• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомится на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Детский сад общеразвивающего вида №37" Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423557, Республика Татарстан, город Нижнекамск, улица Спортивная, 3А
Телефон: 8 (8555) 42-41-06
E-Mail: detsad37nk@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБДОУ «Детский сад общеразвивающего вида №37
Руководитель: Никольская Наталья Анатольевна
Год основания учреждения: 1979
У нас учатся: 151
У нас учат: 17 педагогов

Уйный-уйный үсәбез

          

                                           Бергә-бергә гөрләшеп, уйнап күңел ачабыз!

 

Мәктәпкәчә тәрбия учрежденияләренең төп бурычы- балаларны рухи яктан бай, әхлаклы, физик яктан сәләмәт итеп үстерү. Бу бурычлар төрле юллар белән тормышка ашырыла. Ә шулар арасында иң әһәмиятлесе, үтемлесе һәм нәтиҗәлесе – уеннар.

Уеннар балаларга белем һәм тәрбия бирү ягыннан зур әһәмияткә ия. Алар балаларда физик сыйфатлар, барыннан да бигрәк , җитезлек, өлгерлек, тәрбияли. Уйнаганда, төрле хәрәкәтләр башкарганда, мускуллар ныгый, бу исә хәрәкәт итү органнарының дөрес формалашуына уңай йогынты ясый. Ярыш шартлары балалардан зур физик киеренкелек, игътибар таләп итә.Уеннар вакытында эш күләменең үзгәртеп торуы катлаулы хәрәкәтләрнең җиңелрәкләре белән чиратлашуы кан әйләнеше һәм сулыш органнарының эшчәнлеген яхшырта. Алар организмга һәръяклап тәэсир ясый, уенда катнашучыларда мөстәкыйльлелек тәрбияли, уенның эчтәлеге кәефне күтәрә, уңай кичерешләргә этәрә.

“Матур туплар”

Балалар, парлашып, кара-каршы ике төркемгә бүленеп басалар. Аларга туплар таратыла. Тәрбияче сигнал бирү белән, уенчылар, тупны кул белән  тотмыйча гына ( туп ике бал арасында кыстырылган), билгеләнгән урынга кадәр йөгерәләр. Уен шулай дәвам итә. Кайсы төркем беренче булып биремне башкарып чыга, шул җиңүче була.

“Сазлык аша чыгу”

Ике төркемнән берәр балага аяк табаны зурлыгындагы картон бирелә. Шул картонга баса-баса , билгеләнгән урынга барып җитәргә һәм кире йөгереп килеп, иптәшеңә бирергә кирәк. Уенны  ул дәвам итә.

“Утыр,утыр, Мәликә”

Балалар түгәрәккә басалар. Берәү, күзен бәйләп, түгәрәк уртасына утыра. Балалар кулга-кул тотынышып, түгәрәктә җырлап әйләнәләр.

Утыр, утыр, Мәликә, алмагачның төбенә.

Кем утырган каршыңа, әйтеп бирче тиз генә.

Берәү аның янына килеп утыра. Уртадагы бала аны капшап танып исемен әйтергә тиеш. Әгәр белмәсә аңа җәза бирелә. Уен шул рәвештә дәвам итә

Әлеге уеннар балаларның төрле яктан үсүен тәэмин итә, иҗади мөкинлекләрен, хыялларын баетуда, фикер активлыгын һәм зиһеннәрен үстерүдә ныклы этәргеч булып тора.

Балаларның ишетү, истә калдыру сәләтен үстерү өчен түбәндәге уеннарны тәгъдим итәргә була.

“Нинди тавыш ишеттең?”

Бу уен бүлмә эчендә , урамда, урманда ишетелгән тавышларны тыңлап, аларны аера белергә өйрәтә; төрле предметлар кулланып тавыш чыгарырга да мөмкин (мәсәлән: кәгазь

 кыштырдау,кыңгырау, буш стаканга салып борчак, өстәлгә каләм белән сугуҺ.Б.)Бу тавышларны бала баштак күреп аера , аннан соң күзен йомып;

Төрле уен коралларының тавышларын аеру...бу уеннар фонематик ишетү сәләтен үстерүдә беренче адымнар булып тора

 “Сүздә ничә аваз бар?”

Әти, Әни, Бабай, бала.....

“Сүз уйла!” Сез кул чабасыз- бала сүз уйлый.

“Сүзләр чылбыры” әни,әти кеше башлый, бала дәвам итә. Мәсәлән: курчак, кыяр, роза, ат, туп, пычак.....

“Бу нинди хәреф?”Балага 1 хәреф күрсәтелә – балааны атый, шул аваз кергән сүз уйлый.

“Дәвам ит”Сез сүзнең беренче иҗеген әйтәсез – балагыз сүзне әйтеп бетерә. Мәсәлән; бу-ран, ур-ман, ал-ма, ки-тап...

“Нәрсәгә охшаган ?”Тирә-юньдәге әйбеоләрнең нинди геометрик фигурага охшаганын билгеләү....

Шулай ук балаларның сөйләмен, акыл сәләтен үстерүдә халык аваз иҗаты әсәрләрен; мәкальләр, сынамышлар, табышмаклар яттан белү дә бик зур ярдәм итә. Бүгенгесе көндә балалар белән эшләү өчен күптөрле методик әсбаплар, кулланмалар, китаплар чыгарыла. Алар шулай ук, хөрмәтле әти-әниләр, сезнең өчен балалгызны тәрбияләүдә зур ярдәмлек булып санала