• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное автономное дошкольное образовательное учреждение "Детский сад общеразвивающего вида №72" Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423357, Республики Татарстан, Нижнекамский район, г. Нижнекамск, пр. Мира, 41.
Телефон: +7 (855) 536-44-15
E-Mail: avtonomiy72@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МАДОУ "Детский сад общеразвивающего вида №72"
Руководитель: Иноземцева Наталья Михайловна
Год основания учреждения: 1988
У нас учатся: 230
У нас учат: 25

Яңарыш алымнарын кулланып татар теленә өйрәтү

 

 

 

ЭЧТӘЛЕК

1. Кереш.

2. Мөһимлек.

3. Тел өйрәнгәндә  кулланыла торган ысуллар:

-сюжетлы- рольле уеннар һәм уенчыклар;

-рәсемнәр белән эшләү;

-хәрәкәтле уеннар, җырлар, шигырьләр.

4. Техник чаралар кулану.

5. Яңарыш алымнарын куллану.

6. Башкарылган эшнең әһәмияте.

7. Файдалынган әдәбият.

        

1. Кереш

Баланың аңы үсү, белем арту, чынбарлыкны танып белү тирәлеге киңәю һәм чын кеше булып тәрбияләнүе аның үз туган телен яхшы белүенә бәйле. Милләтенә карата олы ихтирам хисләре тәрбияләгәндә татар халкының милли мирасыннан файдалануга җитди игътибар ителергә тиеш, шунда гына мәктәпкәчә яшьтәге балаларның телне яхшы үзләштерүләренә ирешергә мөмкин. Туган тел — белеем һәм тәрбия алуга ачкыч ул. Балалар бакчаларында белеем бирү һәм тәрбия процессында иң мөһиме — балаларның кече яшьтән үк әдәби тел нормаларын сөйләмдә куллана белүләренә ирешү. Сөйләм үсүшенә нык бәйле рәвештә, мәктәпкәчә яшьтәге балаларның логик фикерләү сәләтләре, зиһеннәре, игътибарлары, танып белү эшчәнлекләре дә үсә. Шулай ук аларның әхлакый, эстетик, физик үсешләренә ирешелә, характерларында тиешле сыйфатлар формалаша.

 

2. Мөһимлек

Балаларны татар теленә өйрәтүнең төп максаты итеп үземә түбәндәге бурычларны куйдым:

1. Сүз байлыгын үстерү һәм активлаштыру.

2. Балаларда өйрәнелә торган темага кызыксыну уяту.

3. Авазлар ассоцациясе буенча эш.

4.Аралашу вакытында узара ярдәмләшү мөхитен тудыру.

5. Яңа методик алымнар куллану.

6.Грамматик күнекмәләр формалаштыру.

7. Диалогик һәм монологик сөйләм күнекмәләрен үстерү.

8.Татар балалар әдәбияты һәм фольклоры үрнәкләре белән таныштыру.

9.Татар халык мәдәнияте турында төшенчә бирү.

3. Тел өйрәнгәндә  кулланыла торган ысуллар

Туган телгә өйрәтү, сөйләм үстерү бурычларын чишкәндә өйрәтүнең төрле методлары, алымнары, чаралары кулланыла. Шундый чараларның берсе булып, бармак уеннары тора. Хәрәкәтләнү активлыгы югарырак булган саен, балаларның сөйләме тизрәк һәм яхшырак үсеш ала, сөйләм сыйфаты, төрлелеге белән аерылып тора. Бармак уеннары баш мие эшчәнлегенә, интеллект үсешенә уңай йогынты ясый. Чыннан да, физиологлар, психологлар үткәргән тикшеренүләр (Л.С. Выготский, И.П. Павлов, А.Р. Лурия, А.А. Леонтьев һ.б.) хәрәкәтләнү һәм сөйләм моторикасының үзара бәйле булуын исбатлыйл

Балалар белән эшләү дәверендә төрле предметлар тотып биюләр, уеннар киң кулланыла. Нәниләр уенчыкларны яшерәләр, эзлиләр, табалар. Мондый уеннар балаларда зур кызыксыну уята, тәрбияче күрсәткән хәрәкәтләрне балалар тырышып кабатлыйлар, “куян булып сикерәләр”, “кошлар булып очалар”, җим чүплиләр”, “аю кебек алпан-тилпән йөриләр”, “әтәч булып кычкыралар” һ.б. Бу уеннарда музыка әсәрләрен куллану балаларның фонематик ишетү сәләтен, ритмикасын, эмоциональ сферасын да баета, үстерә.

