МАДОУ «Детский сад общеразвивающего вида №83" Нижнекамский муниципальный район Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423570, РТ, Нижнекамский район, г. Нижнекамск, ул.Баки Урманче, д.5 |
| Телефон: | +7(855)-536-02-67 |
| E-Mail: | Dou83.Nk@tatar.ru ВК: https://vk.com/club211539041 |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МАДОУ "Детский сад общеразвивающего вида №83" НМР РТ |
| Руководитель: | Гимранова Лилия Шарипяновна |
| Год основания учреждения: | 1991 |
| У нас учатся: | 181 воспитанников |
| У нас учат: | 20 педагогов |
Новости детского сада №83
Төбәкара семинар-практикум
Опубликовано: 29.10.2025«Умырзая» балалар бакчасы Түбән Кама шәһәре һәм районында татар телендә тәрбия һәм белем бирә торган бердәнбер төп мәктәпкәчә мәгариф учреждениесе. Белем һәм тәрбия бирүнең беренче баскычы булган оешма хезмәткәрләре, нәтиҗәле хезмәт итү өчен яңа идеяләр, белем-тәрбия бирүдә яңа алымнарны кулланып, балаларга туган телне һәм милли мәдәниятне кече яшьтән үзләштерегә өйрәтәләр.
Семинарның төп максаты – эш тәҗрибәсе уртаклашу аша бердәм белем бирү киңлеген булдыру булса, тәрбия һәм белем бирүне төрле яклап үстерү, туган тел һәм милли мәдәният өлкәсендә башлангыч белем бирүне тәэмин итүче уңайлы тирәлек булдыру аның бурычлары иде.
Семинар кысаларында педагоглар мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сөйләм эшчәнлеген үстерү буенча ачык шөгыльләр күрсәттеләр. «Станцияләр буйлап сәяхәт» һәм «Әкият иленә сәяхәт» белем бирү эшчәнлегендә, дәүләт телләренә өйрәтүне яңача оештырдылар, инновацион эш төрләрен гамәлгә керттеләр. Шулай ук, әлеге чара көн үзәгендәге темаларга кагылышлы чыгышлар, осталык дәресләре белән аралашып барды. Килгән һәр педагог үзенең кабатланмас тәҗрибәсе белән уртаклашты, авторлык программасын һәм әсбапларын тәкъдим итте, бәяләмә алды, эш тәҗрибәсен таратты.
Семинарның йомгаклау өлешендә методик берләшмәсе җитәкчесе Гүзәлия Ягафарова, бакчабызның өлкән тәрбиячесе Илюзә Минегәлиева нәтиҗәләр ясадылар, алар әлеге семинарны татар теле төркеме тәрбиячеләре өчен үткәрүнең әһәмиятен билгеләп үттеләр, шулай ук семинарларны үткәрү практикасына үз педагогик тәҗрибәсен тарату формаларының берсе булган осталык дәресләре югары дәрәҗәдә үтүен ассызыкладылар.
Әйтергә кирәк, семинар искиткеч җылы мохиттә үтте. Барча килгән кунакларыбыз эчкерсез рәхмәт сүзләрен, татар теленә өйрәтүне үзенчәлекле, күпкырлы эшләр кулланып, һәрдаим кабатлап кына уңай нәтиҗәгә ирешеп була, дигән фикерләрен ассызыкладылар. Шулай булсын да ул!
К списку новостей








