• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

МАДОУ «Детский сад общеразвивающего вида №83" Нижнекамский муниципальный район Республики Татарстан

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423570, РТ, Нижнекамский район, г. Нижнекамск, ул.Баки Урманче, д.5
Телефон: +7(855)-536-02-67
E-Mail: mbdou83@mail.ru ВК: https://vk.com/club211539041
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МАДОУ "Детский сад общеразвивающего вида №83" НМР РТ
Руководитель: Газизова Резида Мияссаровна
Год основания учреждения: 1991
У нас учатся: 170 воспитанников
У нас учат: 20 педагогов

Новости детского сада №83

Туган тел-2024

Опубликовано: 19.04.2024


Татарстан республикасының милли гаиләләре арасында
Оештырылган бәйге-фестиваль нәтиҗәләре
Бөек татар теле, анам теле! Кемнәр генә сиңа сокланмаган hәм мактау җырлары җырламаган?! Кемнәр генә синең ярдәмеңдә дөньяны танып белмәгән hәм үзенең уй-хисләрен башкаларга сөйләмәгән.
“Туган тел” фестивале 2018нче елда гаиләләр арасында танылды һәм 2020нче елда республикакүләм таралды. Ел саен 50-80 кеше катнаша торган бәйгедә онлайн тәртиптә җибәрелгән видеосюжетлар жюри тарафыннан бәяләнә һәм урыннар билгеләнә.
2024нче елның 19 апрелендә фестивальда ана телебезгә булган мәхәббәтебез 18 гаилә чыгышында милли моң, җыр, бию, нәфис сүз, фольклор аша яңгырады. Катнашучылар Мамадыш, Биек Тау, Мөслим, Теләче, Чиремшән, Балтач, Актаныш районнарыннан һәм Түбән Кама, Яр Чаллы шәһәрләреннән нәселдән нәселгә күчеп килгән милли хәзинәләре белән таныштырдылар.
Чыгышларны Түбән Кама шәһәре башлыгының киңәшчесе Ханов Фирдавис Гайнетзянович һәм “Аксакаллар шурасы” җитәкчесе Камалов Васил Галиевич сәламләделәр. Бакый Урманче исемендәге 2нче гимназия директоры Гаязова Айгөл Нильсоновна, мәдәният идарәсе башлыгы урынбасары Курмашева Гөлназ Ниязовна, жюри рәисе 45 нче балалар бакчасының татар һәм рус телләре тәрбиячесе Фаттахиева Гөлчәчәк Шамсивалиевна катнашучыларны алкышлар белән каршыладылар.
Балалар бакчасына килүчеләрне Мазитовлар, Газизовлар, Курбановлар, Гайнутдиновлар, Зайнуллиннар, Залакаевлар, Галиевлар, Шаиховлар гаиләләре әзерләгән “милли сандык” күргәзмәсе, милли фотозона каршы алды.
Музыка залына керүгә гаиләләр җылы милли мөхиткә чумдылар, чөнки барсы да түгәрәк чәй өстәлләре артында фестиваль тамашасын карап һәм халкыбызының элек электән уйналаган, бүгенге көндә дә яратып уйнала торган “Чума үрдәк, чума каз”, “Капкалы” уеннарында катнашып күңел ачтылар.
Хәтерләүдән курыкма син!
Үткәннәрне онытма син
Бел син ерак бабайларның
Ничек итеп көн иткәнен
Нинди уйлар, нинди моңнар
Безгә калдырып киткәнен.

“Милли моң” номинациясендә 1 урынны Түбән Кама шәһәре 64 нче балалар бакчасыннан Гилазетдиновлар гаиләсе, 2 урынны Түбән Кама шәһәре 83нче балалар бакчасыннан Минигалиевлар гаиләсе яулады.
“Милли бию” номинациясендә Каенлы авылыннан Маликовлар гаиләсе 2 нче дәрәҗәле дипломга ия булды

“Милли җыр” номинациясендә 1 нче урынны Мөслим районыннан Андреевлар гаиләсе, 2нче урынны Түбән Кама шәһәре 47нче балалар бакчасыннан Никитиннар гаиләсе, 3нче урынны Биек Тау районыннан Камалиевлар гаиләсе яулады.
“Халык фольклоры” номинациясендә Түбән Кама шәһәре 8нче балалар бакчасыннан Хатипловлар гаиләсе 1 нче дәрәҗәле дипломга, Балтач районыннан Даутовлар гаиләсе 2нче дәрәҗәле дипломга, Теләче районыннан Авхаловлар гаиләсе 3нче дәрәҗәле дипломга ия булды.
“Нәфис сүз” номинациясендә 1нче урынны Түбән Кама шәһәре 83нче балалар бакчасыннан Нуруллиннар гаиләсе, 2 нче урынны Актаныш районыннан Аюповлар гаиләсе, 3нче урынны Түбән Кама шәһәре 83нче балалар бакчасыннан Салахутдиновлар гаиләсе яулады.

​“Умырзая” исемле өлкәннәр вокаль ансамбле гаиләләргә багышлап “Гашыйк итеп сакла” һәм “Умырзая” балалар вокаль ансамбле “Татарстан илгенәм”, “Туган җиремә” җырлары белән кунакларны хозурландырдылар.
Апрель ае – халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукай ае. Ул безгә бәя биреп бетермәслек рухи байлык калдырган шагыйрь. Аның иҗатын белмәгән, аның искиткеч көчле рухына сокланмаган кеше юктыр һәм аның иҗат җимешләре фествальдә дә яңгырады.



К списку новостей