәре үткәрүгә дә зур игътибар юнәлтелә. «Без сезгә бәхет телибез», «Гаилә бәйрәме» кебек матур чараларны үткәрү гадәткә керде. Гаилә әгъзалары белән бакчаларда бергә чаралар оештыру балада әдәп тәрбияләү мәсьәләләрен хәл итәргә мөмкинлек бирә. Безгә шуны онытмаска кирәк: бары тик бердәм, мәдәниятле милләт кенә җинаятьчелек, наркомания кебек начар гадәтләргә каршы тора алачак.