• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомится на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное автономное дошкольное образовательное учреждение "Детский сад комбинированного вида 64 " НМР РТ

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423357, Республики Татарстан, г. Нижнекамск, пр. Мира, 9
Телефон: +7(855)-536-53-06
E-Mail: mdou64nk@gmail.com
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МАДОУ "Детский сад комбинированного вида №64" НМР РТ
Руководитель: Мирхазова Нурзия Рашитовна
Год основания учреждения: 1988
У нас учатся: 195
У нас учат: 28

Яңалыклар

"Без - Тукай варислары"

Опубликовано: 26.04.2021


Биш еллык тарихы булган бәйгедә быел, Түбән Кама районыннан тыш, Чаллы, Алабуга, Мамадыш, Лениногорск, Минзәлә, Менделеевск, Әлмәт, Теләче районы-шәһәрләреннән дә катнаштылар.
Бәйгедә сабыйлар гына түгел, алар белән беррәттән, әти-әниләрнең, әби-бабайлар, апа-сеңелләр, абый-энекәшләрнең дә катнашуы ямь өстенә ямь өстәде. Иҗади яңалык кертүләре исә тагын да куандырды. Аеруча, икенче «Тукай геройлары – бүгенге көндә» дип исемләнгән биремдә, рольләрне килештереп уйнаудан тыш, тамашачы күңеленә хуш килерлек итеп мультфильм төшергәннәр, үзләре дә серле әкиятчегә әверелделәр...
Нигезләмәдә куелган таләпләргә, бурычларга таянып, тиешенчә җавап биргән 14 конкурсант сайлап алынды. Әлмәт районының Югары Мактама авылындагы “Ләйсән”, шушы ук районның Түбән Мактама бистәсендәге 62 нче «Тирәк» балалар бакчасы», Чаллыдагы 33 нче, 53 нче, Мамадыштагы 12 нче “Ләйсән”, Менделеевскидагы 8 нче “Сандугачым”, Түбән Кама районының Каенлы авылындагы «Ромашка», Түбән Камадагы 1 нче, 39 нчы, 44 нче, 64 нче, 76 нчы, 83 нче, 93 нче балалар бакчаларында тәрбияләнүче балаларга бәхет елмайды: алар йомгаклау турына – финалга узды.
Варисларыбызның эшен бәяләп, беренче урынга – Түбән Камадагы 44 нче балалар бакчасыннан Камил Яруллин, икенче урынга – Түбән Камадагы 64 нче балалар бакчасыннан Наилә Шәмсетдинова, өченче урынга Әлмәт районының Түбән Мактама бистәсендәге 62 нче “Тирәк” балалар бакчасыннан Рамил Кавиев лаек булды. Калганнары төрле номинацияләрдә җиңү яулап, “Тукай варисы – 2021” титулына ия булдылар.
Шундый мәртәбәле исемнәргә лаек булуыгыз белән ихлас күңелдән тәбрик итәбез сезне, Тукай варислары! Башка еллардан аермалы буларак һәрберегезгә Тукай портреты төшерелгән статуиткалар булдырдык, исемле дипломнар, “Халкыма бүләк итәм...” дип исемләнгән, татар халкының иң яхшы җырлары тупланган дисклар һәм әлбәттә, ике дәүләт телендә нәшер ителгән китаплар сезне көтә, нәни дусларыбыз! Бүләкләрне әзерләүдә, елдагыча, үзеннән зур өлеш керткән Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура әгъзасы, Түбән Кама бүлеге җитәкчесе, шәһәребезнең мактаулы шәхесе Рөстәм Мәҗит улы Ганиевка һәм Ак калфак” хатын-кызларының иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Гөлсинә Ибраһим кызы Галиуллинага чиксез рәхмәтебезне белдерәбез. Тукай варисларын барлау, бәяләү эшендә үзегездән гаять зур өлеш кертүегез, туган телебез – татар телен Тукай бөеклегендә саклавыгыз – гаять матур күренеш. Киләчәктә дә шушы юнәлештә кулга-кул тотынышып, бердәм эшләргә язсын.
Ә Тукай варислары кайда да югалмый.



К списку новостей