• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомится на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное автономное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №44 "Мирас" Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423575, г. Нижнекамск, пр-кт. Строителей, д. 32 А
Телефон: +7(855)-530-92-44
E-Mail: mbdou-44@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МАДОУ "Детский сад общеразвивающего вида №44" НМР РТ
Руководитель: Тихонова Луиза Харисовна
Год основания учреждения: 1980
У нас учатся: 272
У нас учат: 22

Консультация для родителей "Теле барның - иле бар"

Консультация для родителей

"Теле барның - иле бар"

                             Һәрбер культуралы кешенең ике төрле теле бар:

                        шуларның берсе – анасыннан өйрәнгән тел”

                              Каюм Насыйри.

 

   Татар теле ... Тугач та иң газиз кешеңнән ишетә башлаган, күп гасырлык тарихы булган,  Каюм Насыйрилар, Тукайлар нигез салган, 7 миллион халык сөйләшкән, дөньядагы иң дәрәҗәле 14 тел исәбенә кергән, чит илләрдә дә өйрәнелә торган, бүгенге көндә җитлеккән, камилләшкән, теләсә нинди катлаулы фәнне өйрәтергә мөмкинлеге булган, Моабитның таш диварлары эчендә дә тынмыйча, аның калын стеналарын тишеп чыгып, бөтен дөньяга яңгыраган, утларга – суларга салсалар да исән калган, иң – иң авыр кимсетүләргә дә түзгән, баш имәгән татар теле.

   Туган тел төшенчәсенә зур мәгънә салынган. Ул Ватан, туган җир, ата-аналар сүзләре белән бер үк дәрәҗәдә торучы бөек, изге һәм кадерле сүз. Ул телне шуңа күрә туган тел дип атыйлар да. Ул телгә баланы аның иң газиз, иң якын кешесе – анасы өйрәтә, шул телдә аңа бишек җырларын җырлый, иркәли, юата. Шуңа күрә аны халык ана теле дип атый.

   Балалар бакчасында туган телдә сөйләм формалаштыру, камилләштерү балаларга үз туган теленең матурлыгын кодрәтен аңларга, аны яратырга, халкыбызның рухи һәм иҗади байлыгын, чын тарихы белән белән кечкенәдән үк кызыксыну уятырга ярдәм итә. Ә камилләшкән бәйләнешле сөйләм – эчтәлекле, логик эзлекле дөрес сөйләм, уй-фикерне ачык һәм төгәл итеп белдерә алу чарасы ул.

   Бөек әдип Тукай телне ярата белеп яраткан. Телне ул тышкы ямь бирү чарасы, матур сүзләр җыелмасы итеп кенә карамаган, аны иң элек аралашу, тәрбия коралы итеп караган. Шуңа күрә дә телне халыкча итеп “ туган тел – матур тел”, “әткәм-әнкәмнең теле” дип атаган. Балаларыбызны үз илебездә - үз телебездә уйларга, аралашырга, сөйләшергә өйрәтү – милли балалар бакчаларының һәм ата-аналарның иң мөһим уртак бурычы ул.

   Татарстан Республикасы  Министрлар Кабинеты карары белән гамәлгә куелган 2010-2015 нче елларда Татарстан Республикасында мәгарифне үстерү стратегиясе “Киләчәк” программасы кысаларында мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә Татарстан Республикасы  дәүләт телләрен өйрәтү программасы старт алды. Татарстан Республикасы  Хөкүмәте йортында ТР Премьер-министры Илдар Халиков рәислегендә “Киләчәк” сериясенә караган яңа укыту-методик комплектлары, аларны гамәлгә кую эшчәнлеген җәелдерү проблемаларына багышланган махсус “түгәрәк өстәл” артында  сөйләшү  үткәрелде. ТР Хөкүмәте башлыгы  күтәрелгән проблеманың үтә көнүзәк  һәм дәүләти  әһәмиятен билгеләп үтте: “Без тиз арада балалар бакчаларына йөрүчеләргә  татар  һәм рус телләрен уңайлы һәм нәтиҗәле итеп өйрәнү өчен тиешле шартлар тудырырга бурычлы. Телләр үзләштерү  байлык! Республикабызның киләчәге булган балаларның  дәүләт телләрен  үзләштерү процессына мәктәпкәчә яшьтә үк старт бирү - мәктәп, югары уку йортларында белем алу этабы өчен яхшы фундамент әзерләү ул”, - диде И.Халиков. Балаларның тәкъдим ителгән укыту-методик комплектлары нигезендә шөгыльләнүләрен, беренче чиратта,  мавыктыргыч һәм югары дәрәҗәдә профессиональ итеп оештыру зарурлыгын кабат-кабат ассызыклады. Заманча педагогик технологияләр белән янәшә мультимедиа чараларын һәм Интернет мөмкинлекләреннең киң файдалану бик уңай һәм нәтиҗәле.

      Яңа укыту-методик комплектлар хакында сүз алып барганда, без татар гаиләләре өчен рус телен һәм рус гаиләләрендәге балалар өчен татар телен үзләштерүне эффектив итә торган заманча әсбаплар турында сөйлибез. Барлык балаларның да ике телне дә яхшы белүе мөһим.

     Татарстанда балалар 4-5 яшьтә рус телле балалар 62 сүз белергә, ә инде дүртенче сыйныфта аларның сүзлек запасы 1167 сүзгә җитәргә тиеш. Балалар бакчаларында дәүләт телләрен өйрәтү өчен укыту-методика комплекты төзелгән, анда тәрбиячеләр һәм ата-аналар өчен матур әдәбият җыентыклары, шулай ук татар һәм рус телләрендәге аудио-, видеоматериаллардан торган комплектлар керә. Программаны гамәлгә кертү процессында тәрбиячеләрнең һәм ата-аналарның да актив катнашуы зарур, чөнки туган телдә сөйләшергә өйрәтү гаиләдә башлана, ә мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә дәвам ителә. Балалар бакчаларында эшчәнлек төрләрендә сөйләм үсешенең сүзлек эше, сөйләмнең грамматик төзелеше өстендә эш, аваз культурасы тәрбияләү, бәйләнешле сөйләм үстерү, матур әдәбият һәм халык иҗаты белән таныштыру бурычлары хәл ителә.

      Хөрмәтле әти-әниләр, балаларның үз туган телендә, ана телендә аңлаешлы, матур, дөрес итеп сөйләшүләре - барыбызның уртак эш җимеше булсын өчен, кечкенәдән үк сабыйларда үз телендә аралашу теләге тәрбияләү бик зарур. Телне саклап калу – халыкны саклап калу ул. Күпмилләтле дәүләттә үз урыныбызны, үз культурабызны, халкыбызны саклап калыйк дисәк, иң беренче чиратта телебезне югалтмыйк. “Теле барның – иле бар” –дип юкка гына әйтмәгәннәр әби-бабаларыбыз.