• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №39" Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423585, Республика Татарстан, город Нижнекамск, проспект Химиков, дом 12В
Телефон: 8(8555) 30-50-54
E-Mail: detckiy_cad_39@mail.ru, Gulnara251977@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБДОУ "Детский сад общеразвивающего вида №39"НМР РТ
Руководитель: Давлетбаева Гульнара Халиулловна
Год основания учреждения: 1979
У нас учатся: 140
У нас учат: 14

Все новости детского сада

Тукай сукмагы буйлап...

Опубликовано: 21.04.2016

Быел, юбилей елында, алдагы еллардан аермалы буларак олуг шагыйребезгә багышланган истәлекле кичәбезне бәйге формасында уздырырга булдык, уку елы башында ук методик берләшмә планына керттек. Әзерлеге ярты елга сузылган бәйгенең нигезләмәсе Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге рәисе Ганиев Рөстәм Мәҗит улы, Мәктәпкәчә мәгариф идарәсе җитәкчесе – Инга Степан кызы Багавиева, 37 нче китапханә мөдире – Резедә Рәис кызы Галеева тарафыннан хупланып расланды. Өч төп өлештән торган бәйгедә катнашу өчен теләк белдергән педагоглар гариза белән берлектә Тукай иҗатын үз эченә алган, мәктәпкәчә яшьтәге балаларга яраклаштырып төзелгән проектлар да тапшырырга тиеш булдылар. Заманча алымнар кулланып эшләнгән мөһим эчтәлекле проектлар бәйге буласы көнгә кадәр тикшерелде, өйрәнелде комиссия тарафыннан бәяләр (баллар) куелды. Икенче бирем, бераз имтиханны хәтерләтсә дә, төптән уйланылган, зур әзерлекне таләп итүче сораулар һәм җаваплардан торды. Башкача әйткәндә, бөек шагыйребез Габдулла Тукайның күпкырлы талант иясе булуын янә бер кат исбатларга ярдәм итте. Бәйрәм төсмере алган, курай моңнары белән үрелеп барган иҗади бәйгедә катнашучыларның эшен бәяләү иң авыры булгандыр, мөгаен. Жюри әъзалары, Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитетының җәмәгать оешмалары белән элемтә һәм милли мәсьәләләр бүлеге начальнигы  Дирзизов Алберт Рифкат улы, Бөтендөнья татар конгрессының (Түбән Кама бүлеге) җаваплы вәкиле Хадиуллин Мәснәви Габдулла улы, Аксакаллар шурасы әгъзасы, мәгариф ветераны – Минһаҗев Суфиян Минһаҗ улы, 37 нче китапханә мөдире – Галеева Резедә Рәис кызы, методик берләшмә җитәкчеләре – Мирхазова Нурзия Рашит кызы һәм Хайруллина Ләйсән Исрафил кызы үзләренең чыгышында бу туры да кат-кат әйтеп уздылар. Ләкин, һәрбер конкурсның үз таләпләре булган кебек, җиңүчеләрен дә, беренче, икенче, өченче урынга лаек булучыларын сайлап алу мәслихәт шул, гәрчә барысы да призлы урыннарга лаек дип табылса да. Жюри әгъзалары конкурс нәтиҗәләре буенча бер фикергә килеп, беренче урынга: Ганеева Алсу Салих кызын һәм Мингазова Римма Риф кызын (76 нчы б/б, татар теле белгечләре); икенче урынга: Шакирянова Айзирә Фәсхетдин кызын (49 нчы б/б, тәрбиячесе) һәм Буланова Резедә Әүхат кызын (39 нчы б/б тәрбиячесе); өченче урынга Аминова Айсинә Газинур кызын (1 нче б/б, тәрбияче), Ахметшина Рушания Галимҗан кызын (74 нчы б/б, татар теле белгече) һәм Латипова Ләйсән Газиз кызын (92 нче б/б тәрбиячесе) лаек дип таптылар. 64 нчы балалар бакчасы татар теле белгечләре исә (Сәхбетдинова Фидания Әлфәт кызы һәм Сабирзянова Халидә Әхмәтҗавал кызы) “Тамашачы мәхәббәтен” яуладылар. Калган барлык катнашучыларга 7,8,27,47,50,78,86,88 нче балалар бакчасы педагогларына “Иң зирәк Тукай варисы” дип исемләнгән дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.   Иҗади бәйге Туган телнең бөеклеген, аһәңле яңгырашы белән гомер буе озата баручы «Туган тел» җыры белән тәмамланды. Тәрбияви эчтәлекле бәйрәм чарасы катнашучыларның да, тамаша кылучыларның да күңеленә хуш килде. Татар шигъриятенең илебез-җиребез күгенә бер калыккан, татар халкын таныткан бөек Тукаебызның – һичкайчан батмас кояш булуы белән янә бер кат горурлык хисе кичердек.


К списку новостей