• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомится на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Детский сад комбинированного вида №73" Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423571, г. Нижнекамск, пр-кт Мира, 39
Телефон: +7(855)-536-43-39
E-Mail: detsad_73@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБДОУ «Детский сад комбинированного вида №73" НМР РТ
Руководитель: Мухаметгареева Резида Ильгизовна
Год основания учреждения: 1989
У нас учатся: 190
У нас учат: 38

Балаң мәктәпкә әзерме? (әти-әниләр өчен консультация) Мәктәпкә әзерлек төркеме.

 

      Соңгы елларда мәктәптә укуның кыенлыклары, артык эш йөкләү нәтиҗәсендә укучыларның сәламәтлекләре какшау турында ачыктан-ачык сөйләшү, бәхәсләр булып тора.

         Балалар мәктәптә укый башлагач, кыенлыклар белән йөзгә-йөз очрашалар. Ата-аналарның күбесе, аларга ничек ярдәм итәргә белмичә, аптырап кала.

         Бала 5-6 яшькә җиткәч әти-әниләре аны кайсы мәктәпкә, кайчан бирү турында, таныш-белешләре белән киңәшә башлыйлар. Алар барысы да сабыйның уңышлары (хәрефләрне тануы, сәнгать мәктәбенә йөрүе, чит телләрне белүе) турында горурланып сөйлиләр. Ә аның үз-үзен тотышындагы һәм физик үсешендәге кимчелекләргә, сәламәтлегенең начар булуына артык игьтибар итмиләр. Бала мәктәптә берничә көн, атна укыгач, ата-аналарның кәефе кырыла. Чонки бик яхшы укыячак дип өметләнеп торганда, бала төрле кыенлыклар кичерә: иптәшләре белән аралаша белми, хәрефләрне һәм сүзләрне язганда бик күп хата җибәрә, укытучы аның тәртибеннән кәнагать түгел. Ул бик тиз ярсый, елый башлый. Менә шунда мәктәп һәм гаилә арасында төрле каршылыклар килеп чыга. Укытучы гаиләне, ә ата-аналар мәктәпне гаепли. Ләкин төптәнрәк уйлап карасак, кыенлыклар мәктәпкәчә яшьтәге чорда ук булган. Бала укый башлагач, өскә калкып чыккан. Чонки аның көндәлек тормышында зур үзгәрешләр барлыкка килгән, аның физик һәм психик сәламәтлегенә җитди таләпләр куелган. Уку хезмәтен шушы үзенчәлекләрне истә тотып оештырганда гына уңышка ирешергә мөмкин. 6-7 яшьтә баланың физик үсешендә кискен үзгәрешләр барлыкка килә. Аның хәрәкәт системасы (скелет, мускуллар, буыннар) интенсив рәвештә формалаша башлый. Нәкъ менә шул чорда парта артында ул 35-45 минут утырырга мәҗбүр. Дөрес утырмау, озак вакыт хәрәкәтләнмәү нәтиҗәсендә аның буй-сыны бозыла, умыртка баганасы кәкерәя. Бу яшьтьге балалар йөгерү, сикерү, чаңгыда яки тимераякта шуу кебек “катлаулы” хәрәкәтләрне оста башкарсалар да, вак мускулларны тиз генә эшкә җиңә алмыйлар. Шуңа күрә язган вакытта: “Кулым арыды, авырта” дигән сүзләр еш ишетелә. Нерв системасы хәрәкәтләрне тиешле дәрәҗәдә көйли алмый. Балага  хәрәкәтләрне төгәл һәм тиз үтәү, берничә параллель сызыкны сызу, хәрефләрен зурлыгын күз белән чамалау бик читен. Бу яшьтә йөрәк-кан тамырлары системасы да үзгәрә. Нерв системасын үзлекләре аның үз-үзен тотуында, эшчәлегендә ачык чагыла. Сабый ясаган рәсемгә карап, аның темпераментын, нерв системасының үзлекләрен белергә мөмкин.

Кул чукларының төгәл хәрәкәте матур язу өчен генә түгел, ә баш мие үсеше һәм укыганның мәгьнәсен аңлау, эчтәлеген сөйләү һ.б. күнекмәләр бирү әһәмиятлерәк. Ләкин баланың мәктәпкә әйбәт укуы өчен иң әһәмиятле шарт – аның сау-сәламәт булуы. Билгеле , аның физик үсеше, сәламәтлеге турында хәлиткеч фикерне табиб әйтә, шулай да ата-аналарга кайбер куркыныч факторларны алдан белеп тору әһәмиятле. Сәламәтлеге какшаган бала ти зарый, аның сәләте кими. 7 яшь тулган булса да, уку аның өчен авыр эшкә әверелә. Гаиләдәге хәлләр дә (ызгышу, куркыту, торак шартларының уңайлы булмавы һ.б.) укучының сәламәтлегенә тискәре йогынты ясый.