Муниципальное автономное дошкольное образовательное учреждение "Детский сад комбинированного вида 64 " НМР РТ
Визитная карточка
Адрес: | 423357, Республики Татарстан, г. Нижнекамск, пр. Мира, 9 |
Телефон: | +7(855)-536-53-06 |
E-Mail: | mdou64nk@gmail.com |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МАДОУ "Детский сад комбинированного вида №64" НМР РТ |
Руководитель: | Мирхазова Нурзия Рашитовна |
Год основания учреждения: | 1988 |
У нас учатся: | 180 |
У нас учат: | 26 |
Муниципальное автономное дошкольное образовательное учреждение "Детский сад комбинированного вида 64 " НМР РТ - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 ( 36 ) 37 38 39 40 >>
-
День знаний - 2018г. 05.09.2018
С воспитанниками МАДОУ №64 отметили праздник "День знаний"
-
День города 30.08.2018
Педагоги нашего сада участвовали в параде посвященный "Дню города"
-
Сабантуй - 2018 16.06.2018
Бүген балалар бакчасының "Сөембикә йолдызлары" бию төркеме шәһәр күләмендә уздырылган Сабантуйда катнашты. Барлыгы 12 бала чыгыш ясады. Һәр балага бәйрәм бүләге тапшырылды.
-
Балачак-уйнап-көлеп үсәр чак!" 02.06.2018
Бүген бакчабызда Балаларны халыкара яклау көненә багышланган "Балалачак-уйнап көлеп үсәр чак!" дип исемләнгән күңел ачу кичәсе уздырылды.
Зурлар төркеме балалары экият тамаша күрсәттеләр. Бәйрәм төрле кызыклы уеннар, җырлар белән үрелеп барды.
-
БАКЧАБЫЗ ҖӘЙГӘ ӘЗЕР! 22.05.2018
-
ЭКОВЕСНА - 2018 12.05.2018
-
Бөек җиңүгә - Дан! 07.05.2018
-
Бакчабызга 30 ел! 30.04.2018
Юбил е е ң белән, бакчабыз!
Язның бер матур көнендә, төгәлрәк итеп әйтсәк, 1988нче елның 28нче апрелендә шәһәребезнең Тынычлык урамында урнашкан 9нчы санлы йортта 320 урынга исәпләнгән, йөзү бассейнлы һәм иркен зур спортзалы булган «Русалочка» исемле бакча ачыла. Аның беренче җитәкчесе Измайлова Гөлшат Хәлилрахман кызы . Өлкән тәрбияче - Колесникова Вера Александровна , өлкән шәфкать туташы Колесникова Тамара Петровна , музыка җитәкчесе - Нурмөхәммәтова Гөлсинә Рафик кызы, хуҗалык эшләре мөдире Биккинина Тәскирә Хафиз кызы була.
Үз эшләрен яратып башкаручы, һәр җирдән яңалык эзләүче, махсус белемгә ия тырыш коллектив үз эшен рус телендә башлап җибәрә. Беренче хезмәткәрләр: тәрбиячеләр- Фассахутдинова Зөбәрҗәт Әлфәт кызы, Трофимова Евдокия Николаевна , пешекче - Башарова Рәйсә Гариф кызы , тәрбияче ярдәмчесе - Малашова Резидә Зайит кызы бакча ачылганның беренче көннәреннән үк җиң сызганып эшкә керешәләр.
Коллектив көннән-көн тулылана, зурая бара. Бакчада 13 төркем туплана. Коллективта алдагы көннәрдә дә горурланырдай, төпле, егәрле, инициативалы хезмәткәрләр эшли башлый: Муратова Лиля Леонтьевна, Мубаракшина Зөлфия Зөфәр кызы, Шаймухаметова Валентина Владимировна, Галимова Римма Николаевна, Хасанова Физалия Мукимовна, Шакирҗанова Халидә Фәрит кызы, Ибнагимова Радимә Миндар кызы, Буслаева Татьяна Анатольевна, Рахматуллина Нина Дмитриевна, Гарифуллина Сания Равгат кызы, Почтарева Светлана Михайловна, Хакимуллина Фәйрүзә Карам кызы, Шәрифуллина Фәүзия Габделбәр кызы. Музыка җитәкчеләре булып килгән Сания Марс кызы һәм Оксана Дмитриева һәр бәйрәмне күңелле итеп оештыра.
