• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомится на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Детский сад общеразвивающего вида №37" Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423557, Республика Татарстан, город Нижнекамск, улица Спортивная, 3А
Телефон: 8 (8555) 42-41-06
E-Mail: detsad37nk@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБДОУ «Детский сад общеразвивающего вида №37
Руководитель: Никольская Наталья Анатольевна
Год основания учреждения: 1979
У нас учатся: 151
У нас учат: 17 педагогов

Туган телдә сөйләшәбез

Аңлатма язуы.

 

“Туган телдә сөйләшәбез” укыту –методик комплекты Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгының (23.11. 2009) 655 нче номерлы боерык нигезендә расланган “Мәктәпкәчә мәгарифнең төп гомуми белем бирү программасы  структурасына федераль дәүләт таләпләре”  (алга таба ФДТ.-авт.),Татарстан республикасының 2010-2015 елларга мәгариф системасын үстерү стратегиясе кысаларында балалар бакчаларында балаларга туган телне өйрәтүне, сөйләм үстерү, әдәби телдә сөйләшү күнекмәләре булдыру юнәлешен тормышка ашыру  максатын  күздә тотып төзелде. Ул  түбәндәге  бурычларны билгели:

- Балаларны ана телендә дөрес һәм яхшы итеп сөйләшергә өйрәтү;

- Тел системасының фонетик, лексик, грамматик төзелеше дәрәҗәләрен формалаштыру;

- Бәйләнешле сөйләм үстерү;

- Тел һәм сөйләм күренешләрен аңлау(тоемлау) сәләте булдыру

ФДТ дә билгеләнгән 4 төп тәрбия юнәлеше үсешенә нигезләнеп,

(1-“Физик үсеш”, 2- “Социаль-шәхси үсеш”, 3-“Танып белү-сөйләм үсеше”,

4- “Нәфис-нәфасәти үсеш”) комплекслы – тематик план төзелде. Ул зурлар төркемендә 39 проектны, мәктәпкә әзерлек төркемендә  31 проектны һәм шул проектлар буенча төзелгән   зурлар төркемендә 98, мәктәпкә әзерлек төркемендә 100  эшчәнлек конспектын үз эченә ала.

  “Минем бакчам”, “Мин яратам сине, Татарстан”, “Саулык –зур байлык” “Исеменә күрә-җисеме ”,  “Кунак булсаң- тыйнак бул”, “Исәнме мәктәп”, “Кояш системасы”, “Дуслык белән көчле без” , “Китап кайдан килә” һәм башка күп проектлар  балалар тормышын чагылдыручы, үсемлек һәм тереклек дөньясына кагылышлы, экологик культура, табигатькә аңлы караш, туган җиргә, телгә мәхәббәт тәрбияләүгә булышлык  итүче шигырьләр, әкиятләр, хикәяләр; нәниләрдә кешелеклелек хисләре, үз-үзеңне тоту күнекмәләре, өлкәннәргә хөрмәт тәрбияләүгә, нәрсә – яхшы, нәрсә – начар, үзара дустанә мөнәсәбәтләргә, тормыш куркынычсызлыгы нигезләренә, юл хәвефсезлеге кагыйдәләренә, табигатьтә үз-үзеңне тоту күнекмәләренә кагылышлы  эшчәнлекне үз эченә алган.   Һәр эшчәнлектә  халкыбызның тормыш сынавы аша узган тәрбия җәүһәрләре – мәкаль-әйтемнәр, сынамышлар, табышмаклар, эндәшләр алынды. Ана телебезнең матурлыгы, камиллеге һәм байлыгы гәүдәләнгән әлеге энҗе-мәрҗәннәр балаларның сөйләмен баетуда, тапкырлык-зирәклекләрен тирәнәйтүдә, иҗади фикерләү сәләтләрен үстерүдә ярдәмлек булыр дип ышанып калабыз.  

 Бу укыту-методик комплектында  ФДТ күрсәткән өч белем бирү өлкәсе карала:

-“Танып белү ” белем биру  өлкәсе  табигать, аның үзенчәлекләре, экологик бәйләнешләр белән таныштыру; балаларның ел фасыллары турындагы белемнәрен тирәнәйтү, системалаштыру; нәниләрдә экология бурычларын гамәлгә ашыруны,  туган як, өлкәннәр хезмәте турында балаларның белемнәрен тирәнәйтүне максат итеп куя. Шушы максатларны тормышка ашыруга ярдәм итүче  зурлар төркемендә 28 эшчәнлек, мәктәпкә әзерлек төркемендә  36 эшчәнлек  каралган. Балалар белән эшчәнлек  сәяхәт, күзәтү, тәҗрибәләр уздыру, төрле уеннар формасында уздырыла.

- “Аралашу” белем бирү өлкәсе нәниләрдә туган телгә мәхәббәт, матур әдәбият әсәрләре белән кызыксыну, авазларны дөрес әйтү, бәйләнешле сөйләм культурасы булдыруга, сабыйларга кара- каршы сөйләшә белү (диалогик сөйләм) күнекмәләрен камилләштерү,сәнгатьле сөйләм чараларын үзләштерүгә булышлык итү бурычларын гамәлгә ашыра. Бу белем бирү  өлкәсенә туры килгән, зурлар төркемендә 39 эшчәнлек, мәктәпкә әзерлек тәркемендә 37 эшчәнлек  тәкъдим ителә. Авазларны кабатлау, калын һәм нечкә авазларның дифференцациясе һәр эшчәнлеккә өлеш итеп кертелде.Бу өлкәдәге эшчәнлек әңгәмә, үстерелешле диалог (балалар сорау бирә, сорауларга җавап кайтара), сәхнәләштерү, өстәл театры карау, рәсемнәр, картиналар карау, алар буенча хикәя төзү, уен-викториналар; тасвирлау, үз тәҗрибәсеннән чыгып  хикәя төзү, хикәяне дәвам итеп сөйләү кебек эш формаларын күздә тота. 

