• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №39" Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423585, Республика Татарстан, город Нижнекамск, проспект Химиков, дом 12В
Телефон: 8(8555) 30-50-54
E-Mail: detckiy_cad_39@mail.ru, Gulnara251977@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБДОУ "Детский сад общеразвивающего вида №39"НМР РТ
Руководитель: Давлетбаева Гульнара Халиулловна
Год основания учреждения: 1979
У нас учатся: 140
У нас учат: 14

Все новости детского сада

Без - Тукай варислары

Опубликовано: 19.04.2017

Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның иҗаты күпкырлы, шуңа да З9 нчы балалар бакчасында ике көн рәттән Бөек шагыйребез иҗаты буенча эчтәлекле чара уздырылды. “Без – Тукайлы халык мәңгегә...” дип исемләнгән методик берләшмәдә (җиде ел рәттән уздырыла) тәрбиячеләргә тәҗрибә уртаклашудан тыш, викториналар, ачык шөгыльләр күрсәтү, “Гомер юлына керүчеләр” дип исемләнгән мюзиклда катнашу мөмкинлекләре тудырылса, 19 нчы апрель көнне шәһәребезнең төрле балалар бакчасында тәрбияләнүче сабыйлар (1,15, 27, 37, 39, 42, 49, 64, 74, 76, 88, 92, 93 нче һәм Югары Чаллы авылының "Алтынчәч" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр) “Без – Тукай варислары” дип исемләнгән, Г.Тукай иҗатын чагылдырган муниципаль бәйгедә көч сынаштылар. “Мин – Тукай варисы”, “Мин Тукай иҗатына гашыйк...”, “Тукай геройлары бүгенге көндә”, “Әкияттә-кунакта”, “Тукай иҗатында – табигать” дип исемләнгән биремнәр аша балалар төрле яктан уңган-булганлыкларын, тапкырлыкларын күрсәттеләр. Әйтергә кирәк, бәйгегә сабыйлар гына түгел, әти-әниләр дә яхшы хәзерлек белән килгәннәр иде. Аларның катнашуы ямь өстенә ямь өстәде, бәйрәм эчтәлеген тагы да баетты. Шуңа да урын билгеләгәндә хөкемдарларга озак кына бәхәсләшергә туры килде. Бәйрәм төсмерен алган бәйгегә, чакырылган хөрмәтле кунакларыбыз: җәмәгатьчелек оешмалары белән элемтә һәм милли мәсьәләләр бүлеге җитәкчесе Дирзизов Альберт Рифкат улы, Мәктәпкәчә мәгариф идарәсе җитәкче урынбасары Вазиева Гөлнара Фарил кызы, Бөтендөнья татар конгрессы, Түбән Кама бүлеге директоры Исмагилова Вәсилә Исмәгыйль кызы, Мәгариф ветераны Мингазов Суфиян Минһаҗ улы, Аксакаллар шурасының җаваплы сәркатибы Ганиев Мансур Корбангали улы, 37 нче балалар китапханәсе мөдире Галеева Резедә Рәис кызы, варисларыбызның эшен биш баллы система белән бәяләп, түбәндәгечә нәтиҗә чыгардылар. Хакимова Ләйлә (1 нче б/б) һәм Низамова Динә (27 нче б/б) “Иң сөйкемле Тукай варисы” номинациясендә; Мусин Самир (37 нче б/б) белән Хаеров Раил (49 нчы б/б) “Иң зәвыклы Тукай варисы” номинациясендә; Хасаншина Азалия (42 нче б/б) белән Закирова Әминә (64 нче б/б) “Иң мөләем Тукай варисы” номинациясендә; Карамова Ясминә (76 нчы б/б) белән Самигуллина Ләйлә (88 нче б/б) “Иң ягымлы Тукай варисы” номинациясендә; Зарубин Алберт (15 нче б/б) белән Гатиятов Әмир (92 нче б/б) “Иң күркәм Тукай варисы” номинациясендә; Гараев Илхан (Югары Чаллы авылы “Алтынчәч” б/б) “Иң зирәк Тукай варисы” номинациясендә җиңү яулап, диплом һәм истәлекле бүләкләргә ия булдылар. (Сүз уңаеннан кечкенә сандыкларны хәтерләтүче истәлекле бүләкләр – балалар өчен иҗат ителгән китапларын үз эченә ала “Тукай хәзинәләре” дип атала. Ул калдырган иҗат мирасы һәм андагы рухи яктылык – безнең мактанычыбыз да, горурлыгыбыз да.) Беренче урынга лаек дип табылган, иң күп балл иясе Гайнутдинова Динара (93 нче б/б) “Тукай варисы – 2017” дип язылган алтын медальгә, Ризаев Тимур (39 нчы б/б) икенче урынга һәм көмеш медальгә, Хакимханова Алинә (74 нче б/б) өченче урынга һәм бронза медальгә ия булдылар. Шулай ук аларга да дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Бәйге бөек Тукаебызның “Туган тел” җырын җырлап тәмамланды.


К списку новостей