• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомится на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Детский сад общеразвивающего вида №37" Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423557, Республика Татарстан, город Нижнекамск, улица Спортивная, 3А
Телефон: 8 (8555) 42-41-06
E-Mail: detsad37nk@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБДОУ «Детский сад общеразвивающего вида №37
Руководитель: Никольская Наталья Анатольевна
Год основания учреждения: 1979
У нас учатся: 151
У нас учат: 17 педагогов

«Ата – ананың авторитеты»

«Нәрсә соң ул ата- ананың авторитеты?»

Бу сорау бик күпләрне борчый. Ата – ананың авторитеты ул балаларны, аларның кешелек дәрәҗәсен түбәнсетләнсә яки аларны бөтен нәрсәдән дә өстәр куймыйча тәрбияләү.Авторитет ул уз – узеңне тәрбияләү өстендә ныклап эшләү. Нигә соң без гаиләне тәрбияләүче коллектив дип карыйбыз дигән сорау өстендә уйланып  караганыз бармы? Соңгы вакытта гаиләнең тәрбияве, кинлекләре турында куп язалар.

Гаиләдә, бутән бер коллективта булмаганча, ярату хисе, шатлык хисе тәрбияләнә.Шуңа күрә гаиләне хисләр тәрбияәү мәктәбе дип тә атыйлар. Ягымлы, уңайлы хисләр баланы хәрәкәткә әтәрә. Анны активлаштыра, бәхетле итә. Уңайлы эмоцияләр – зур әхлаки көч. Гаилә аның турында бала туган беренче үк кайгырта башлый. Гаилә членнары арасында эзлеке эмоциональ аралашу – гаилә тәрбиясенең төп шарты булып тора. Ата – аналар, ата- анна һәм балалар арасында булган ярату хисе бер – берсенә ышану, тынычлык мөнәсәбәте тудыра, өлкән нәрсәнең авторитетын булдыра. Әгәр ата- анна арасында якшы мөнәсәбәт булмаса, гаиләдә һәрвакыт баалар куз алдында тавышы, талаш буа һәм ата – ананың бала алдында андый гаиләдә бернинди дә авторитеты булмый. Ләкин гаиләдә булган ярату һәм бер – береңне хөрмәтләү хисе өлкәннәр авторитетын булдыруда бердән – бер шарт түгел. Бердән, гаиә коллективы буллу ата – ананың шәхси сыйфатларыннан да тора. Һәр атаның яки ананың  бала каршында авторитеты булмаса, балаарга мәхәббәт дигән төп тәрбияу көч көчен югалта. Бала өлкәннәрнең таләбен үтәи башлый, аларны тыңламый башлый. Бала белән ата – анна арасында ачыктан ачык яки яшерен башлана. Бу корәштә гадәттә ата – анна үзенең позициясен югалта. Мондый ситуацияне «бала баш өстенә утырды» дип тә атыйлар. Кайбер гаиләләрдә моның капма – каршысын да була – ата – анна физик көч кулана башлый. Андый алымның начар ягы бөтен кешегә дә билгеле.

 Балалар алдында авторитет булдыру бик авыр. Уз – үзенә ихтирам хисе таләп иткән ата – анна үз баласын ихтирам итми дигән суз. Балаларга ихтирамга нигезләнгән авторитет гына уңайлы нәтиҗәләр бирә.

СҮз бирүләр белән сак булырга кирәк. Бер тапкыр үтәлми калган сүзне дә балаларга аңлатып бирә белергә кирәк. Ата – анасының эштәге уңышлары балаларны  аларга хөрмәт белән карарга ярдәм итә, бала да әти – әнисенә охшарга тырышу таләбе уяна. Ата – ананың эйткән сүзе эшләнгән эштән аерылмаска тиеш. Уңай үрнәккә нигезләнгән сүз генә тәрбияве көчкә ил.

Гаиләдә балалар белән өлкәннәрнең  бергә хезмәте, өлкәннәр авторитетына зур йогынты ясый. Мондый хезмәттә һэркемнең бурычлары булла. Мондый бердәм хезмәт процессында бер – береңә булган, хезмәткә карата булган мөнәсәбәт ачыклана.