- “Матур әдәбият”белем бирү өлкәсе кешеләрне һәрчак яхшыга гына өндәүче, акыллы, тапкыр булырга киңәш бирүче, авыр вакытта югалып калмаска, нык ихтыярлы, батыр йөрәкле булырга өйрәтүче,  яшь үзенчәлекләрен искә алып сайланган шигырьләр, хикәяләр, әкиятләр белән танышуны, балаларны әдәби телдә сөйләшергә өйрәтүне максат итеп куя.  Бу белем бирү өлкәсе зурлар төркемендә  31 эшчәнлекне, мәктәпкә әзерлек төркемендә 30 эшчәнлекне  үз эченә ала. Эшчәнлек матур әдәбият әсәрләрен уку, эчтәлеген сөйләү, ятлау кебек эш формалары кулланып оештырыла..

Укыту- методик комплекты ФДТ дә күрсәтелгән 10 белем бирү өлкәсе: (“Сәламәтлек”, “Физик культура”, Социальләштерү”, “Хезмәт”, “Куркынычсызлык”, “Танып – белү”, “Аралашу”, “Матур әдәбият уку”, “Иҗат”, “Музыка”) буенча куелган бурычларны күздә тотып эшләнде. Һәм алар турыдан-туры бердәм белем бирү эшчәнлеге  стуктурасында интегральләштереп  бирелде.

 Укыту-методик комплектында тупланган материал балалар бакчасы педагогларына  балаларның сөйләмен үстерү, тирә - юнь, матур әдәбият әсәрләре белән таныштыру максатында гына түгел рәсем ясау, әвәләү, кул хезмәте, конструкцияләү, эксперимент эшләре, кисеп ябыштыру, музыка, физкультура  эшчәнлекләрендә, иртән балаларны  кабул итү, саф һавада булу, табигатьне күзәтү вакытында, әти-әниләр белән бердәм эшчәнлектә кулланылыр һәм ныгытылыр дип өметләнәбез.  

“Туган телдә сөйләшәбез” - балаларыбызга халкыбызның тел хәзинәсен тирәнтен аңларга, кеше өчен газиз булган туган җиргә, туган телебезгә мәхәббәт, әти-әниләргә, өлкәннәргә карата хөрмәт- итәгать  тәрбияләргә, үзләрендә хезмәт сөю, тыйнаклылык, шәфкатьлелек кебек күркәм сыйфатлар булдырырга ярдәм итәр дип ышанасы килә.

Шушы җирдән, шушы туфрактан без.

Китә калсак үзгә бер якка,

Өянкеләр җырлап, таллар елап,

Сандугачлар моңы озата. – дип шагыйрә К. Булатованың  шигырен

укыганда, балаларга  туган җир, туган туфрак, туган телнең изгелеген, өянкеләрнең кайчан җырлаганын, талларның ничек итеп итеп елаганын, сандугачларның моңы ничек итеп күңелне кузгатканын   аңлата алсак без үз максатыбызга ирешкән булырбыз.

 

Тәрбиячегә ярдәмлек  йөзеннән сөйләм үстерү методикасы бирелә.

 

Матур әдәбият әсәрләрен уку методикасы:

1). Әдәби  әсәрне сәнгатьле итеп уку.

2). Әдәби әсәрне максат куеп уку.

3). Әдәби әсәр эчтәлеге  буенча әңгәмә уздыру.

4). Әдәби әсәрне кабатлап уку.

 

Матур әдәбият әсәрләренең эчтәлеген сөйләү методикасы:

1). Әдәби әсәрне сәнгатьле итеп уку.

2). Аңлашылмаган сүзләрне аңлату.

3). Әдәби әсәрне максат куеп уку.

4).  Эчтәлеге буенча әңгәмә уздыру.

5). Әдәби әсәрне кабатлап уку.

6). Балалар тарафыннан әсәрнең эчтәлеген сөйләү. (5-6 бала)

 

Шигырь ятлау методикасы:

1). Шигырьне сәнгатьле итеп уку.

2). Шигырьне максат куеп уку.

3). Шигырь эчтәлеге буенча әңгәмә.

4).  Шигырьне кабатлап уку.

5).  Балалар тарафыннан әсәрнең эчтәлеген сөйләү. (5-6 бала.)

 

Тасвирлау хикәяләре төзү планы:

1). Бу нәрсә?

2).  Нинди өлешләрдән тора?

3). Нәрсәдән ясалган? (нинди материал?)

4). Ни өчен кирәк?

 

Рәсем буенча хикәя төзеп сөйләү:

( Мурашковска И.Н. методикасы. )

1 адым-“Бүл” (Рәсемдә кем нәрсә күрә, һәрбер бала аерым –аерым әйтә, тәрбияче схематик рәвештә балалар күргән һәм әйткән рәсемнәрне түгәрәккә алып тактага ясый.)

2 адым – “Әйдә” (Балаларга эчтәлеге белән туры килгән ике рәсемне кушарга тәкъдим ителә һәм ни өчен дигән сорауга тулы җөмлә белән җавап бирүләре сорала.)

3 адым – “Нинди тавышлар ишетәсең?” ( Уй белән рәсем эченә керү, сорауга җавап бирү.)

4 адым – “Нинди исләр тоясың?” (  Уй белән рәсем эченә керү, сорауга җавап бирү)

5адым –“Рәсемдәге әйберләрнең сыйфатларын әйтү”. (Уй белән рәсем эченә керү, сорауга җавап бирү)

6 адым – Хикәя төзү. (Биш адымны берләштерү)