МАДОУ «Детский сад общеразвивающего вида №83" Нижнекамский муниципальный район Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423570, РТ, Нижнекамский район, г. Нижнекамск, ул.Баки Урманче, д.5 |
| Телефон: | +7(855)-536-02-67 |
| E-Mail: | Dou83.Nk@tatar.ru ВК: https://vk.com/club211539041 |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МАДОУ "Детский сад общеразвивающего вида №83" НМР РТ |
| Руководитель: | Гимранова Лилия Шарипяновна |
| Год основания учреждения: | 1991 |
| У нас учатся: | 181 воспитанников |
| У нас учат: | 20 педагогов |
Новости детского сада №83
Бәхетле гаилә — парлы канат!
Опубликовано: 13.05.2026Бүген Халыклар дуслыгы йортында «Мин бәхетле гаиләм белән» исемле бәйгенең соңгы, йомгаклау финалы узды. Бәйрәм гаҗәеп җылы, якты һәм дустанә мохиттә үтте.Кадерле 83 нче «Умырзая» балалар бакчасы намусын бу бәйгедә иң тату, иң үрнәк һәм бердәм Миңнегалиевлар гаиләсе югары дәрәҗәдә яклады! Алар үзләренең бердәмлекләрен, осталыкларын һәм бер-берсенә булган олы мәхәббәтләрен сәхнәдә бик матур итеп күрсәттеләр. Миңнегалиевлар гаиләсенә барлык сынауларны да уңышлы үтеп, бакчабыз исемен зурлап йөрткәннәре өчен чиксез рәхмәтебезне белдерәбез! Без сезнең белән чын күңелдән горурланабыз!
«Умырзая» балалар бакчасы коллективы һәм дуслары исеменнән Миңнегалиевларга алга таба да гаилә җылылыгы, иминлек, яңадан-яңа уңышлар һәм һәрчак шулай үрнәк булып калуларын телибез!
К списку новостей








