Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №76" Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 423357, Республики Татарстан, Нижнекамский район, г. Нижнекамск, ул.Баки Урманче 26 |
Телефон: | +7(855)-530-68-49 |
E-Mail: | Dou76.Nk@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Детский сад общеразвивающего вида №76" НМР РТ |
Руководитель: | Гиндуллина Гульнара Хайрулловна |
Год основания учреждения: | 1989 |
У нас учатся: | 181 |
У нас учат: | 20 |
Новости детского сада № 76
Гостевой обмен
Опубликовано: 08.04.2025Бүген 76 нчы балалар бакчасында шатлыклы вакыйга булды, чөнки кунакка Ташлык авылы балалар бакчасыннан нәни кунаклар килде.
Кунакларны каршылау балалар бакчасының мини-музеенда башланып китте. Экскурсовод ролендә балалар булды. Алар саф татар телендә матур итеп татар халкының борынгы көнкүреш җиһазлары һәм мәдәнияте турында сөйләделәр.
8-нче, 74-нче, 76-нчы, 78-нче, 83-нче балалар бакчалары төрле юнәлешләрендә үзләренең иҗади күнекмәләре һәм тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.
Очрашуда балалар иҗат һәм мәдәният дөньясына чумдылар. Квиллинг ысулы һәм 3D-каләм белән милли бизәкләр ясау, йоннан әвәләү, мультфильмнар ясау, камырдан милли ризыклар ясау буенча мавыктыргыч мастер-классларда катнаштылар.
Чараның кульминациясе булып татар әдәбияты классигы Габдулла Тукай әкиятләренә нигезләнгән инсценировка булды. Ул барлык катнашучыларның йөрәкләренә үтеп керде. Тукай иҗаты аша без сабыйларны туган телне, туган якны яратырга, кечкенәдән белем алырга, эш сөяргә, олыларга мәрхәмәтле, кечеләргә шәфкатьле булырга өйрәтәбез.
Аксакаллар Шурасы әгъзалары һәм килгән барлык кунаклар үзләренең истәлекле мизгелләре белән уртаклашып, нәни тамашачыларга бик күп уңай хисләр бүләк иттеләр.
Очрашуда Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлекчәсе башкарма директоры Ф.Г. Ханов балаларга искиткеч татарча китаплар бүләк итте.
Бүгенге көн балаларны яңа белем һәм күнекмәләр белән баетып кына калмады, мәгариф учреждениеләре арасында дуслык мөнәсәбәтләрен дә ныгытты.
К списку новостей