• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №39" Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423585, Республика Татарстан, город Нижнекамск, проспект Химиков, дом 12В
Телефон: 8(8555) 30-50-54
E-Mail: detckiy_cad_39@mail.ru, Gulnara251977@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБДОУ "Детский сад общеразвивающего вида №39"НМР РТ
Руководитель: Давлетбаева Гульнара Халиулловна
Год основания учреждения: 1979
У нас учатся: 140
У нас учат: 14

Все новости детского сада

Гадилек – үзе бер матурлык

Опубликовано: 22.04.2013

 

Нурзия Мирхазованы педагог буларак күптәннән беләм. Ул 39 нчы бакчага мин татар теле тәрбиячесе булып эшләгән чорда килде. Бергәләшеп 8 ел буе эшләдек. Нурзия ханым гади бер авыл баласы, гади бер тәрбияче булып күз алдымда тора. Ул бүгенге көндә дә гади, шул гадилеге, мәрхәмәтле, самими, кешелекле булуы белән бар кешене үзенә җәлеп итә. Аны белүчеләр – олысы да, кечесе дә хөрмәт итә. Шуның өчен дә балалар бакчасында уздырылган “Сабыйларга багышланган гомер” дип исемләнгән кичәгә мин дә ашкынып бардым. Һәм анда барып ялгышмаганмын, шулкадәр күп рухи байлык алып кайттым. Бу кичә белән генә чикләнеп калмыйча, китапханәдәге очрашуда да бик теләп катнаштым. Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдә очрашулар күп була, әмма Нурзия ханым белән очрашу, аеруча гади, самими рухта, шыгрым тулы залда узды.

Сабый балалар Нурзия апаларының шигырьләрен яратып, сәнгатьле итеп сөйләделәр. Очрашуда катнашкан яшьтәшләре, замандашлары, өлкән аксакалларыбыз Нурзиянең башкарган хезмәтенә югары бәя бирделәр. Бирмәслек тә түгел шул, гади тәрбияченең хезмәт юлындагы уңышлары сокландыра кешеләрне. Ә ул үзе башкарган эшләре, яулаган үрләре белән беркайчан да мактанмас, башын югары чөймәс.

“Уртадан аткан чәчәк” дип исемләнгән күргәзмәдә урнаштырылган китаплары, журнал битләрендә дөнья күргән мәкаләләре, газета битләрендәге шигырьләреннән ниндидер бер күңелгә якын җылылык бөркелә...

Авторның “Бүләк” китабы милли бизәлеше белән үзенә тартып тора. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Абдулла Алиш премиясе лауреаты Йолдыз Шәрәпованың бу китапка биргән бәясе бик югары. Нурзия ханым туган телен сөюче шагыйрә, аның “Туган телем” шигырендә Туган җиргә, туган илгә булган мәхәббәт, милли горурлык хисе чагылган. Ә “Болында” шигырендә сабыйларны таң атуы, бөҗәкләрнең чык суында юынуы турында шундый матур итеп яза – балаларны да чисталыкка, пөхтәлеккә чакыра.

Тәрбияви әһәмияте зур булган “Канатлы дусларым” шигырендә күчмә кошлар турында балаларга белем бирелә, алар турында кайгыртырга кирәклеге искәртелә. Кыскасы, “Бүләк” китабында урын алган һәр шигырь, һәр хикәянең тәрбия процессында әһәмияте зур. Тәрбиячеләргә генә түгел, кечкенә сабыйлары булган һәр ата-анага бу китапны укырга киңәш итәр идем.

Китапханәдәге очрашуда Нурзия Мирхазова катнаш никахлар, балалар һәм ата-ана арасында аңлашылмаучылык проблемалары күтәрелгән “Үтәлмәгән вәгъдә” повестеннан өзекләр укыды. Аның ягымлы тавышы үсмерләрне, өлкәннәрне үзенә җәлеп итте. Бирелеп тыңлап утырганнан соң күпләрне повестьнең ахыры ничек тәмамлануы кызыксындырды.

Очрашуда катнашучылар авторга гел шулай җылы бөркеп яшәвен, иҗат итүен теләп күтәренке кәеф белән таралыштылар.

 

Халидә Әхмәтова,

Туган як газетасы, 18 июнь, 2013 ел.

 

 

 



К списку новостей