• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

МБОУ "Детский сад общеразвивающего вида №34" Нижнекамского муниципального района РТ (ликвидация с 30.03.2022)

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423570, Республика Татарстан,г. Нижнекамск, Кайманова 10
Телефон: +7(855)-541-22-77
E-Mail: rucheek34@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБДОУ "Детский сад общеразвивающего вида №34"НМР РТ
У нас учатся: 95
У нас учат: 11

Ана теле - бөек хәзинә

Ата-аналар өчен консультация

 

Ана теле - бөек хәзинә

 

Балаларыбызның киләчәктә нинди кеше булып үсүләрендә без, тирә-юньдәге кешеләр, барыннан да элек әти-әниләре, якыннары җаваплы.

Бу тел мәсьәләсендә дә шулай. Бала бай, рухи табигатьле, үрнәк, әхлаклы булып үссен өчен аның кечкенәдән ана теле мохитендә тәрбия алуы бик тә мөһим. Моның өчен, иң элек, ата-аналар гаиләдә үзләре саф ана телендә сөйләшергә тиеш, шулай булганда гына балалар бакчасында, урамда иптәшләре белән русча гына аралашкан очракта да бала гаиләдә ана телендә сөйләшергә гадәтләнә.

Балаларыгызның теле бай, матур булсын өчен көндәлек аралашу белән чикләнмәскә кирәк. Балага ана телендә китаплар уку, әкиятләр уку яки сөйләү, җырлар, шигырьләр, табышмаклар өйрәтү баланың сөйләм теле үсешенә ярдәм итә.

Баланы бөек хәзинәдән – ана теленнән мәхрүм итәргә һич кенә дә ярамый. Баланың үз ана телен белмәве аны халкыннан аерып кына калмый, әти-әниләре белән мөнәсәбәтен дә катлауландыра.

Ата-ана белән бала арасында тирәнтен рухи уртаклык, гармонияле мөнәсәбәт булсын өчен бала туган тел мохитендә тәрбия алырга тиеш.

Хөрмәтле әти-әниләр, сезгә, туган телебезне үстерүдә, гореф-гадәтләребезне саклап калуда уңышлар телибез.