муниципальное автономное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида № 49" Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы "49-нчы санлы гомуми үстерелешле балалар бакчасы" муниципаль үзидарә мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423584, Республика Татарстан, город Нижнекамск, проспект Шинников, 75А |
Телефон: | 8(8555)39-14-52 |
E-Mail: | sad49n@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МАДОУ "Детский сад общеразвивающего вида №49" НМР РТ |
Руководитель: | Хайдарова Радина Гусмановна |
Год основания учреждения: | 1983 |
У нас учатся: | 194 |
У нас учат: | 20 |
Новости детского сада №49
ТАССР төзелүгә 100 ел
Опубликовано: 15.01.2020Хөрмәтле республика халкы!
Татарстан Республикасы Президентының 2019 елның 25 сентябрендәге ПУ-572 номерлы Указы белән, Татарстан Республикасын торгызуның һәм үстерүнең мөһим тарихи этабына җәмәгатьчелек игътибарын киң җәлеп итү максатларында, 2020 ел Татарстан Республикасында Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүнең 100 еллыгы елы дип игълан ителде.
ТАССР йөзьеллыгы – Татарстан Республикасы һәм аның күпмилләтле халкы өчен әһәмиятле чор.
Бөтенроссия Үзәк Башкарма комитеты һәм РСФСР Халык Комиссарлары Советы декреты нигезендә 1920 елның 27 маенда Автономияле Татар Совет Социалистик Республикасы (АТССР) оештырыла (1937 елның 25 июнендә Татар автономиясе Советларының Гадәттән тыш XI съезды карары белән, республика исемендәге сүзләр тәртибе, Татар Автоном Совет Социалистик Республикасы (ТАССР) итеп үзгәртелә.
1990 елның 30 августында ТАССР Югары Советы «Татарстан Республикасының дәүләт суверенитеты турында» Декларация кабул итә һәм республиканың исемен «Татар Совет Социалистик Республикасы – Татарстан Республикасы» дип үзгәртә.
1992 елның 7 февраленнән республика «Татарстан Республикасы» исемен йөртә.
1992 елның 21 апрелендә РСФСР халык депутатлары съезды бу исемне раслый һәм РСФСР ның Төп Законына тиешле үзгәрешләр кертә.
Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итүгә 2019 елның 19 декабрендә Старт бирелде. 2020 елга федераль, республика, муниципаль һәм шәһәр дәрәҗәсендәге 1,5 меңнән артык вакыйга билгеләнгән.
Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек планында дүрт юнәлеш буенча 75 төп чара каралган. Беренчесе – тантаналы һәм бәйрәм чаралары, шул исәптән зур чаралар: Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлеге илләре уеннары, «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit» Халыкара икътисадый саммиты, ЮНЕСКО эгидасы астында «Мәдәниятләр күптөрлелеге – гуманитар иминлек факторы» Халыкара форумы, БРИКС илләренең токымлы шәһәрләре һәм муниципаль берәмлекләре форумы, һәм башкалар.
Икенче юнәлеш мәдәни-агарту һәм социаль әһәмияткә ия учреждениеләргә, аерым алганда, татар театрларының ил буйлап гастрольләренә, күргәзмәләргә, Татарстанның иҗат коллективларына багышланган. Өченчесе – фәнни, нәшрият һәм мәгълүмати проектлар. Дүртенче юнәлеш төзелеш, ремонт һәм төзекләндерүгә кагыла.
Йөзъеллык - ул төбәк бәйрәме генә түгел, тантаналы чаралар Мәскәүдә, Санкт-Петербургта, башка төбәкләрдә һәм чит илләрдә узачак.
Моннан тыш, «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәге бинасында Илһам Шакиров исемендәге Концерт залы ачылды. Юбилей елында Татарстан Республикасының Милли китапханәсе яңа бинага күчәчәк, элеккеге Эшчеләр (Алафузов) театры бинасын ремонтлау эшләре төгәлләнәчәк, анда «Созвездие-Йолдызлык» театры урнашачак.
Тулырак мәгълүмат белән сез http://100.tatarstan.ru/ сайтында таныша аласыз.
Татарстан Республикасы Президенты карарлары
/upload/storage/org4280/files/pub_ta_1659989(1).pdf
/upload/storage/org4280/files/pub_ta_1659837(1).pdf
Яңалыклар/Новости
http://tukay.tatar.ru/tat/novosti-3156097.htm
Хронограф
/upload/storage/org4280/files/ХРОНОГРАФ.pdf
ТАССР төзелү турында декрет
http://tukay.tatar.ru/tat/dekret-ob-obrazovanii-tassr.htm
Документлар архивы
http://100.tatarstan.ru/tat/arhiv-dokumentov.htm
Символика
http://100.tatarstan.ru/tat/simvolika.htm
ТАССР төзелүгә 100 ел
http://100.tatarstan.ru/eskiz-logotipa-100-letiya-tassr.htm
http://100.tatarstan.ru/tat/eskiz-logotipa-100-letiya-tassr.htm
К списку новостей