• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №39" Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423585, Республика Татарстан, город Нижнекамск, проспект Химиков, дом 12В
Телефон: 8(8555) 30-50-54
E-Mail: detckiy_cad_39@mail.ru, Gulnara251977@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБДОУ "Детский сад общеразвивающего вида №39"НМР РТ
Руководитель: Давлетбаева Гульнара Халиулловна
Год основания учреждения: 1979
У нас учатся: 140
У нас учат: 14

Все новости детского сада

“Сабыйларга багышланган гомер”

Опубликовано: 03.04.2013

 

3 нче апрель көнне 39 нчы балалар бакчасында “Сабыйларга багышланган гомер” дип исемләнгән кичә уздырылды. Тирән мәгънәгә ия үтә дә эчтәлекле мероприятиедә Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитетының “Мәктәпкәчә мәгариф идарәсе” җитәкчесе Софина Ландыш Фәнисовна, профсоюз берлеге рәисе Әлфия Әзгамовна, Аксакаллар шурасы әгъзалары, микрорайон үзидарә рәисе – Ремида Мазитовна, 1,7,19,25,27,28,37,42,49,50,64 нче балалар бакчаларында хезмәт куючы мөдирләр, өлкән тәрбиячеләр, татар теле белгечләре, тәрбиячеләр, укытучылар, китапханәчеләр, “Кама таңнары” әдәби-берләшмәсе һәм Әлмәт шәһәре язучылары катнашты.

Бәйрәмне хәтерләтүче әлеге чараны, югары категорияле өлкән тәрбиячесе, җиде китап авторы Мирхазова Нурзия Рашит кызының тырыш хезмәтен зурлап иң элек Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитетының “Мәктәпкәчә мәгариф идарәсе” җитәкчесе Софина Ландыш Фәнис кызы ачып җибәрде.  

“Сабыйларга багышланган гомер” дип исемләнгән чараның күп өлеше күптән түгел дөнья күргән, инде балалар яратып өлгергән “Бүләк” китабына багышланды. Бакчабызда тәрбияләнүче сабыйлар китапка кертелгән шигырьләрен сөйләделәр.

    “Бүләк” дип исемләнгән китапның балалар өчен генә булмавын, шул ук вакытта зурларга да ярдәме тиюен, “Бүләк” китабы белән тулысынча таныш булган, инде тәрбия һәм белем бирү эшендә уңышлы кулланырга өлгергән 64 нче балалар бакчасы тәрбиячесе – Халидә Галләм кызының саллы чыгышы аша Нурзия ханымның дөрестән дә педагог-язучы булуын ассызыклады. Ул үзенең чыгышында китапка кертелгән һәрбер шигырь буенча берәр дәрес үткәрерлек, хикәяләре бигрәк тә яшь, яңа эшли башлаган белгечләргә үтә дә зур ярдәмлек булып торуын искәртте...

Сабыйлар өчен онытылмаслык затлы бүләк, Нурзия Рашит кызы әйтмешли, шәхсән үзенә дә истәлекле бүләк китерде: 2013 елның 15 гыйнваренда педагог-язучы Татарстан Язучылар берлегенең Шәйхи Маннур исемендәге мәртәбәле премиясенә лаек булды. Күбебез бу турыда “Туган як” газетасыннан укып беләбез.



К списку новостей