• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №39" Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423585, Республика Татарстан, город Нижнекамск, проспект Химиков, дом 12В
Телефон: 8(8555) 30-50-54
E-Mail: detckiy_cad_39@mail.ru, Gulnara251977@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБДОУ "Детский сад общеразвивающего вида №39"НМР РТ
Руководитель: Давлетбаева Гульнара Халиулловна
Год основания учреждения: 1979
У нас учатся: 140
У нас учат: 14

Все новости детского сада

Серле рәссам/Волшебный художник

Опубликовано: 29.09.2016

29 нчы сентябрь көнне Габдулла Тукай исемендәге үзәк китапханәдә Нурзия Мирхазованың “Серле рәссам” дип исемләнгән яңа китабы буенча балалар өчен тәрбияви дәрес үткәрелде.

Китап битләренә сәяхәт кылганда күп белергә теләүче песикәй – Наян, авторның тәрбияче апаларга багышлап язган шигырен ике телдә укыды. Аннан балаларга мөрәҗәгать итеп тәрбияче апаларның күптән түгел генә булып узган бәйрәме турында мәгълүмат бирде. Кечкенә дуслары белән аралашканда балалар бакчасы тормышы турында төрледән-төрле мавыктыргыч сораулар яудырды да, Нурзия апасының “Иң матур бакча” дигән шигырен сөйләде. Ә балалар үз чиратында бик теләп җавап бирделәр.

Аннан, 15-нче балалар бакчасында тәрбияләнүче нәфис сүз осталары “Шәһәремә”, “Түбән Кама” шигырьләрен иң элек зур горурлык белән татар телендә, аннан бик матур итеп рус телендә сөйләделәр. Ә шәһәребезнең иң беренчеләрдән булып сафка баскан “Җир җиләге” балалар бакчасында тәрбияләнүче нәни дусларыбыз китапта урын алган “Канатлы дусларым”, “Болында”, “Сезнек үрнәк” шигырьләрен укып, китап битләренә сәяхәтне дәвам иттеләр.

Нурзия Мирхазова үзе язган шигырь дулкыннарында тирбәлеп, иҗат гөлләренең башкаручысын табуына сөенеп утырды. Шулай ук нәниләрне сынау өчен китап һәм китапның туган йорты - китапханә белән бәйле булган табышмаклар, сораулар бирде. Үзенең дә балалар бакчасына йөргән елларын күзаллап балачак хатирәләрен яңартты. Сабыйларга киңәшләрен, теләкләрен җиткерде. Форсаттан файдаланып нәниләргә шундый “зәвыклы һәм дә истәлекле бүләк” нәшер итүдә үзләреннән игелекле өлеш кертүче, туган телебез, туган илебез өчен янып-көеп йөрүче Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге җитәкчесе Рөстәм Мәҗит улы Ганиевка, Аксакаллар шурасы җитәкчесе Зирәк Гыйләҗ улы Шиһаповка, хөрмәтле якташы Динар Васил улы Пасыевка  рәхмәтен дә белдерде. 



К списку новостей