• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №39" Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423585, Республика Татарстан, город Нижнекамск, проспект Химиков, дом 12В
Телефон: 8(8555) 30-50-54
E-Mail: detckiy_cad_39@mail.ru, Gulnara251977@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБДОУ "Детский сад общеразвивающего вида №39"НМР РТ
Руководитель: Давлетбаева Гульнара Халиулловна
Год основания учреждения: 1979
У нас учатся: 140
У нас учат: 14

Все новости детского сада

Аксакаллар киңәш бирә

Опубликовано: 29.03.2013

 

Нурзия Мирхазова милләтебез сабыйларын тәрбияләү белән беррәттән, милли җанлы мәгърифәтчеләрнең Шиһабетдин Мәрҗәни, Каюм Насыйри, Ризаэддин Фәхреддин, Габдулла Тукай һ.б. күренекле шәхесләрнең иҗатларын, тормыш тәҗрибәләрен өйрәнеп, үзенең көндәлек эшендә уңышлы куллана.

Милли үзаң үсешенең нигезе гаиләдә, ана теленнән башлануын белеп эш итә ул. Аның тарафыннан нәшер ителгән методик кулланмалары әнә шул хакта сөйли. Олы йөрәкле Нурзия Рашит кызы педагог кына түгел, ул – җитди психолог та. Күңеле бары изгелектә, анда олыга да, кечегә дә урын табыла. Киләчәккә ышаныч белдереп, куелган максатына ирешү өчен армый-талмый, җиң сызганып, җигелеп эшләвен белә. Тырыш хезмәте күпләргә үрнәк. Гомерен мәгариф системасына багышлаган, гаҗәеп бай тәҗрибә туплаган белгеч, әйткәнемчә үзенең тормыш девизына һәрчак тугрылыклы булып кала. Милли тәрбия, милли үзаң мәктәпкәчә яшьтә бирелә башлый. Туган илгә, телгә, халыкка мәхәббәт тәрбияләү, иман нурын тарату мәгариф системасының, аның бер буыны буларак – мәктәпкәчә белем һәм тәрбия бирү оешмаларының гаять зур, хәлиткеч бурычы булуын яхшы аңлаган педагогны 2007 елны Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитетының “Мәктәпкәчә мәгариф идарәсе” каршындагы координацион советы әгъзасы итеп билгелиләр.




К списку новостей