Нәниләр белән эшләгәндә “Җанлы картиналар”  куллану зур урын алып тора. “Җанлы картиналар”  - тышкы кыяфәтләрен көтмәгәндә үзгәртәләр һәм шуның белән балаларның игътибарын җәлеп итәләр. Алар эчтәлеге буенча ике-өч төрле эшчәнлек өчен кулланыла ала. Мондый очракта эшчәнлекнең аерым эпизодларын үзгәртергә кирәк. Мәсәлән, катнашучыларның санын кыскартырга яки арттырырга, яңа элементлар кертергә мөмкин. “Җанлы картиналар”ны темалар буенча сайлау мөһим: урам, йорт һәм кыргый хайваннар, кошлар, кибет һ.б. белән таныштырганда.

Балаларның игтибарын туплау, эшчәнлеккә карата кызыксыну уяту, ял иттерү (релаксация) максаты белән шигъри әсәрләргә зур игътибар бирелә. Бу әсәрләрне укыганда балалар эчтәлегенә туры китереп хәрәкәтләр ясыйлар: “яфраклар, кар бөртекләре кебек очалар”, “кер юалар, чайкыйлар, сыгалар”, “кояшны сәламлиләр”, “кояш нурлары ясыйлар” һ.б.  

Сюжетлы-рольле уеннар, уенчыклар

«Уен—кызыксыну һәм белемгә омтылу утын кабыза торган очкын ул», — В.А.Сухомлинский..

Бала уйнаганда телне өйрәнә, үзенең җитди хезмәт беләншөгыльләнгәнен сизми дә кала Уеннар дәреснең максатына юнәлдерелгән булырга тиеш. Балаларны икенче телгә өйрәткәндә, мин дидактик уеннар, лото, домино кебек уеннарны да кулланам. Бу бигрәк тә «уенчыклар», «Киемнәр», «Яшелчә һәм җиләк-җимеш» ләр темасын үткәндә файдалы.

Уенчыклардан үзәк урынны курчак алып тора. Мин аны үз эшемдә  һәрвакыт кулланам, курчак, башка балалар кебек, «телне өйрәнә». Аның белән дидактик уеннар оештырыла: «Курчакны юындыру», «Курчакны киендерү» һ.б. Курчак турында хикәя төзү дә дәрестә еш кабатлана: Бу—курчак, Аның исеме Алсу. Ул матур.

Рәсемнәр белән эшләү

Бу алымны кулланганда ачык, аңлаешлы, аз персонажлы рәсемнәр сайлыйм. Алар кызыклы, балаларның игътибарын җәлеп итәрлек булырга тиеш.Рәсемгә карап балалар әйбернең исемнәрен зиһенгә алалар, үзләренең сүзлек запасын баеталар, сөйләм телен үстерәләр. Телне өйрәнгәдә 2 төрле рәсем кулланам:

1) һәр бала өчен предметлы рәсем;

2) бөтен группа белән әңгәмә үткәрү өчен сюжетлы рәсем.

Мин дәрестә рәсем белән эшләгәндә түбәндәге максатларны куям:

1) Уенчыкларның яки предметларың исемен атап, сүзлек запасын баету.

2) Таныш рәсемгә карап, 2-3 сүздән торган җөмләләр төзү.

Рәсемнән файдаланып, татар телен өйрәнгәндә, бала башта предметның исемен, билгесен атый, эш-хәрәкәтне белдергән сүзләр ачыклана

—Бу нәрсә? Бу туп.

—Туп нинди? Туп кызыл.

—Туп нишли? Туп сикерә һ.б.

Шулай итеп, рәсемнәр буенча әңгәмәләр үткәргәндә, балаларның сүзлек запасы активлаша, ныгытыла җөмләләр кабатлана, сөйләм теле баетыла.

Хәрәкәтле уеннар, җырлар, шигырьләр

Балалар бакчасында, сүзле, җырлы түгәрәк уеннары, хәрәкәтле уеннар уйнау,шигырьләр ятлау төп алымнардан санала.Уеннарны, җырларны авазларның дөрес әйтелешен өйрәткәндә куллану да файдалы, чөнки сүзләр салмак, көйләп, иҗекләп һәм көчле тавыш белән  әйтеләләр. Мәсәлән, «Поезд» уены. Бу уен (ч) (ш) авазларын дөрес әйтергә өйрәтү максаты белән оештырыла.Телне өйрәнгәндә уеннар, шигырьләр, җырлар темага яраклаштырып сайланылса, нәтиҗәсе уңай була. Сүзле, хәрәкәтле, түгәрәк уеннарын уйнатуның төп максаты—балаларны  көндәлек уен шартларында бер—берсе белән мөстәкыйль сөйләшергә өйрәтү.    