 Үзенең буш вакытыңны гаиләгә файдалы итеп үткәрү – үзе зур сәнгать. Бергәләп урманнарга үткәрелә торган прогулкаар, походлар, кинога барулар, бергәләп күңе ачулар – болар  бар да балаларны ата – анаар белән якынлаштыра. Баланың интересын аңлаганда, аңа нәрсә кирәк икәнен аңлый белгәндә генә өлкәннәрнең балалар белән  араашуы үз максатына ирешә.

Мондый шартларда балалар тәрбиягә тиз биреләр, алар үзләрен гаиләнең тигез хокуклы члены дип саныйлар һәм узләренең шатлыкларын да, кайгыларын да өлкәннәр белән уртаклашалар.

 Баланы тәрбияләгәндә анны артык нык ярату да начар йогынты ясый. Үзен артык яратканны сизгәндә бала үзен барысыннан да өстен, аңа гына табынырга тиешләр дип карый. Баланы сукырларга түгел, ә чын күңелдән ярата белергә кирәк. Һәр гаилә членының балага мөнәсәбәте бертөсле булырга тиеш. Мәсәлән, ана  кеше ни әйтсә, ата да шул сүздә булырга тиеш.

«Мине тыңласан – шул әйберне алып бирәм», - дигән принцип белән яшәгән ата – анаар зур хата ясыйлар. Мондый гаиләләрдә мөнәсәбәтләрне сату – алу эше оештырыла, «син – мина, мин – сиңа». Мәсәлән, «Әйдә, улым тизрәк киеник, кайтырга вакыт, мин сиңа шоколад алып килдем», - ди әни кеше. Бала тиз генә чыгып шоколадка ябыша. Ана баласын киендерә. Ана да шат, бала да. Ләкин кайбер көннәрне әни кешегә бакчага буш килергә туры килә. Мондый көннәрне ананың баланы киендерүе  күз яше, кычкыру, тибенү, киреләнү белән тәмамлана. Ана белән баланың мөнәсәбәте бозыла. Кайбер вакытта ата – аналар балаларда, яхшылык кына тәрбияләргә ярамый, ул  чагында аларга тормышта авыр булачак дип уйлыйлар. Ләкин бу дөрес түгел. Чөнки бернинди усаллык та, явызлык да яхшылык тудырмый.

 Безнең балалар безгә күп вакыт -  нигә?ни өчен? – сорауарын бирергә яраталар. Шул сорауларның һәрберсенә һәрвакыт түземчелек җыеп  җавап биреп барган ата – ана гына бала алдында зур авторитетка ия.

Куп балалы гаиләләрдә бер балаы гаиләләргә караганда, балалар яхшырак тәрбияләнә дип дөрес әйтәләр. Ләкин бер генә баланы да яхшы итеп ата – анасын, өлкәннәрне, үз иптәшләрен ихтирам итә торган итеп тәрбияләргә булла. Бала узенә генә дип уйламаска, һәр гаилә члены өчен  кайгырта белергә тиеш. Ләкин безнең кайчаганда киресенчә киеп чыга. Мәсәлән, баланы сыйап конфет бирәләр. Бала  әтисе яки әнисе белән конфетны бүлергә ашыга. Ләкин әти яки әни кеше «үзең аша балам, тешем авырта» - дип кире кагарга ашыгалар. Бу үзенчә бала күбрәк тиеш дигән планда әйтелә. Бала бер – ике тапкыр эндәшеп карый да, соңыннан алар барыбер ашамый дип тәкъдим итми дә башлый. Тора – бара аның күңелендә «Миңа бирелгән әйбер миңа гына булырга тиеш» - дигән фикер туплана. Андый  бала бакчада да иптәшләренә берни бирми. Ә күп балы гаиләләрдә бар да тигез буленә. Баланы «үзем генә» дигән фикергә өйрәндермәскә кирәк.

Димәк, йомгаклап әйткәндә, өкәннәрнең балалар алдында авторитеты үзләреннән тора. Ул безнең тормышыбызга, тәртибебезгә, безнең тирә – юньгә карата булган мөнәсәбәтебезгә бәйле.