1989нчы елда бакчада беренче логопедия төркеме оеша. Анда Татьяна Владимирова белән Эльмира Гаяновна хезмәт куя.
1997нче елдан башлап бүгенге көнгә кадәр бакчада логопедия буенча иң оста педагогларның берсе Исламова Нурбану Фиркат кызы хезмәт куя. Логопед төркемнәрендә тәрбиячеләр булып Клара Николаевна, Римма Николаевна, Роза Асфар кызы, Нәсимә Карам кызы һәм башкалар эшли. Шул ук елны балалар бакчасында 6 яшьлек сабыйлар өчен класс оеша. Анда тәрбияче булып Рәисә Нигмат кызы Владимирова һәм тәрбияче ярдәмчесе Анисимова Александра эшли башлый.
Татар халкының милли үзаңы уяна башлауның матур җимеше булып, береенче татар төркеме оеша. Аның беренче тәрбиячеләре Миңниса Әхәт кызы белән Зөлфия Зөфәр кызы булалар.
1992 елда шәһәр халык депутатлары утырышы 64нче балалар бакчасын татар балалар бакчасы итеп үзгәртергә дигән карар кабул итә.
Рус телле хезмәткәрләр һәм балалар башка балалар бакчаларына урнаштырылып, бакчада татар телен яхшы белүче, балаларгами търбия биржане алгы планга куеп эшләүче белгечләр туплана башлый. Балалар бакчасына "Сөембикә" исме бирелә һәм ул тулы куәтенә милли рухта, татар телендә эшли башлый.
1993нче елдан урологик авыру балалар өчен махсус төркемнәр оеша башлый, 1998нче елда сауна ачыла. Төрле елларда бакчада музей, экология, юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү өчен бүлмәләр ачыла. Анда өлкән тәрбиячеләр булып эшләгән Гөлнур Хәниф кызы, Сәгадәт Сәйфулла кызы, Гөлназ Илгиз кызы, Физалия Муким кызы ның тырышлыгы зур була.
Төрле елларда бакчада эшләп киткән медицина хезмәткәрләре Петрова Филисә Альберт кызы, Морозова Татьяна Владимировна, Шарафетдинова Рузинә Җәлил кызы - балаларның сәламәлеген ныгытуда зур хезмәт куйган хезмәткәрләр.
Хәзерге көндә лаеклы ялда булган педагогларыбыз Закирова Нәсимә Зәки кызы, Карамова Гөлсем Сәмигулла кызының да балаларның иҗади сәләтләрен ачуда, талантларын үстерүдәге хезмәтләре мактауга лаек.
Бакчада 1999 елдан башлап "Сөйкемле бала бәйжесе үткәрелеп килә. Аның беренче җиңүчеләре: Исламов Рамил белән Муллахметова Миләүшә. Шул елларда күпме бала үзенең береенче җиңүенә шатланды, милли үзаңы уянды. Соңгы елларда бу бәйге муниципаль дәрәҗәгә күтәрелде. Аны оештыруда татар теле тәрбиячеләре Халидә Әхмәтҗавал кызы, Сахбетдинова Фидания Әлфәт кызы; музыка җитәкчеләре Шайдуллина Фиалка Шаяздан кызы һәм Әсхәдуллина Алсу Вәсим кызы зур тырышлыгын куя.
2003 елдан балалар бакчасында әхлак төркемнәре эшләп килә. Барлык балалар да хәләл ризык белән тәэмин ителә. әхлак төркемнәрендә познак еллар эшләгән Әхмәтова Халидә Галләм кызы һәм Хәсәнова Айсылу Искәндәр кызы, Мифтахова Гөлнара Илгизәр кызы, Гимазетдинова Гафия Әхәт кызы, Камаева Гөлнур Мөнир кызы ның эше олы рәхмәткә лаек.