Сүзле уеннар, җырлар, шигырьләр өйрәнү балаларның телне белү дәрәҗәләреннән чыгып һәм темаларга карап билгеләнә. Сюжетлы-рольле, түгәрәкле, хәрәкәтле уеннар үткәргәндә рольләргә бүлү гаять мөһим. Чөнки уен барышында баланың сәләте  һәм холкы бик ачык күренә. Рольләрне төрлечә бүләргә мөмкин: теге яки бу рольне балага үзем тапшырам, яисә санамыш ярдәмендә билгелим.

Санамышлар өчен балаларга аңлаешлы кыска шигырьләр сайлап алына.

Мәсәлән,

«Әлчи-бәлчи, әни күлмәк үлчи, әнә тора чыпчык, монда торма, тиз чык!»

 

4. Техник чаралар куллану

Тел өйрәнгәндә мин аудиоматериал, ноутбук кулланам. текстлар яңа сүзләр өйрәнгәндә алар миңа бик булыша. Шуңа күрә бирелгән материал тизрәк үзләштерелә, телне өйрәнгәндә уңай нәтиҗә бирә. Җырларны да язмадан тыңлау уңышлы. Җырның сүзләрен өйрәнгәндә җырның эчтәлеген аңлатам, ияреп җырларга кушам. Башта 2-3 баладан сорыйм, аннан соң күмәк кабатлыйбыз. Телевизордан татар телендә мультфильмнар карыйбыз, компьютер ярдәмендә уеннар уйныйбыз. Балалар үзләренең яраткан геройларын рәсемгә төшерәләр. Бәйрәмләр үткәргәндә мультимидия кулланам.

 

5. Яңарыш алымнарын куллану

Пиктограмма—борынгы сурәт кулланылган шартлы рәсем. Пиктограммалар—гадиләштерелгән рәсемнәр, билгеләр, тамгалар. Пиктографик язу ярдәмендә билгеле бер образны күрсәтеп була.

Мәктәптәгечә яшьтәге бала укый белми, ләкин пиктографик язуны укый ала һәм бала татар телен өйрәнә бащлый. Минем үземә һәм балаларга  пиктограммалар белән эшләү бик ошый. Нәтиҗәсе дә югары. Балаларны таныш сүзләр (рәсем-схема) кулланып җөмләләр төзергә өйрәтү бурычы куела. Бала, җөмләдәге сүзләр тәртибен схема-пиктограммадан күреп, сүзләрне искә төшерә һәм телдән җөмлә төзи.

Мәсәлән,

 «Мин алма яратам» (слайд №3)

Жөмләләр төзергә өйрәнгәннән соң, балалар ел фасыллары, хайваннар турында хикәяләр төзи башлыйлар. Бер карауда гади генә күренгән «Жөмлә  төзе» уенын бик күп темаларны үткәндә («Ел фасыллары» (слайд №4,№5), «Яшелчә бакчасында», «Жиләк-жимеш бакчасында» (слайд №6), «Йорт хайваннары», «Кыргый хайваннар» (слайд №7) һ.б.нәтиҗәле итеп кулланып була. Шартлы билгеләрне, тамгаларны төрлечә урнаштырып, бала җөмлә төзү күнекмәләрен ныгыта, эш-хәрәкәтне аңлатучы тамганың    һәрвакытта җөмләнең ахырында күрсәтергә мөмкин куелуына һәрдаим игътибар ителүе дөрес  сөйләшү күнекмәләрен тәрбияли.

Мәсәлән, табышмак төзүне  күрсәтик:

Түгәрәк, туп түгел

Сары, лимон түгел (бәрәңге).

Түгәрәк, ай түгел

Сары, май түгел

Койрыклы, тычкан түгел (шалкан). (слайд №8)

Күл һәм мәк сүзләреннән нинди яңа сүз өйрәнәбез—күлмәк, яисә сары һәм к авазын кушкач нинди сүз чыга—сарык. (слайд №9)

Схемалар һәм тамгалы карточкалар куллану шигырьләр ятлау процессын да шактый җиңеләйтә, аның эчтәлеген яхшырак һәм тизрәк аң ларга мөмкинлек тудыра. Мәсәлән, Г.Зәйнәшеваның «Яз килә», «Кыш килде»  шигырләрен өйрәнгәндә гади генә итеп төзелгән  карточка куллану,  анны бик тиз һәм аңлап үзләштерү мөмкинлеген бирә. Схема шигырь эчтәлеген билгеле бер эзлеклелектә күзалларга һәм хәтердә калдырырга булыша. Аларны куллану материриалны җиңел һәм аңлы үзләштерергә ярдәм итә, балаларны активлаштыра, игътибарын туплый, сөйләм телен үстерүгә булыша.

