• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомится на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №50" Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423579, Республика Татарстан, город Нижнекамск, проспект Вахитова, 6
Телефон: +7(855)-541-24-94
E-Mail: mbdou5083@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБДОУ "Детский сад общеразвивающего вида №50" НМР РТ
Руководитель: Марданшина Миляуша Хабибулловна
Год основания учреждения: 1983
У нас учатся: 141
У нас учат: 14

Балаларны милли рухта тәрбияләү өчен гаилә һәм балалар бакчасының бәйләнеше

Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитетының

“Мәктәпкәчә мәгариф идарәсе” муниципаль бюджет учреждениесе

50 нче гомуми үстерешле балалар бакчасы

 

 

 

 

 

 

 

 

 

“Балаларны милли рухта тәрбияләү өчен гаилә һәм балалар бакчасының бәйләнеше”

Әти-әниләр өчен консультация

 

 

 

 

 

                           

 

 

 

 

Төзеде: Татар һәм рус теле

тәрбиячесе Гафарова Н.В.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Татарстан Республикасы

Түбән Кама шәһәре, 2012 ел

 

 

 

Милләтеңне, телеңне, динеңне сатсаң,

Бездән калыр бары таш исем.

Тарихлардан төшеп калмыйк, дисәң,

Бу дөньяда шундый итеп яшә -

Башка милләт сиңа хөрмәт белән

Бу – татар бит, диеп баш исен.

Флёра Тарханова

Татар халкы авыр, катлаулы, тарихи юл үзган. Әмма гасыр дәвамында аның күңелендә үзен милләт буларак саклап калу, мәдәниятен үстерү теләге сакланып килгән, нәтиҗәдә үзгәртеп кору еллары башлангач та, ул игътисади проблемаларны түгел, ә милли яшәеш мәсьәләсен алга куя. Үзенең телен, мәдә-ниятен югалткан халыкның киләчәге юк. Яшәргә теләге булган һәркем үз килә-чәге хакында уйлана. Ә безнең киләчәгебез ул – безнең балаларыбыз.

Соңгы елларда балалар быкчаларында татар халкының гореф-гадәтләрен, йолаларын өйрәтүгә һәм милли бәйрәмнәрне үткәрүгә игътибар арта бара. Аларны халыкчанрак, җанлырак итүгә, яңартып, тергезеп, көнкүрешебезгә кай-таруга омтылыш көчәя.

Тәрбия һәр халыкта аның туган теле белән бергә барлыкка килгән. Күп га-сырлар буе ул кешелекне дәвам иттерү чарасы буларак, табигый ихтыяҗ булып яшәп килгән. Яшь буын өлкәннәр белән аралашкан, тормышта кирәкле күнек-мәләргә, кешеләр арасында үз-үзен тотарга, аралашырга өйрәнгән, халыкның гореф гадәтләрен, йолаларын өлкән буын ярдәме белән үзләштергән.

Бала үзен кеше итеп тойсын өчен, аңарда милли горурлык, туган телгә мә-хәббәт хисе тәрбияләргә кирәк. Шуның өчен дә мәктәпкәчә яшьтәге балаларны тәрбияләүдә халкыбызның борынгы гореф-гадәтләрен, йолаларын һәм бәйрәм-нәрен өйрәтү мөһим чараларның берсе булып тора. Ана телендә тәрбияләнгән бала гына үз милләтенә, аның теленә һәм гореф-гадәтләренә чын мәгъүнәсендә ихтирамлы була. Йола һәм гореф-гадәтләрнең алыштыргысыз тәрбияви чара булуын да истән чыгармыйк.

Балаларда милли мәдәният турында бербөтен күзаллау булдыру – туган те-леңне белү һәм шул телдә аралашу, халык авыз иҗатын белү, аларны өйрәнү, туган телдә китаплар уку, музыка тыңлау, халкыбызның символикалары белән танышу, халыкка хас әдәп кагыйдәләрен, туган як табигатен белү...

Һәр милләтнең үзенә генә хас бәйрәмнәре була. Алар халыкның милли го-рурлыгы, милли хисләр культурасын тәрбияләргә, формалаштырырга ярдәм итеп кенә калмыйлар, ә шул хисләрне кичергән кешеләрдә рухи канәгатьләнү дә тудыралар. Бәйрәмнәр халык тормышының, культурасының аерылгысыз бер элементы да булып торалар.

Тел өйрәтү белән беррәттән, балаларны татар халкының тормышы, көнкү-реше, милли йолалары, тарихы, үткәнне һәм хәзергесе белән таныштырырга да кирәк. Халык бәйрәмнәре һәр кешенең йөрәк түрендә саклана, чөнки җыр, бию, яңа көйләр башкару, очрашу-танышулар шушы көннәрдә була. Үзебезнең бала-лар бакчасында без “Сөмбелә”, “Каз өмәсе”, “Нәүрүз”, “Сабан туй”, “Карга бот-касы” һ.б. бәйрәмнәр үткәрәбез. Балалар бу бәйрәмнәргә әзерләнгәндә халык авыз иҗаты җәүһәрләреннән файдаланалар (мәкальләр, табышмаклар, сына-мышлар,җырлар, уеннар, әкиятләр һ.б.)

Мондый бәйрәмнәр ата-бабаларыбызның йолаларын балаларыбыз хәтерлә-ренә сеңдерү максытыннан оештырыла. Бу чараларны үткәргәндә балалары та-рафыннан зур эш башкарыла. Шулар аркылы бүгенге көн баласында милли тра-дицияләргә мәхәббәт тәрбияләнә.

Үткәннәребезгә күз салсак, татар халкы гомер-гомергә эшчән, әдәпле, ку-накчыл, ачык йөзле, миһербанлы булган. Матур гореф-гадәтләр, милли бәйрәм-нәр, күп төрле йолалар хезмәт кешесенә дәрт өстәгән. Без балаларны милли рухта тәрбияләп, үзебезнең бәхетле киләчәгебезне хәзерлибез, чөнки милли рухта акыл һәм гүзәллек, зәвык һәм әхлак, хезмәт һәм физик тәрбия.