Шәһәр күләмендәге төрле бәйгеләрдә безнең бакча балалары гел беренчеләр рәтендә. Ул диплом-бүләкләрнең исәбе-хисабы юк. «Умники и умницы», «Балалар иҗат фестивале» шундый чаралардан. Бакчада бию серләрен өйрәтеп озаг еллар сәхнәдә чыгышларын әзеләгән Мадьярова Эльвира Миннегасим кызы на да без бик рәхмәтле. Шәһәр Сабантуйларында да безнң балалар һәр ел саен диярлек катнашып, дәртле биюләре белән шәһәрдәшләребезне һәм кунакларны сокландыра.
Шәһәребез аксакаллары, Татар иҗтидгнья татар конгресы әгъзалары, төрле дәрәҗәдәге депутатларыбыз (Разил Вәлиев, Марс Хафизов), Казахстан, Украина кунаклары һәм башка бик күпләр бакчабызга килеп, эшебезгә югары бәя биреп киттеләр.
Дин әһелләре Рамил Юныс, Госман хәзрәт Исхакый, Җәлил Фазлыев һәм башкалар да хәер-фатихаларын калдырдылар.
Хезмәттәге югары нәтиҗәләргә ирешкәннәре һәмм тәрбия бирүдәге ухышлары өчен иң алдынгы хезмәткәрләр балалар бакчасының махсус бүләге - Сөембикә премиясе белән бүләкләнә. Менә алар: Мифтахова Наилә Нурмөхәммют кызы, Сабирҗанова Халидә Әхмәтҗавал кызы, Фаттахиева Гөлчәчки Шәмсевәли кызы, Закиров Нәсимә Зәки кызы, Мифтахова Гөлнара Илгизәр кызов, Фаттахов Әминә Хәкимулла кызы, Әхмәтова Халидә Галләх кызов, Карамова Гөлсет Сәмигулла кызы, Зарипова Римма Габдрахман кызов, Мадьярова Эльвира Минегасим кызы, Лотфуллина Гөлназ Илгиз кызы, Куртляева Айгөл Фирдәвес кызы, Шайдуллина Фиалка Шаяздан кызы, Габдуллина Ризифа Фххертдин кызы, Минабутдинова Сания Әсхәт кызы.
Озак еллар 64нче балалар бакчасы "ТАНЕКО" акционерлык берләшмәсе белән дуслык элемтәләрен саклап яши. Балалар бакчасын җиһазлауда аларның ярдәмнәре бик зур булды. Бакчадагы галокамера, сенсорик бүлмә, интерактив җиһазлар алар бүләге.
Тырыш хезмәтебез өчен иң зур бүләк - 2013 елда «Татарстанның иң яхшы билингваль балалар бакчасы» исеменә лаек булып, бер миллион сум акча белән бүләкләндек.
Уңышларыбызның нигезе - уртак хезмәтебез нәтиҗәсе. Киләчәктә дә халкыбызның киләчәге булган сабыйларны иманлы, намуслы, үз милләтенең дәвамчылары итеп тәрбияләүдә хезмәт итәргә Аллаһы Тәгалә насыйп итсен!
Айсылу Могыйзова,
бакча мөдире.
-
Без Тукай варислары! 22.04.2018
12 нче төркемнән Ахметзянова Ясмина "Без Тукай варислары!" дип исемләнгән бәйгедә катнашып "Ин сойкемле" номинациясендә җиңү яулады.
-
Сөйкемле бала -2018 20.04.2018
Бүген бакчабызда "Сөйкемле бала 2018" бәйгесенен 2 нче туры узды. Барлыгы 9 бакчадан 5-7 яшьлек балалар катнашты бу бәйгедә. Бәйгенең максаты: туган телгә, гореф гадәтләргә, әдап-әхлаккка кече яшьтән мәхәббәт тәрбияләү. Бәйгенең җиңүчеләре булып 93 бакчадан - Әмирханова Сөмбел һәм 39 нчы бакчадан Ризаев Тимур "Сөйкемле кыз" һәм "Сөйкемле бала" титулына ия булды. Аларга түбәтәй һәм калфак бүләк ителде. Калган барлык балаларга номинация бирелде.