Муниципальное автономное дошкольное образовательное учреждение "Детский сад комбинированного вида 64 " НМР РТ
Визитная карточка
Адрес: | 423357, Республики Татарстан, г. Нижнекамск, пр. Мира, 9 |
Телефон: | +7(855)-536-53-06 |
E-Mail: | mdou64nk@gmail.com |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МАДОУ "Детский сад комбинированного вида №64" НМР РТ |
Руководитель: | Мирхазова Нурзия Рашитовна |
Год основания учреждения: | 1988 |
У нас учатся: | 180 |
У нас учат: | 26 |
Без- дөнья балалары
Тема: Без- дөнья балалары. Автор Билалова Р.М.
Интеграцияләштерү: танып – белү, аралашу, матур әдәбит белән таныштыру, сөйләм телен үстерү, социальләштерү.
Максат: Балаларда үзара дустанә мөнәсәбәтләр тәрбияләү.
Иҗади фикерләү, сөйләм телен үстерү.
Балаларның рухи әхлакый сыйфатларын үстерүдә гомумкешелек культурасының төп компонентлары белән таныштыру.
Җиһазлау: конверт, төрле милләт киеменнән курчаклар, «Бал бабай» - хрестоматия, башмак.
Алдан башкарылган эш: мәкальләр өйрәнү, төрле милләт киемнәре рәсемен карау, шигырьләр уку, ятлау.
Сүзлек өстендә эш.
1) Актив сүзлек: чәкчәк, ипи – тоз, исәнмесез, здравствуйте.
2) Пассив сүзлек: хелло, мәрхәбә, әссәләмә галяйкүм, гарәпчә, төрекчә.
Методик алымнар:
I. Кереш өлеше.
II. Кунаклар каршылау
III. Уен «Тәрҗемә ит».
IV. Шигырь уку З. Гомәрова «Беләсең ич татарча».
V. Әңгәмә.
VI. Уен « Минем арттан кабатла».
VII. Җырлыуен «Башмакчы».
VIII. Нәтиҗә.
IX. Сюжетлы – рольле уен «Кунакларны сыйлау».
I. Кереш өлеше.
- Балалар, исәнмесез. Миңа бүген бик кызыклы хат килде. Менә ул (Конверт күрсәтә). Сез язмадыгызмы аны? (Юк). Эчтәлеге белән хәзер сезне дә таныштырып китәм.
Исәнмесез, балалар. Без төрле телдә сөйләшүче балалар. Без татарча, русча, гарәпчә, төрекчә, инглизчә исәнләшә беләбез. Ә русча, татарча бик яхшы сөйләшәбез. Бәлки әле без сезгә кунака да килербез.
Төп өлеше
- Менә шундый хат. Димәк, безгә кунаклар киләчәк. Кунакларны ничек каршы алабыз, балалар?
Балаларның якынча җаваплар:
-өй җыештырабыз, матур итеп киенәбез, елмаябыз, матур сөйләшәбез.
-Әйе, балалар. Сез әйткәннәргә өстәп : кунакларны каршы алганда ипи – тоз, чәкчәктә чыгарырлар әле.
II. Кунаклар каршылау.
Ишек шакыйлар, төрле милләт киеменнән курчаклар керә.
- Исәнмесез, балалар, өлкәннәр. Менә без дә килеп җиттек. Сез безнең хатны алгансыздыр ич?
- Исәнмесез. Хатыгызны алдык. Без кунаклар яратабыз. Рәхим итегез. Сез хатыгызда татарча, русча сөйләшә беләбез дигәнсез, аны бездә булдырабыз. Хәзер без сезгә уйнап курсәтик әле. Уен «Тәрҗемә ит» дип атала.
III. Уен «Тәрҗемә ит».
- Мин сезгә я татарча, я русча сүз әйтәм, ә сез тәрҗемәсен әйтерсез.
ипи – хлеб, алма – яблоко,
вода – су, өч – три,
әти – папа, идет – килә,
девочка – кыз,
телевизор – телевизор, ракета – ракета.
- Балалар, игътибар иттегезме, кайбер сүзләр тәрҗемә ителми. Сүзләр турындагы бер кызыклы хәл ЗаһирәГомәрованың «Беләсең ич татарча» дигән шигырен дә ачык күренә. Тыңлагыз.
IV.Шигырь уку.
Шигырь 2 – 3 тапкырукыла. Хрестоматия. «Бал бабай», 10 бит.
Беләсең ич татарча. З. Гомәрова.
Шәһәр кызы Наташа
Бер сүз белми татарча.
Гел русча эндәшә,
Карап тора Миләүшә.
«Играем», ди Наташа,
Ә Миләүшә тик тора.
«Иди сюда», дип әйтүгә,
Ишектән үкыч кына.
«Ракета», дип, «Космонавт», дип
Әйтеп куйды Наташа.
Әй, Миләүшә чабып килде:
- Беләсең ич татарча!
V.Шигырьнең эчтәлеге буенча әңгәмә.
-Шигырьдәге кызларның исемнәре ничек?
-Наташа кайдан кайткан?
-Миләүшә нинди сүзләрне аңлады?
- Менә, балалар, бер – беребезне аңлау өчен без дә башка телләрне белергә, Өйрәнергә тиеш. Килгән кунакларыбыздан башка телдә исәнләшергә булсада өйрәник әле.
VI.Уен «Минем арттанкабатла».
- Без сезне бик рәхәтләнеп өйрәтәбез. Башта сез тыңлагыз. Ә аннары безнең арттан кабатларсыз.
Исәнмесез–татарча,
Здравствуйте – русча,
Әссәләмә галяйкүм – гәрәпчә,
хелло – инглизчә,
мәрхәбә – төрекчә.
Уен балалар белән берничә кат уйналына.
VII.Хәрәкәтле уен «Башмакчы».
- Рәхмәт сезгә, кунаклар. Без инде хәзер башка телдә исәнләшә дә беләбез.Хәзер инде, безнең уенны да карап ,өйрәнеп китегез. Уеныбызның исеме «Башмакчы».
Бер бала башмакчы, ул уртада, калганнар түгәрәк ясап әйләнәләр.
Төрле һөнәрләр беләбез,
Матур итеп тегәбез.
Асыл төсле җепләр белән,
Башмак башын чигәбез.
( туктап башмакчыга җырлыйлар)
Әй, башмакчы, башмакчы,
Үзең оста такмакчы,
Син җырлама такмагын,
Бир кияргә башмагың.
(шушы сүзләрдән соң башмакчы башмакны ике бала уртасына куя.Түгәрәкне кем алдан йөгереп башмакны ала, шул башмакчы була).
VIII. Йөмгаклау.
-Рәхмәт сезгә, балалар. Әйтегез әле, бүген без нәрсәләр белдек?
-Уен уйнау кызык булдымы?
-Нинди телләрдә исәнләшергә өйрәндек?
-Өйгә кайткач әти – әниләрегезне дә өйрәтегез, яме?
- Менә балалар, төрле милләт кешеләренең телен белсәң ничек яхшы. Башка милләт кешеләрен хөрмәт итеп, алар белән дус – тату яшәргә кирәк.
IX. Интегральләштерү
Кунак курчаклар белән сюжетлы – рольле уен оештыру «Кунакларны сыйлау».