Мәсәлән:

Яз килә, яз килә!

Кояш елмая күктә

Түбәдән тамчы тама

Жирдә кар эреп бетә. (слайд №10,11)

Яз килә, яз килә!

Сыерчыклар кайталар

Аларга оя ясыйлар

Мәктәптәге балалар. (слайд №11)

Ап-ак тун киеп кыш килде,

Яфрак-яфрак кар ява.

Бездә кидек җылы туннар,

Куркытмый салкын һава. (слайд №12)

(Г. Зәйнәшева.)

 Татар халык мәкальләрен өйрәнгәндә, тамгалар ярдәмендә төзелгән карточкалар куллану максатка ирешүгә зур булышлык итә.

Мәсәлән, «Әткәй-шикәр, әнкәй- бал» мәкален түбәндәгечә күрсәтергә мөмкин. (слайд №13)

 Жыеп кына әйткәндә, сөйләмгә өйрәтүдә тамгалар, шартлы билгеләр, алар ярдәмендә язылган карточкалар куллану әдәби, фольклор әсәрләрне аңларга, аларны эзлекле һәм бәйләнешле, сәнгатьле итеп сөйләү күнекмәләрен ныгытуга булыша.

Р.К. Шаехованың «Раз—словечко, два—словечко» методик кулланмасын да бик теләп куланам. Китапның максаты—балаларны татар теленә өйрәтү. Телгә өйрәтүнең  үзәгендә авазлар ассоциацы методы тора, ул авазларны җиңел үзләштерергә мөмкинлек бирә. Ул түбәндәге эш төрләрен һәм бурычларны чишә ала:

- Балаларда белемгә кзыксыну, омтылу мотивациясен формалаштыру;

—уйлау сәләтен үстерү;

—дәрескә ихтибарлылык, хәтедә клдыруга ирешү;  

—сүз байлыгын үстерү:

—иҗади  сәләтен үстерү;

—предметка кзыксыну тәрбияләү.

Халкыбызның тарихы, гореф-гадәтләре, мәдәнияте, сәнгате белән таныштыру максатын күздә тотып, безнең бакчабызда татар халкының тормышын чагылдырган «Милли музей» эшләп килә. (слайд №14, 15, 16)  Бу музейда балаларны татар халкының өс-баш, аяк киемнәре, көнкүреш кирәк-яраклары белән таныштырабыз. Ул елдан-ел тулыландырыла бара. Әхлак тәрбиясе бирүдә музей балалар өчен иң яхшы кулланма, чөнки монда  һәр  әйберне тотып карап була.

Мин ата-аналар белән тыгыз элемтәдә торам. Кызыклы кичәләр үткәрәм, җыелышларда, түгәрәк өстәлләр артында чыгышлар ясыйм. Төрле бәйгеләр үткәрәм: «Сөмбелә», «Нардуган», «Нәүрүз», «Карга боткасы», «Сабан туе». (слайд № 17, 18)  Бу бәйгедә ата-аналарда бик теләп катнашалар

 

6. Башкарылган эшнең әһәмияте

Башкарылган эшләр буенча шундый нәтиҗәләр ясап була. Балаларда татар теле дәресләре : ишетеп аңлау, аралашу, иҗади үсеш, уйлау сәләтен үстерә, татар халык уеннары, бәйрәмнәре,  горреф-гадәтләре белән таныштыру-туган телебезгә,  туган җиребезгә халкыбызга мәхәббәт тудыра. Күрсәтелгән методлар белән эшләү нәтиҗәсе уңай дәрәҗәдә дип саныйм. Бу методлар балаларның уку сәләтен арттыра, алар дәрескә теләп йөриләр, Киләчәктә үземә  тагын да яңа методлар,укыту алымнары белән эшлүне максат итеп куйдым.


7. Файдаланылган әдәбият

1.    З.М. Зарипова “Татарча сөйләшәбез”

4.<span times="" new="" roman';"="">    Р.К. Шаехова “Татар теле дәресләре”. “Мәгариф” ңурналы: №9, №10, №11, №12.