МАДОУ «Детский сад общеразвивающего вида №83" Нижнекамский муниципальный район Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 423570, РТ, Нижнекамский район, г. Нижнекамск, ул.Баки Урманче, д.5 |
Телефон: | +7(855)-536-02-67 |
E-Mail: | mbdou83@mail.ru ВК: https://vk.com/club211539041 |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МАДОУ "Детский сад общеразвивающего вида №83" НМР РТ |
Руководитель: | Гимранова Лилия Шарипяновна |
Год основания учреждения: | 1991 |
У нас учатся: | 181 воспитанников |
У нас учат: | 20 педагогов |
МАДОУ «Детский сад общеразвивающего вида №83" Нижнекамский муниципальный район Республики Татарстан - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 17 ( 18 ) 19 20 >>
-
Иҗади отчетлар 06.12.2021
Кластер технологиясен кулланып иҗади отчетлар атналыгы
-
Эниләр көне 26.11.2021
Ноябрьнең соңгы якшәмбесендә һәрберебезнең йөрәгендә иң кадерле кешегә – әнигә карата наз хисләре уята торган бәйрәм, Әниләр көне билгеләп үтелә. Безнең балалар бакчасы да әлегә бәйрәмгә әзерләнүдән читтә калмады.
Минем әни бу дөньяның
Иң чибәре, сылуы.
Нинди бәхет –
Һәр баланың
Үз әние булуы!
Минем әни, һич бәхәссез,
Иң сөйкемле әни ул!
Әйткән сүзе,
Кылган эше –Һәммәбезгә туры юл. -
"Ел тәрбиячесе 2021" 22.11.2021
22 ноябрьдә "Ел тәрбиячесе-2022" конкурсының икенче этабы старт алды. Безнең балалар бакчасыннан Сахабиева Гөлүсә Жәмил кызы катнаша. Уңышлар теләп калабыз!
-
Балалар бакчасының юбилее 09.11.2021
Юбилей - йомгак ясау, казанышлар, уңышлар, киләчәккә планнар турында уйлау вакыты. Еллар дәвамында балалар бакчасы формалашу, педагогик тәҗрибә туплау, иҗади эзләү, материаль-техник базаны камилләштерү өчен озын юл үтте.
1991-нче елда беренче татар балалар бакчасы "Умырзая" ачыла. Шул вакыттан алып, 30 ел дәвамында аның стеналарында балалар көлүе ишетелә. Еллар дәвамында күп нәрсә үзгәрде.
Ләкин һәр балага хөрмәт, мәхәббәт, дәрт, вөҗдан, инициатива һәм хезмәткәрләрнең эчкерсез кызыксынуы үзгәрешсез калды. -
Халыклар бердәмлеге көне 04.11.2021
Балалар бакчасында Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан терле чаралар уза.Тәрбиячеләр балаларга төрле милләт вәкилләре, халыклар дуслыгы турында әңгәмәләр алып бара. Балалар төрле телләрдә җыр-шигырьләр тыңлыйлар
-
Сөмбелә гүзәле 27.10.2021
27 нче октябрь көнне, 76 нчы балалар бакчасында "Сөмбелә гүзәле" бәйгесе узды. Әлеге бәйгедә безнең балалар бакчасында тәрбияләнүче Мухаметгалиева Эльвина катнашты һәм "Сөмбелә гүзәле" исеменә лаек булды. Аны бу җиңүе белән чын күңелебездән тәбрик итәбез!
-
Сөмбелә 13.10.2021
Елның сихри фасылында - көн белән төн тигезләшкән вакытта татар халкы «Сөмбелә» бәйрәмен уздырган... Ул – көзге бәйрәм, уңыш бәйрәме. Бу вакытта инде уңыш җыю эшләре тәмамлана. Табигать кышкы ялга әзерләнә. «Сөмбелә»- ул башак, иген дигән сүз. Сары чәчле, зәңгәр күзле, зифа буйлы, сүзгә тапкыр, эшкә уңган кызны да Сөмбелә дигәннәр.
-
День дошкольного работника 27.09.2021
Поздравляем с Днём воспитателя и всех дошкольных работников.
Хөрмәтле Тәрбиячеләр һәм мәктәпкәчә белем бирү хезмәткәрләре! Авыр хезмәтегездә түземлек, гаиләгездә җан тынычлыгы, тормышыгызда ак бәхетләр һәм сәламәтлек телибез! Барлык балаларыгыз да тәүфиклы, акыллы булсыннар!
Бәйрәм белән ихластан тәбриклибез. Бары бәхетләр, уңышлар һәм иҗади биеклекләр сезгә. Һәрвакыт шулай елмаюга юмарт, тәрбиягә оста, гүзәлеккә өндәүче булып калыгыз. -
Кросс нации 19.09.2021
Сегодня в нашем городе прошел масштабный спортивный праздник – Всероссийский день бега «Кросс нации – 2021» Главная цель мероприятия – пропаганда здорового образа жизни и привлечение россиян к занятиям физической культурой и различными видами спорта.
От детского сада принимали участие сотрудники: Акилова Г.Н., Халикова Ч.Н., Гумерова А.Р. -
Татарча диктант Яз 2021 08.09.2021
Башка еллардан аермалы буларак, быел «Татарча диктант» акциясе өч көн дәвам итә һәм 10-12 сентябрьдә була.
Татарстан һәм Башкортстаннан катнашучыларга диктант язу өчен төп көн 10 сентябрь була, Россия Федерациясенең башка төбәкләреннән катнашучылар диктантны 11 сентябрьдә, чит илләрдә яшәүчеләр 12 сентябрьдә яза.
Татарстаннан катнашучылар быел диктантны танылган татар язучысы, фольклорчы Гомәр Бәшировның әсәрләреннән алынган ике өзек буенча яза. Россия регионнарыннан катнашучыларга татар шагыйре һәм язучысы Ибраһим Сәлахов әсәреннән алынган өзек тәкъдим ителә.